Үзебезнеке!
Бүгенге көндә “Татарстан — Яңа Гасыр” каналында Әгерҗе районыннан булган күп кенә якташларыбыз хезмәт куя. Аларның берсе — Ижау шәһәрендә телевидениедә эшләп киткән, “Татарстан — Яңа Гасыр” каналында «Манзара» тапшыруының алып баручысы Ландыш Хөсәенова. Елмаеп, иртә белән безгә сәлам бирүче кыз белән бүген якыннанрак танышыйк.
— Вакытларны чигереп, Ижау шәһәрендә торган вакытыңа кайтып, белем алуың, эшең турында сөйләп кит әле. Ул елларны нинди яктан искә аласың?
— Тумышым белән мин Әгерҗе районы Кырынды авылыннан. Кечкенәдән үк каләм тибрәтеп, журналист булырга хыяллансам да, Казан каласы ераграк булганга, Удмурт Дәүләт университетының тарих факультетында белем алдым. Әмма журналист булу теләге һич кенә дә тынгы бирмәде, мәкаләләрем, шигырьләрем “Яңарыш” газетасында басыла килде. 3нче курста укыганда газетаның баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Илдус улы Шәрипов телевидениедә көчемне сынап карарга тәкъдим итте. 2003 ел иде бу. Беренче тапкыр камера алдында чыгыш ясаган көнемне ачык хәтерлим: тез буыннары калтырый, тамак кибә, үзем әйткән сүземне үзем ишетмим кебек. Шул көннән башлап, өч ел дәвамында Ирек абый белән республика татарлары тормышын яктырткан “Безнең вакыт” тапшыруын алып бардык (“Минем Удмуртия” телеканалы). Әлбәттә, Ирек Илдус улын мин зур хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итүче дип саныйм. Ул һәрвакыт төпле киңәшләрен бирер, беркайчан тавыш күтәрмәс, дорфа сөйләшмәс — әлеге сыйфатлары белән безгә телевидениедә эшләүче яшьләргә үрнәк булды.
Гомумән, Ижау каласында яшәгән, эшләгән чорымны бары яхшы яктан гына искә алам. Сүз уңаеннан, анда яшәүче милләттәшләребезгә кайнар сәламнәремне җиткерәсем килә! Хәзер дә шалтыратып, социаль челтәрдә язып, сәламнәр җибәреп торалар. Мине “үзебезнеке” дип атаулары күңелгә май булып ята, чыннан да, телевидениедә беренче тәҗрибә туплаган елларымның шаһиты булдылар бит алар. Мин сезне онытмыйм, ихлас яратам, рәхмәт, тамашачыларым!
— Инде Казан каласына күчик.
— Ижауда укуымны тәмамлагач, Казанга күчеп китәргә, анда көчемне сынап карарга булдым. Удмуртиядәге татарлар тормышын шактый яктырткан, үз эшенең остасы булган талантлы журналист Фәнзилә Салихова һәрвакыт: “Синең урының Казанда, Ландыш”, — дип әйтә иде. Чыныгуымны сизгәндер, күрәсең. Шул рәвешле, 2006 елда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар бүлегендә эшли башладым. Берсендә шулай тапшыруга материал эзләп Интернетта утырганда, “Татарстан — Яңа Гасыр” каналы алып баручыларга кастинг игълан итә, тәҗрибә булу хуплана” дигән мәгълүматка тап булдым. Ә минем бит тәҗрибә бар! Кастингта Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин белән катнаштык. Ләкин пар буларак туры килмәдек (алар нәкъ менә “пар” эзлиләр иде). Бераздан шалтыратып, Татарстанның атказанган артисты, танылган диктор Инсаф Абдулла белән язылып карарга чакырдылар. Туры килдек!
— Иң беренче тапшыруыңны искә төшерик әле…
— Беренче тапшыру алдыннан төне буе керфек тә какмадым. “Йоклап калмаммы? Бу өлкәдә шундый зур багажы булган Инсаф абый белән эшләү ничек булыр? Текстны онытмаммы? Тапшыруга килгән кунаклар белән ничегрәк аралашасы?”. Менә шундый сораулар таң атканчы бимазалады. “Ул сынауны авыр уздым”, — димәс идем. Азмы-күпме тәҗрибә булуы, коллективның дустанә мөнәсәбәте, Инсаф абыйның тыныч холкы ярдәм иткәндер.
— Бүгенге көндә сине экранда нинди көннәрне күрергә була һәм алып баручылардан кемнәр белән бергә эшлисез?
— Яңа сезонга аяк бастык. Бүгенге көндә минем экрандагы парым — Илнар Хөснуллин. Гадәттә, эфирга без дүшәмбе чыгабыз, кирәк чакта башка парны алыштырып, атнаның бүтән көннәрендә дә эшлибез. Илдар абый Кыямов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән дә эфирга чыккан бар.
— Синең эш көнең ничек башлана?
— Эфир алдыннан булса, тавышымны көйләүдән башлана. Артикуляцион, ягъни иреннәргә гимнастика ясыйм, югары һәм түбән тавышларда җыр көйлим, сценарийны кабатлыйм. Башка көннәрдә сюжетлар төшерү, аларны монтажлау, туплау белән мәшгульмен. Тапшыруыбызда чыгып килүче “Игелек” сәхифәсе — минем җаваплылыкта. Аның геройлары — ярдәмгә мохтаҗ балалар. Кызганычка каршы, алар бүген арабызда бик күп һәм нигездә матди ярдәм таләп ителә. Видеоязма дөнья күргәннән соң тамашачылар тырышлыгы белән файдасы тисә, бергәләп куанабыз. Милләттәшләребезнең берсенә дә битараф калмавы шатландыра. Әмма иң авыры — кайгылы хәбәр алу. Син тапшыру алдыннан аралашып, сәламәтләнгәч тагын очрашырга сүз куешасың, ләкин очрашу насыйп булмый — бала фани дөньядан китеп бара… Минем тәҗрибәдә шундый ике очрак булды, бик авыр кичердем. Кешегә күпме гомер бирелгәнен бер Ходай гына белә, һәм аның озынлыгы акчадан гына тормый шул. Әти-әнисенең йөрәк парәсе булган сабыйлар беркайчан авырмасын, сау-сәламәт булсыннар иде!
— Гаиләң, туганнарың белән танышып китик әле. Алар тапшыруны карагач үзләренең фикерләрен әйтәләрме?
— Иң беренче тәнкыйтьчеләрем — ул минем әти-әнием. Алар үз фикерләрен белдерәләр. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган әнием тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирә. Шулай дөрестер дә, мин моны үземчә йолдызлык чиреннән прививка дип атыйм. Аллага шөкер, аңа каршы иммунитетым нык. Тормыш иптәшем Илшат күбрәк тышкы кыяфәткә игътибар бирә, бер генә тапшыруны да карамый калмый. Кызыбыз Таңсылу беренче мәлләрдә: “Син ничек керәсең анда?” — дип аптырый иде. Туганнардан да төрле фикерләр ишетергә туры килә, файдалы киңәш-тәкъдимнәре булса, исәпкә алам.
— Тормыштагы хыялың?
— “Хыялыңны кычкырып әйтмә, юкса тормышка ашмаска мөмкин”, — диләр бит, шуңа әйтмим әле. Алар күп, ләкин һәммәсе ирешерлек.
— Бик күп тамашачыларны кызыксындырган сорау: берсеннән-берсе матур күлмәкләр киясең, бу күлмәкләр үзеңнекеме, әллә тапшыруда кияр өчен генә биреләме?
— Танылган дизайнер Зарина Бабаджанова белән хезмәттәшлек итәбез. Ул безнең ихтыяҗларны истә тотып, махсус күлмәкләр тегә. Мин аңа бик рәхмәтлемен!
— Телевидениедә эшләүдән тыш тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?
— Телевидениедә эшләү бөтен вакытны ала, шуңа башкасына өлгермим. Бу — минем яраткан, күңелемне биреп башкарган эшем. Үземнең шөгыльләремә килгәндә, китаплар укырга яратам.
— Син кечкенәдән газеталарга мәкаләләр язган кеше, хәзерге көндә язасыңмы?
— Дөресен генә әйткәндә, теләгем булса да, вакыт җиткерә алмыйм. “Манзара” тапшыруының сценарийларын беренче көннән үк үзем язам. Ә миллионлаган тамашачы алдына чыгып сөйләр өчен мәгълүмат туплап, аны җиренә җиткерү — үзе зур җаваплылык, әзерлек эшләре дә күп вакыт таләп итә.
— “Татарстан-Яңа Гасыр” тамашачыларына теләкләрең?
— Һәр көнне елмаеп каршы алыгыз. Кояш нурлары йөзегездә чагылып, башкаларны да җылытсын. “Татарстан — Яңа Гасыр” каналы белән бергә булыгыз”!
— Әңгәмә өчен рәхмәт, Ландыш!
Рәфилә Рәсүлева.



