Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Җан атыла җитмеш тапкыр…
29.02.2012

Җан атыла җитмеш тапкыр…

Ибраһим Биектаулы (Ибраһим Шәйдулла улы Нәфыйков) 1937 елның 28 февралендә Татарстанның Балык бистәсе районы Биектау авылында туа. Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый, электрик-монтажчы һөнәрен үзләштерә. Себер тимер юлын электрлаштыруда катнаша. Аннан хәрби хезмәттә: Ерак Көнчыгышта, Сахалин утрауларында ИЛ-28 хәрби бомбардировщигы экипажының укчы-радисты булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Чистай суднолар ремонтлау заводында эшли, теплоходта электрик һәм радист, аннары, туган якларына кайтып, балта остасы, ташчы булып эшли. Юлсубино авылы мәктәбендә балаларга математика, сызым-рәсем, тарих, рус теле укыта, физкультура дәресләре алып бара.

1970 елда Казан авиация институтын тәмамлый. Аны Ижау шәһәрендәге «Радиоприбор» заводына эшкә билгелиләр. Инженер-конструкторы сыйфатында гомеренең 35 елын эшләп уздыра.

Ул – 1989 елда Удмуртия татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе. «Яңарыш» газетасын, радио һәм телевидениедә татарча тапшырулар булдыруда актив катнаша. Шигырьләре, мәкалә-язмалары «Яңарыш», «Саф Ислам», «Татар рухы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар иле», «Удмуртская правда» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Луч», «Кизили», «Италмас»  журналларында басылды, «Язмышлар авазы», «Җырларыбыз сезгә бүләккә» исемле күмәк җыентыкларда урын алды. «Җирдән җиде җиһанга», «Галәм серләре», «Таулар-кыялар аша», «Мгновения» исемле китаплары дөнья күрде.

Ибраһим Биектаулының шигырьләре милләтпәрвәрлек һәм көрәш  рухы белән сугарылган. Аларда милләт язмышы, туган тел өчен тирән борчылу үзәккә куела, шагыйрь үз укучысын битарафлыкка, маңкортлыкка, тарихи хәтерсезлеккә каршы көрәшкә чакыра, милли аңдагы коллык психологиясеннән арынырга, тарихи горурлыкны югалтмаска өнди.

И.Биектаулы – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2006 елдан Удмуртия Язучылар һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Ибраһим Биектаулыга 75 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлау сүзе

Йодрык чаклы йөрәгеңә
Кодрәт салган табигать.
Тырышлыгың, үҗәтлегең
Булган сиңа нык терәк.

Шул йөрәккә тарих сыйган,
Сыйган тормыш, давыллар.
Хәзер күкрәп, кайнап чыга
Шигьри телдә хак юллар.

Даһи уйлар, күпме ялкын
Синең утлы йөрәктә.
Сине тормыш сабый чактан
Хак сөйләргә өйрәткән.

Шуңа күрә халкың өчен
Һәрвакыт җан атасың.
Мәңге тынгы белми торган
Ватанпәрвәр татар син.

Илгә тугрылык юлында
Йөрисең һәр тарафта.
«Җиде җиһанны кичәдер», —
Диләр сиңа карата.

Якты өмет, хыял белән
Җыр язасың һаман да.
Шагыйрьләргә кадерсезлек
Булган сәер заманда.

«Җирдән җиде җиһанга»ча
Җилпенәсең, очасың.
«Галәм серләре»нең серен
Шигырьләрдә ачасың.

Чишмә кебек челтер-челтер
Агасың да агасың.
Шигъри җиһанга иңгәндә
Ятлый торган дога син.

Һәр язганың мәгънәгә бай,
Күңел дәрьясын буйлый.
Гади халык кына түгел
Олпатлар шулай уйлый.

Айдар Хәлим кулың кысты,
Котлады уңыш теләп.
Равил Фәйзуллин елмайды —
Хәер-догада, димәк.

Барыбыз сине сөябез:
Удмурт, урыс, татары.
Егор, Мрыхин, Шаһинурмы —
Кепка болгыйлар бары.

Поэмаларыңны укып,
Яңа ачыш ясыйбыз.
Икмәккә май яккан кебек
Рәхәтләнеп «ашыйбыз».

Тормышны бик яратканга,
Гел иманда булганга,
Рәхмәт әйтер вакыт җитте:
Бәйрәм синең урамда.

Без дә сине яратабыз —
Котлыйбыз һәр төбәктә.
Кабул ит безнең тәбрикне —
Язылды чын йөрәктән.

Зур уңышлар, имин тормыш
Телибез сине сөеп.
Язган китапларың булсын
Куярлык өеп-өеп.

Шигырьләреңнән сизелә
Моң бар синдә, үҗәтлек.
Илһам, ак бәхет телибез,
Саулык һәм сәламәтлек!

«Яңарыш» редакциясе, каләмдәшләрең, дусларың исеменнән Ринат Батталов

 

Шәһри Казан

Килә җәйләр, җылы назлар –
Таңнар тарта моңлы сазлар…
Җитмеш илдә җитмеш углан
Тыңлый Сине, Шәһри Казан!

Килә көзләр, китә казлар.
Китә күпләр, кала азлар…
Җитмеш илдә җитмеш углан
Сине сагына, Шәһри Казан!

Җилләр узган, тузлар тузган.
Тәкъдир тузга сүзләр язган:
«Дөньядагы һәр татарның
Әнкәсе – Син, Шәһри Казан!»

Җитмеш илдән җитмеш углан
Сәлам бирә сиңа, Казан!
Сәлам сиңа, сәлам сиңа,
Сәлам сиңа, Шәһри Казан!

 

Удмуртия

Удмуртия – күп халыклар ватаны.
Бар удмурты, бар урысы, татары.
Күп гасырлар дәвам итә серләшү.
Барыбызга олуг бәхет – берләшү.
Шатландыра язмышыбыз уңганлык.
Озын гомер вәгъдә итә туганлык.

 

Әниемә хат

Бу дөньяда минем бердәнберем,
Гүзәл җанлы газиз әнием!
Җилкәнемне давыл уйнатканда,
Юлларыма кояш – син минем!

Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәгемнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сиңа – җыр булып!

 

Татар кызына

Көнләшүдән сиңа кырын караса да,
Чәчләреңне йолкый-йолкый тараса да,
Усал җилләр җиңалмады матурлыкны…
Милли йөзең саклап калдың, Татар кызы!

Бу дөньяга кемнәр килеп, кем китмәгән.
Ходай кушса, тагын килер күп буыннар…
Гүзәлләрнең гүзәленә бер таҗ булыр –
Озын керфекләр, нечкә кашлар, зур толымнар!!!

 

Җефетем Саниягә

Минем күңелгә
нур булып кердең.
Бөтен гомергә
киң сулыш өрдең.

Яшим хисләрнең
олысын тоеп.
Синең йөрәкнең
җылысын тоеп.

Җирнең тылсымы —
синдә генәдер.
Мондый зур бәхет
миндә генәдер.

Синең елмаю —
дөнья рәхәте.
Сиңа, Бәгырем,
чиксез рәхмәтем!!!