Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Җәлил оныгы сөйләгәннәрдән
14.02.2013

Җәлил оныгы сөйләгәннәрдән

Фашист әсирлегендә Муса Җәлил 791 фаҗигале көн үткәрә. 1944нче елның февралендә Җәлил һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем була. Аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Үлем карары 1944 елның 25 августында тормышка ашырыла. Җәлил һәм аның 10 иптәшенең гильотинада башлары киселә. Менә ул 10 җәлилчеләрнең исемнәре: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Фоат Булатов, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.

“Ватаным Татарстан” газетасында (14 сентябрь, 2012 ел) “Җәлил оныгы серне ачты” дигән язманы укыдым һәм яңа мәгълүматка тап булдым, газетаны укучыларга да кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм. Быелгы Казан Халыкара мөселман кинофестиваленә килгән кунаклар арасында Санкт-Петербургның яшь тамашачылар театры актеры Лилиан Наврозашвили килгән. Ул — патриот шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы. Лилиан “Влияние”, “Не все коту масленица”, “Мещане”, “Ночь после выпуска”, “Правда хорошо, а счастье лучше”, “Анданте” һәм тагын дистәләгән спектакльләрдә, фильмнарда танылган героиня. Шуны да әйтергә кирәк, күптән түгел 1нче каналда барган “Виктория” дип аталган яңа сериалда Лилиан мөселман хатыны Гайшәне уйнады. “Казанда мин ел саен булам. Бу – минем ватаным, биредә Казан театр училещесын тәмамладым. Безнең өйдә бабайның татар һәм рус телендә чыккан барлык китаплары да диярлек бар. Чөнки әнием ике телдә дә укый. Үзем татарча камил белмәсәм дә, сөйләшәм, аңлыйм”, — ди Лилиан. «Ә сезнең өегездә Җәлилнең үзенчәлекле экспонатлары сакланамы?» — дигән сорауга ул болай җавап бирә: “Әйе, бездә бабамның хатлары бар. Аны әнием кадерләп саклый. Белүегезчә, Совет заманында Муса Җәлилнең барлык балалары турында әйтергә дә, язарга да ярамаган. Шуңа күрә безнең барлыкны белүчеләр дә сирәктер, мөгаен. Әле аның улы Альберт та (вафат инде) бар иде. Аның ике улы Олег белән Камил Казанда яши. Муса Җәлилнең өч баласы һәм дүрт оныгы барлыгы кемнәргәдер сердер, бәлки. Иң олысы – Альберт, аннан Люция (ягьни минем әнием), кечкенәсе Чулпан. Бабамның туган көнендә туганнар белән бер өстәл артына җыелып, рәхәтләнеп аралашып утырасы килә. Бу – минем иң зур хыялым. Улымны Татьянаның (Чулпанның кызы) кызы һәм улы белән таныштырасы иде. Бүген моннан ниндидер хәрби сер ясамаска кирәк дип уйлыйм. Советлар Союзы Героеның өч хатыны булуы, әлбәттә, ул заман өчен сәеррәк булгандыр. Әмма бүген моның белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Аннан Муса Җәлил — аерым бер кешенең генә шәхси милке була алмый, ул – халкы өчен язган, димәк, халыкныкы”.

Дания Борһанова әзерләде, Ижау шәһәре