Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җитлекми туган бала ул «ачы» диагноз түгел
26.11.2015

Җитлекми туган бала ул «ачы» диагноз түгел

Яшьләр гаилә коргач ук, танышлар, туганнар очрашкан саен: “Бәләкәч юкмы әле?” — дип сорый башлыйлар. Бала гаиләдә яшь ир һәм хатынның мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытучы, мәхәббәтләрен исбатлаучы булып тора. Тик мәхәббәт җимешенең тууына яшь әни алдан ук әзерләнә башларга һәм ул планлаштырыл­ган булырга тиеш, диләр табиблар. Бары тик сәламәт әнидән генә сау-сәламәт бала туа ала.

Күптән түгел Удмуртиянең Сәламәтлек сак­лау ми­­нистры урынбасары Люд­мила Гузнищева рес­публиканың перинаталь үзәгендә журналистлар белән очрашып әлеге үзәк белән таншытырды. Мин дә андагы мохитне күреп кайттым. Бүген сәламәтлек сак­лау өлкәсе зур адымнар белән алга атлый. Табибларыбыз күп кенә авыруларны дәваларга өйрәнде, заманча җиһазлар элегрәк “өметсез” дип санал­ган кешеләрне дә аякка бас­тыру мөмкинлеге тудырды. Югары технологияле ярдәм күрсәтелү нәтиҗәсендә, белгечләр җит­лекми туган нәниләрнең дә гомерен саклап кала. Әйтик, хәзер авырлыгы 500 грамм булып туган 22-36 атналык нарасыйларны да тернәкләндерә алалар икән әлеге перинаталь үзәктә.
“Илебездә 15 миллион бала җитлекмичә туа. Бу барлык туган балаларның 10%ын тәшкил итә. Удмуртиядә соңгы 5 елда җитлекми туучылар саны 6%тан артмый. 2014 елда туган 22060 баланың 1321е җитлекмәгән бала. Ә 2015 елның 10 ае эчендә дөньяга килгән 18511 баланың 1611е җитлекми туган. Тулаем алганда, җитлекми туучылар саны артуга таба бара”, — дип сөйләде министр урынбасары Людмила Гузнищева.
2009 елдан башлап 17 ноябрь Халыкара җитлекми туган балалар көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата яңа туган нарасыйларны кайгыртучы Европа фонды инициативасы белән барлыкка килә. “Җитлекми туган бала” ул “ачы” диагноз түгел. Нинди генә шарт­ларда дөньяга килсә дә, һәр бала яшәргә хокуклы, без аның тормышы өчен көрәшергә һәм аңа ярдәм итәргә тиешбез. Перинаталь үзәк нәкъ шушы бурычлар белән эшли”, — диде Людмила Гузнищева.
Безне, бер төркем журналист­ларны махсус киемнәргә киендереп, кечкенә нарасыйлар янына — реанимация бүлегенә алып керделәр. Каршыда — тезелеп киткән палаталар (бокслар), аларда 3-4әр кувез (җитлекми туган баланы автоматик рәвештә кислород белән, ана карынындагы температура белән тәэмин итүче җайланма) тора. Биредәге аппаратларның исемнәрен һө­нә­рең буенча табиб булмасаң, һич истә калдырырлык түгел. Ә шул җайланмалар эчендә башлыклар, йон носкилар киеп, дистәләгән аппаратлар ярдәмендә сулап, тукланып нәни сабыйлар “үсә”. Ниндидер сәбәпләр аркасында 9 ай ана карынында булу бәхете татымаган әлеге җан иясенә табиблар ясалма шартлар тудырырга мәҗбүр. Аларның күбесе туганда 500-800 грамм булган. Ул аяк-кулларның, йөзләрнең нәнилеге! Заманча медицинаның шуларны да кеше итәрлек көче барлыгын коридор диварындагы фотосурәтләр исбатлый. Болар — кайчандыр шушы перинаталь үзәктә җитлекмичә дөньяга килеп, бүген сау-сәламәт үсүче сабыйларның фотосурәтләре. Әнә араларында — 3 игез татар кызы: Азалия, Динара, Ләйсән.
Табиблар мондый балаларның сәламәтлеген даими контрольдә тота. Бүгенге көндә биредә 13 бала “үсә”. “Гадәттә, җитлегеп бетмичә туган балаларның ашкайнату, нерв, сулыш органнары системалары, күз тамырлары төзелеше үзенчәлекле була. Мондый нәнинең дөньяга килүе әти-әни өчен дә зур сынау. Төшенкелеккә бирелмичә, вакытыннан алда дөньяга килгән нарасыйны кеше итү өчен аеруча күп көч куярга кирәк. Һәркөнне көндезге икедә шушы бәләкәчләрнең әти-әниләре киләләр, күкрәк сөте алып килеп ашаталар. Аларның сабыйларын кадерләүләрен, сөйләшеп утыруларын күреп, күңел нечкәрә. Үзебезнең дөрес юнәлештә эш алып баруыбызны күреп шатланабыз”, — дип сөйләде бүлек мөдире.
Аннан соң без бераз тер­нәкләнгән, ләкин сәламәтлекләре камил булмаган балалар дәваланучы бүлеккә кердек. Биредә балалар әниләре белән бергә. Өмет хисен югалтмыйча, баласының тернәкләнүенә бөтен күңеле белән ышанган ата-аналарга күңелем белән сабырлык теләдем.

Гүзәл Шакирова.