Җимешләре татлы
Оста бакчачы Мирзаһид абый Шабаевны беренче күрүгә үк “Бәхетле кеше!” — дип уйлап алдым. Аның үз-үзеннән канәгать булуы йөзенә чыккан. Мирзаһид абый белән якыннанрак аралаша башлагач, бакчасында үсүче абрикос, виноград, ал карлыган, слива, зелпе (жимолость), груша агач-куакларын үз күзләрем белән күргәч, бакчаның кешегә күпме дәрт-дәрман биргәнен аңладым.
Мирзаһид абыйның бакчасында виноградның 40 төре бар: “Алешенькин”, “Родина”, “Мускатный”, “Розовый”, “Кодрянка”, “Лора”, “Августин” һ.б. Бер алмагач кәүсәсендә чыбыкча ялгау нәтиҗәсендә алманың 4 төре үсә. Алар ботакларына сыеша алмыйча сыгылып утыралар. Мирзаһид абый хәтта терәү куярга мәҗбүр булган.
“Бакчадан бернәрсә дә сатмыйбыз. Үзебезнең гаиләгә, дус-ишләргә өләшәбез. 15-16 сәгать эшлим. Уңыш аласың килсә, аларны вакытында тукландырырга, яшь мыек-үсентеләрен кисеп торырга кирәк. Үсемлекләр дә яхшы сүзне аңлыйлар. Мин аларга: “Бәбекәчләрем”, — дип эндәшәм. Бервакыт Ершовка авылыннан бер хатын үсентеләр сорап килде. Ә минем аңа кирәкле ике үсентем утыртылган иде, ләкин нишләптер үсеп китә алмадылар. Безнең сөйләшүдән, үзләренең кирәклеген аңлап, ахрысы тиз арада үсеп киттеләр. Белгечләр тәҗрибә үткәргәннәр: бер үсемлекне гел ачуланып, ә икенчесен гел мактап торганнар. Икенчесе тизрәк үскән”, — дип сөйләде ул.
Мирзаһид абыйның җиләк-җимеш агачларыннан мин күземне ала алмадым. “Мельба”, “Уэльс” сортлы алмагачлары кара-каршы утыртылган. Әлеге агачлар бер-берсен орлыкландырып торалар икән. “Чижовская”, “Краснобокая” грушалары үсеп утыра. Беренче тапкыр ал карлыган күрдем. Эре-эре кура җиләкләреннән авыз иттем. Виноград җимешләрен махсус яфраклар белән каплый. Өлгергәндә кояш нурлары төшсен, кызарсыннар өчен Мирзаһид абый ул яфракларны кисә икән. “Үсентеләрне Чиләбе, Смоленск, Чайковский шәһәрләрендәге питомниклардан алдырам”, — ди бакчачы. Мирзаһид абыйның 60 умартасы бар. Алар да үзләренә зур игътибар сорый, даими чистартып, дәвалап торырга кирәк.
Аның шундый оста бакчачы, умартачы булуы юкка түгел икән. Ул мәктәпне тәмамлагач, “Якты юл” колхозы җитәкчесе (тумышы белән Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылыннан) аны Кама Тамагына умартачылыкка укырга җибәрә. Аннан аны авыл советына рәис итеп куялар. Казанда җитәкчеләр әзерли торган курсларда, соңыннан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Башта Тирсәдәге май заводын, Ленин исемендәге колхозны, соңыннан Әгерҗедә май заводын җитәкли. Ә 1986 елда Сарапул электрогенераторлар заводының ярдәмчел хуҗалыгында 15 ел директор булып эшли. “90нчы авыр ачлык елларда завод эшчеләрен иттән-сөттән аермадык. Безнең хуҗалык Россиядәге 124 ярдәмчел хуҗалык арасында беренче унлыкта иде. 15 ел җитәкче булып эшләгән арада бер генә тапкыр да отпускыга китмәдем”, — ди.
Оста җитәкче өстенә Мирзаһид абый матур гаилә корып, хәләл җефете Роза апа белән өч кыз үстергәннәр. Хәзер 5 оныкларын тәрбияләргә булышалар. “Хатын-кызның күзе елмаерга тиеш”, — ди ул. Гомере буе балалар бакчасында эшләгән Роза апаның да күзләре бәхетле елмая шул.
Кайберәүләр тормыштан зарланып, түшәмгә төкереп ятканда, Мирзаһид абый һаман хәрәкәттә. Тормышны, кешеләрне ярата, бакчасыннан мул уңыш ала. “Яңарыш” газетасын һәм башка төрле газета-журналлар яздырып укып бара. Очрашкач та, Мирзаһид абыйның минем язмаларымны укып баруын ишетеп сөендем. Татар булуына горурланып яшәүче 77 яшьлек Мирзаһид абыйга күзләр генә тимәсен!
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.




