Җырлап яши, җырлап эшли
8 нче декабрь көнне Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенге көндә “Дуслык” ансамбле җырчысы Әнирә Сафинаның иҗат кичәсе булды. Аны Алия Абдуллина җитәкләгән Удмуртия хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы һәм Галия Быкова җитәкләгән “Дуслык” ансамбле оештырды.
Әнирә 1949 елның 18нче маенда Әгерҗе районы Кырынды авылында туып-үскән. Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк булган. Җырчы булу теләге көчле булу сәбәпле, бик иртә сәхнәдә чыгыш ясый башлаган. Үзенең, тамашачыларының күңеленә хуш килгән, елаткан да, җырлаткан да, уйландырган да, юаткан да ул. Ижауда “Гүзәл” ансамблендә үзенең иҗат юлын башлап җибәрә. Илле ел инде ул сәхнәдән татар җырын-моңын халкыбызга җиткерә, яраткан тамашачылары белән гел бергә. Аңа Финляндия җирендә дә чыгыш ясау бәхете тигән. Быел җәен “Дуслык” ансамбле Анапа шәһәрендә ял итә һәм анда да алар уңышлы чыгыш ясыйлар. Әнирәнең җырлавын тамашачылар бик яратып тыңлыйлар.
Әнирә Сафинаны тәбрикләргә бик күп кунаклар, туганнары, иҗатташ дуслары: “Рәйхан”, “Бәхет”, “Гүзәл” ансамбльләреннән Ирек Мөхәмәтҗанов, Шәфика Таҗетдинова, Ләлә Таһирова белән Лиза Корбанова һәм Пирогово мәдәният йортыннан Гөлчәчәк Шакирова җитәкчелегендәге “Яшьлегем” ансамбле үзешчәннәре килгәннәр иде. Татар теле укытучысы, якташы һәм җан дусты Вәсилә Хәкимова Әнирәгә атап язган шигырен укыды һәм үзенең китабын бүләк итте.
УР Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, “Ак калфак” җитәкчесе Алия Абдуллина, Республика пенсионерлар җәмгыяте җитәкчесе ярты гасырлык ихлас иҗади хезмәте өчен Әнирә Сафинага рәхмәтләрен белдерделәр. Иҗат кичәсен Асия Сәләхова матур итеп алып барды. Кичә бик күңелле узды. Аны оештыручыларга зур рәхмәт.
Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.




