Җырчы буласым килә
Узган саннарның берсендә 2нче Ижау сәнгать мәктәбе укучыларының Мәскәүдән гран-при яулап кайтулары турында язган идек. Алар арасында 16 яшьлек Алсу Гәрәева да бар.
Алсу мәктәп каршында эшләүче “Салават күпереннән биектә” җыр студиясендә 5 ел шөгыльләнә. Ә җырга мәхәббәт кечкенәдән туган. “Мин 3 яшемнән җырлыйм. Музыка минем өчен мавыгу гына түгел, тормышымда тирән урын алып тора. Киләчәгемне дә бары тик җыр белән генә бәйләргә уйлыйм”, — ди Алсу.
Яшь җырчы халыкара, Россиякүләм һәм региональ җыр бәйгеләрендә катнаша. Беренче һәм икенче урыннар яулый. Соңгы иң зур җиңүе — Мәскәүдә алынган Гран-при. “Аrt-премиум» конкурсына без ярты ел әзерләндек. Репертуар сайладык, репетицияләр уздырдык. Көндәшләр бик көчле иде. Жюри Кремльдә узган гала-концертта чыгыш ясаучыларны ике ел дәвамында сайлады. Безнең әлеге конкурска узуыбыз укытучыларыбызның тырышлыгы. Бик зур рәхмәт аларга”, — дип сөйләде Алсу.
Гаиләдә гел татарча аралашканга күрә, халкыбыз иҗатына, сәнгатенә дә битараф түгел. Кечкенә чагында татар телендә узган җыр бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннарны еш алган Алсу. “Шундый бәйгеләрнең берсендә “Яңарыш” газетасына еллык язылу да бүләк иттеләр. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә теләп катна-шам”, - ди.
Алсу киләчәген бары тик сәхнәдә генә күз алдына китерә. “Җырчы, биюче һәм артист буласым, үз җырларымны иҗат итәсем килә”, — ди ул. Сәләтле яшь милләттәшләребезгә “Афәрин” диясе генә килә.



