Үз МИНеңне мәхрүм итә алсаң…
Гадәттә, кеше үзен ярата һәм үзе өчен гел яхшысын тели. Чөнки һәр кешенең эчендә нәфес дигән зур зат утыра. Кеше ни генә кылмасын, кая гына бармасын, нәфеснең соравы бер: “Миңа моннан нәрсә була?” Күңеле керләнергә өлгермәгән сабыйга да ике алма сузсаң: (берсе матур, икенчесе черегән) ул үзе өчен яхшысын сайлый. Кешенең йөрәгендә булган иманы аның нәфесенә аркылы төшеп, үзенә теләгәнне башкаларга теләтә. Монсыз камил иман иясе булып булмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Үзенә теләгәнне кардәшенә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз”, — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).
Иман иясе үзенә теләгәнне кардәшенә тели, үзенә теләмәгәнне кардәшенә дә теләми. Үзенә нәрсә бирүләрен теләсә, кардәшенә дә шуны бирә. Башкаларның аңа карата яман эшләр кылуын теләмәгән кебек, башкаларны да үз яманлыкларыннан имин кыла.
Имам буларак, миңа никах мәҗлесләрендә йөрергә туры килә. Әлбәттә, никахта гаилә кыйммәтләре, ир-хатын хаклары турында сөйлисең. Шунысы кызык: ирләргә хатын хакын сөйли башласаң, бөтен хатыннар йотылып тыңларга тотына, кайбер ирләр йокыга тала. Кайберләре: “Хәзрәт, бу өлешен тагын бер кабатла әле, минем хатын ишетеп өлгермәде, ахры”, — дип тә куялар. Ә бит хатын хакы ирләргә сөйләнә. Аннан хатыннарга ирләр хакын сөйләргә тотынасың, ирләр йокыларыннан уянып, шунда ук тураеп утыралар. Хатыннар йокыга китә. Нишләптер, һәркемнең дә үз хакын гына ишетәсе килә. Менә монда кешенең ихлас иманы ярдәмгә килә инде. Әгәр үз хакыңны яратып та, башкаларның хакын да ярата алсаң, аларның хакларын үзеңнекеннән өстенрәк күрсәң, үзең өчен теләгән матур алманы башкага биреп, үз МИНеңне мәхрүм итә алсаң, димәк, синең йөрәгеңдә иман бар. Риза хәзрәт: “Бер кешегә карата нәрсәдер кылырга теләгән кеше, шул эшне иң элек үзенә үлчәп карасын. Әгәр үзе яратырлык булса, кешегә карата да кылсын, әгәр дә үзе яратмаслык булса, кешегә карата да яраклый күрмәсен”, — диде.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.



