Җәйне — эш киемендә
Июнь ае узып барса да, студентлар өчен җәй әле яңа башлана. Имтихан-зачетларын тапшырып, алар ял итәргә әзерләнә. Әмма барсы да түгел, кайберләре студентлар отряды белән илебезнең төрле почмакларына эшкә китте. Студент отрядлары — дөнья күреп, башка шәһәрләр белән танышып кайту, дуслар табу дигән сүз ул. Минем күп кенә танышларым студентлар отрядына язылып, җәйге лагерьларда әйдаман, поездларда проводник һәм төзелешләрдә эшлиләр. Балалар ял лагерьларында инде беренче смена башланды.
Танышларым белән аралашудан шуны аңладым: узган елларда үзләрен студент отрядлары сафында сынап караган кызлар-егетләрнең күбесе хезмәт итүдән бик канәгать калганнар. Бары тик бик азлар гына эш авырлыгына, ял итәргә вакыт аз калуына зарланып, башка студентлар отрядына барырга теләмәвен белдерә. Әйе, һәркемнең тормышка үз карашы, үз кызыксынулары шул. Ә менә ике курсташым студентлар отряды турында бик уңай фикердә. Менә нәрсә дип сөйләде алар җәй көне хезмәт итү турында:
Вероника Богданова, УдДУның удмурт филологиясе, фин-угыр һәм журналистика институты 2нче курс студенты:
“УдДУда студотряд барлыгын турында мин дус кызымнан белдем. Менә икенче ел “Радист” лагеренда әйдаман булып эшлим. Әлеге лагерьда мин бик күп дуслар таптым, онытылмаслык вакыйгалар кичердем, матур җирләр күрдем. Биредә эшләвем белән бик канәгать”.
Диләрә Корбангалиева, УдДУның удмурт филологиясе, фин-угыр һәм журналистика институты 2нче курс студенты:
“Студентлар отряды турында беренче курска укырга кергәч үк белдем. “Пегас” дип аталган проводниклар отрядына студентлар җыюлары турында “ВКонтакте” социаль челтәрендәге игъланнан белдем. Шунда ук барып язылдым да. Бу кечкенә игълан тормышымны бөтенләй көтмәгән якка үзгәртеп җибәрде. Моңа кадәр мин чит илгә барып, тел үзләштерү турында хыялланып йөри идем. Студентлар отрядына язылгач, бу хакта бөтенләй оныттым. Уку елы барышында үз отрядымдагы кызлар-егетләр белән танышып чыгарга өлгергән идем инде. Җәен бергә эшләү безне тагын да ныграк берләштерде. Бик күп кабатланмаслык хис-кичерешләр, тәҗрибә алдым, матди яктан да үземә, әти-әниемә файда китердем мин. Икенче курста миңа үземә яңа отряд төзергә һәм аның җитәкчесе булырга тәкъдим ясадылар. “Пегас”тан китү, “яңа биттән” башлап отряд төзү, әлбәттә, бик җиңел булмады. Ләкин бу максат чынга ашты — университетыбыз каршында “Элемент” дип аталган яңа проводниклар отряды барлыкка килде. Иң куанычлысы: төркемебез бик дус, бердәм. Алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләрбез, дип өметләнәм һәм моның өчен бар тырышлыгымны салачакмын”.
Студентлар отрядында кызлар-егетләр кыенлыкларны чишәргә, тормышта югалып калмаска, кыюлыкка һәм максатчан булырга өйрәнә. Кыскасы, алар яшьли чыныгу алалар.
Эльмира Миргалимова,
УдДУның удмурт филологиясе, фин-угыр һәм журналистика
институты 2нче курс студенты.




