Җимерелгән язмышлар
1937 елның сентябрь ае, койрыклары әллә кайларга сузылган болытларның күз яшьләре җиргә коелып, балчыкны боламыкка әйләндерә. Шыксыз көннәрнең берсендә әллә нинди ямьсез машина килеп туктый да, аннан баганадай төз, хәрби киемнәрдән ике ир төшеп, әти кешене сука тарткан җиреннән җилтерәтеп алып кайталар. Түбәтәй хәтле генә ипине түшенә кыстырган ирне, берни әйтмичә, машинага утыртып алып китәләр. Дәрья апага 6 яшь, энесенә 2 яшь була. Яланаяклы энесе машина тәгәрмәчләреннән төшкән балчык коймакларын изә-изә «Әти, әти!» дип кычкырып, балчык боткасына ятып елап кала. Дәрья апа моның төшме, өнме булуын аңламыйча, тораташтай ката. Күпме торгандыр, әнисенең: «Әтиең кайда?» — дигән соравыннан гына уянып киткәндәй була ул. Солтан Мөхәммәтшинны Красный Бор, Минзәлә, Казан төрмәләрендә йөртә торгач, 14 елга Архангельск якларына җибәрәләр. «Авылның бер бик явызы әтинең әнисе турында ниндидер ялган таратып, шулай әбине дә 6 елга ябып куйдылар», — дип искә ала Дәрья апа.
…Төрмәдән качкан Солтан абыйны тагын тоткарлыйлар, ләкин ул бер рәхимле бәндәгә юлыгып, башка исем-фамилиягә паспорт алуга ирешә. Шуннан соң Дәрьянең әнисе тегендә барып бәрелә, монда сугыла, ире үткән юлларны айкап чыга, ләкин табарга насыйп булмый. Язган хатлар, җибәргән посылкалар да кире кайта. Әни кеше елый-елый өзгәләнә. «Ни өчен?!» дигән сорау аның гына түгел, балаларның да йөрәген телгәли. «Шундый акыллы, мәрхәмәтле, йомшак, алмаздай чиста күңелле әтине ни өчен алып китеп, төрмәдә тоталар икән?» — дип баш вата алар.
Еллар уза. «Солтан инде вафат булган» дигән хәбәр килеп ирешә. Дәрьянең әнисе тормышын башка ир белән бәйли. «Үги әти бик тә яхшы кеше булып чыкты, безне бик кадерләп үстерде, урыны җәннәттә булсын», — дип искә ала Дәрья.
1964 елда аларга бер чит кешедән хат килә, эчтәлеге буенча әтиләренең исән булуын аңлыйлар. Хат җибәрүче үзе бу гаилә башлыгы икән! 1972 елда Дәрья әтисен эзләп китә. Яңа гаиләсе: хатыны, балалары булган ирне 6 яшьтә үксез калган кызы ничек танысын? «Бармагыңны күрсәт әле, әти, синең сул кулыңның чәнтие кәкре иде, — ди ул, бармагын карап. – Аркаңда миңең булырга тиеш». Бабай күлмәген дә салып күрсәтә. Шуннан соң Дәрья, озак кына атасын кочып, үкси-үкси елап басып тора.
Алдагы елда әтиләре, яңа гаиләне ияртеп, Кадыбашка кайтып төшә. Мөлаем хатыны Фатыйма ханым бик әйбәт, хәлне яхшы аңлый. Менә шунда, 36 елдан соң, әни белән әти очрашалар, ләкин әни кеше яшьли яратып йөргән сөеклесен, зур өметләр баглап кияүгә чыккан ирен танымый, чөнки аның каршында тузган, йончыган, дөнья дәрьясында сугылган-кагылган, кешелек хисләре тапталган, маңгаенда тирән буразналар сузылган зат басып тора. Хатыны һәм балалары «халык дошманы гаиләсе» дип кимсетелмәсен, язмышларына кара тап төшмәсен өчен исем-фамилиясен үзгәртеп яшәгән ул. Улы инде ир уртасы кеше, атасының якасыннан эләктереп: «Ни өчен безне ятим иттең, ни өчен безне ташладың, ни өчен әнине тол иттең?!» — дия-дия озак селкетә. Ләкин сабый чактан ук зирәк, олыларча фикерләүче Дәрья, энесен ачуланып, сабыр булырга куша.
Гомер буе гаиләсе өчен өзгәләнгән, йөрәге телгәләнгән, җаны тынычлык тапмаган Солтан ага, бәхетсезлек күлендә йөздергән язмышына үпкәләсә дә, гомерләр булса, барыбер бер очрашып күрешү хыялы белән яшәгән. Нишлисең, заманасы шундый булган шул. Ул вакыттагы система, идеологик «тәртипләр» нәтиҗәсендә йөзәрләгән мең кешеләр корбан ителгән. Никадәр язмышлар җимерелгән! Ятим калган балаларның, тол ирләр һәм хатыннарның, әти-әниләрнең күпме күз яшьләре түгелгән! Гомере буе йөрәкләрне телгәләгән, баш миләрен бораулаган «Ни өчен?» дигән сорауга Дәрья апа бүген дә җавап эзли.
Сәкинә Нигъмәтуллина, Ижау шәһәре



