Үзе тыйнак, үзе тырыш
Тырыш, ил күрке булырдай асыл егетләргә бай халкыбыз. Удмуртиядә яшәүче уңган-булган татар егетләрен барлап, алар белән даими таныштырып барабыз. Язмамның чираттагы героен «Татар кызы — 2015» бәйгесендә күреп алдым. Бик матур итеп туган телебездә сөйләде, моңлы итеп җырлады ул. Тыйнак булуы да күзгә ташланды. Хәер, минем генә түгел, бик күпләрнең күңеленә үтеп кергән икән. Бәйгедән соң кем белән генә аралашсам да, сүзебез бер булды. “Чекерил” спорт комплексында узган Сабантуйда да җырлап, күңел кылларын чиртте. Таныш булыгыз: Түбән Кама егете — Илшат Мөхәммәтҗанов.
Б.Урманче исемендәге гимназияне алтын медальгә тәмамлаган. Химия-биологияне аеруча үз иткәнгә табиб һөнәрен сайлаган. Казан, Пермь, Ижау шәһәрләрендәге медицина академияләренә документларын тапшырган һәм икесенә укырга алынуы турында хәбәр алган. Ике шәһәр арасы якын булу сәбәпле, Ижауга өстенлек биргән. “Баштарак Казанны сайламавыма үкенә идем, хәзер исә күнектем. Әле ярый Ижауда укыйм, әти-әниләрем дә якында гына дип куанам. Беренче курста уку бик авыр булды. Буш вакытым бөтенләй диярлек калмый иде. Уйларымда гел уку, дәресләргә әзерлек булды. Студент чаклар — гомернең онытылмас иң күңелле чаклары, дип әйтәләр иде. Бер дә ышанасы килми әле. Инә белән кое казыгандай, укыйбыз да укыйбыз. Шәһәр белән якыннан танышырга да өлгермәдем әле. Менә икенче курсны тәмамлап килгәндә генә, бераз буш вакытым барлыкка килде. Әз-мәз шәһәр тормышы, биредә татарларның ничек яшәүләре белән кызыксына башладым. Академиядә татар студентлары бик күп. Барысы да Татарстаннан, Башкортстаннан диярлек. Аларның шулай күп булуы акчага да бәйледер инде. Чөнки Ижауда белем алу, яшәү башка республикалар белән чагыштырганда, очсызгарак төшә”, — дип сөйләде Илшат.
Милли тормышка якынрак булырга теләве турында да әйтте ул. Мәктәптә укыганда, төрле җыр конкурларында катнашып, күп тапкыр җиңү яулаган. Ижауда яши башлагач, җырдан, сәхнәдән аерылуына борчылуын да яшермәде. “Татар кызы — 2015” бәйгесеннән соң, туйларда җырларга тәкъдим ясагач, шатлыгымның иге-чиге булмады. Акча эшлим дип түгел, ниһаять, кеше алдында чыгыш ясый алуыма, күңелемдә җыелган моңнарым белән уртаклашу мөмкинлеге булуына сөендем. Акчаны эшләп алырга кирәк. Замана чире — бүген күпләрнең эшләми генә бай буласылары килә. Мин дә элек шулайрак уйлый идем. Дустым белән Түбән Камада кечкенә бизнес белән шөгыльләнеп караган идек. Үзебез эшне башлап йөргәндә, керем яхшы булды, бераз башкаларга салыша башлаган идек, керем китте. Яхшы сабак булды бу безгә. Акча турында гына уйларга ярамый. Аеруча табиблар авыруларны кесә калынлыгына карап дәваласалар, фаҗига көт тә тор. Безне укытучыларыбыз да шәфкатьле, миһербанлы булырга өндиләр. Акча эшлисегез килсә, икенче һөнәр сайлагыз”, — дип киңәш бирәләр”, — диде ул.
Илшат белән аралашканнан соң, күңелне җиңеллек хисе, тынычлык биләп алгандай булды. Һөнәрен бик тә дөрес сайлаган ул. Чын табиблар кебек, дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, ягымлы мөгамәләсе белән дәвалау сәләтенә ия икән. Илшатка киләчәктә укуында зурдан-зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез. Аның белән милли чараларыбызда очрашырбыз, дип ышанабыз.
Альбина Шәйхетдинова.



