Үзәк мәчет ачыла
Ижауның Карл Маркс урамында урнашкан мәчетнең ачылуы инде берничә тапкыр кичектерелде. Уртак тырышлык белән мәчет 10 августта ачылачак. Безгә бу хакта мәчет төзелеше буенча Удмуртия мөфтие урынбасары Нәгыйм Каюмов әйтте.
Мәчеткә беренче нигез ташы 2003 елда салына. Эчке якта төп эшләр инде күптән тәмам, ә менә вак-төяк мәшәкатьләр әле шактый. Нәгыйм хәзрәт Каюмов әле быел гына ясалган аяк киеме кую урыннарын күрсәтте. Өс киемнәрен салып эләргә дә махсус урыннар җайлаштырылачагын әйтте. Аллаһ йорты тулысынча замана таләпләренә туры килергә тиеш. Моннан өч ел элек ифтар ашлары һәм тәрәвих намазлары үткәрелә башлагач, аш-су бүлмәсендә дә аерым кагыйдәләр булдырылган. Санитария эпидемиология станциясе таләпләре буенча, аш-су бүлмәсендә иске чатнаган савытлар булырга тиеш түгел, аларны быел яңа савытларга алыштырганнар. Ит, балык, яшелчә-җимешләрне кисү өчен пычаклар, савыт-сабаны һәм азык-төлекне юу өчен урыннар — барысы да аерым каралган.
Төп үзгәрешләр — мәчет территориясендә. Быел урамда да намаз уку шартлары тудырылган. Мәчет каршында, 34 сутый җирдә, яңа асфальт түшәлгән. “Моның өчен 2 млн 800 мең сум акча тотылды”, — ди Нәгыйм Баян улы.
Иман йортын салуга бүгенге көнгә кадәр барлыгы 100 млн сум тотылган. Матди яктан республика һәм мөселманнар ярдәм итә.
Хәзер шәһәрнең үзәгендә урнашкан әлеге мәчет — мөселманнарның күрке. Биредән халыкның өзелгәне юк. Дин кардәшләр җәмәгать намазларына, ифтар ашларына җыела. Быел Рамазан аенда мәчеткә ифтарга 500гә якын кеше килде. “Рәхәтләнеп йөрибез, хәер-сәдаканы дә монда бирәбез. Мәчет ачылуны түземсезләнеп көтәбез”, — дип әйтүчеләр күп булды.
Эльвира Хуҗина.



