Җиңүгә илткән юл
Чая, кыю замана яшьләре алга омтылып яшиләр. Россия чемпионы Дамир Тимершин да шундыйларның берсе.
17 яшьлек Дамирның 33 медале бар, шуларның тугызын Россиякүләм ярышларда яулаган. Ул – ГТО билгесе иясе. 2016 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Мордовия республикасы Саранск шәһәрендә “Яшь коткаручы” ярышлары уза. Кыр лагеренда алар командалар белән 2 атна палаткаларда яшәп, төрле конкурсларда үз көчләрен сынап карыйлар. Тизлеккә йөгерү, носилкада яткан “яралы” кешене күтәреп йөрү кебек биремнәрнең барысын да үтәп, аларның командасы I урынга лаек була, Россия чемпионы исемен яулыйлар.
Дамир шәһәркүләм үткәрелгән бокс һәм катнаш көрәш ярышларында да беренчелекне бирми. Әле быел 19-22 июнь көннәрендә Ижауда ХХ җәйге ял куркынычсызлыгы турнирында катнашып, республика буенча шәхси ярышта – II, ә команда белән – III урынга лаек булалар.
Дамирның теләге – һәрвакыт беренче булу. Яшь егетнең бу максаты, әлбәттә, үз җимешләрен бирер. Быел ул мәктәпне тәмамлап, документларын Сарапул педагогия колледжының “Физкультура һәм спорт” бүлегенә тапшырган. “Теләгем – шул юнәлештә белем алып, тормышымны тулысынча спорт белән бәйләү”, — ди әңгәмәдәшем. Хыялы да бар – катнаш көрәш буенча үзенең шәхси спорт мәктәбен ачу.
Дамир әби-бабай тәрбиясе алып үскән. Андыйлар үзләренең миһербанлырак булулары белән аерылып торалар. Әби-бабайдан татарча сөйләшергә өйрәнгән. 47 ел шофер булып эшләгән таләпчән Хәбир бабасы аны тәртипле, тырыш булырга өйрәтсә, әбисе Рәсимә чисталык-пөхтәлеккә, өлкәннәрне хөрмәтләргә өнди. Спортка мәхәббәтне дә Дамирда әби-бабай тәрбияли. Рәсимә апа – футбол җанатары. Дөнья чемпионатын бер дә калдырмый карап барган!
Тырыш, кечкенәдән үз максатына ирешергә омтылган Дамир әби-бабасының да, әти-әнисенең дә йөзенә кызыллык китермәс.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.




