Үзизоляция киртә түгел
Апрель аенда игълан ителгән үзизоляция аркасында күпләр өйдә утырырга мәҗбүр. Тик гадәти тормыштан аерылып, фатирлардан чыкмыйча өйдә утырудан күпләр туйды инде. Кем ничек булдыра ала, шулай күңел ача хәзер. Күптән түгел Ижауның П.П. Берш урамында яшәүчеләр үзләре яшәгән фатир балконнарына чыгып, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җырлар башкардылар. Интернет челтәрләрендә дә төрле флешмоблар уздырыла. Кыскасы, яшьләр өйдә боегып утырмый.
Ижауның татар яшьләре — Айгөл Каюмова һәм Алмаз Бәдретдинов та Инстаграм социаль челтәрендә онлайн форматта татар җырлары башкарып, дусларын сөендерделәр. «Турыдан-туры эфирда татар халык җырларын башкарырга миңа Алмаз тәкъдим итте. Мин бу фикерне тормышка ашырырга алындым. Онлайн концерт турында үзебезнең аккаунтларда алдан хәбәр иттек. Эфир барганда, тыңлаучыларбыз күп булды, 100дән артып киттеләр. Без татар халык җырларына өстенлек бирдек. Тыңлаучыларыбыз онлайн концертыбызны яратып кабул иттеләр. Бик күп мактау сүзләре яздылар», — дип сөйләде Айгөл.
Яшьләргә: «Афәрин!» — дип әйтеп, алардан яңа кызыклы онлайн чаралар көтеп калабыз!




