Үз нәселенә һәйкәл куйды
Узган атнада миңа Әгерҗе районы Көчек авылында Чулпан Нурмөхәмәтованың “Соңгы яфрак” исемле китабы чыгу уңаеннан “Бар дөньяны кочып сөяр идем” дип аталган иҗат кичәсендә катнашу бәхете елмайды. “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы проектында катнашып, “Һөнәрман” номинациясендә җиңүче, чын иҗат кешесе, сәхнә остасы, күпсанлы хикәяләр, шигырьләр авторы Чулпан Нурмөхәмәтова әлеге кичәне уздырып, авылдашларына, килгән кунакларга искиткеч матур, рухи азык бирүче бәйрәм бүләк итте.
Шундый хисле, авторның китабы кебек үк күңел кылларын тибрәтә торган кичә булды ул. Елап та, елмаеп та, мәгънәле чыгышларны тыңлап, сокланып та утырдым. Китапның геройлары – чынбарлык тормыштан алынган кешеләр, булган вакыйгаларга нигезләнгән. Шушы геройларның үзләрен күрү һәм ишетү мөмкинлеге туды әлеге кичәдә. Алар “Соңгы яфрак” әсәрендә тасвирланган вакыйгаларны тагын да тулыландырып, күзалларга ярдәм итте. Әсәрдәге Саимә – Сәлимә, Динә – Динара, Гөлшаһидә – Рәвилә, Гөлсем апаның олы кызы – Рәвия апа, фельдшер ханым – Фәнилә Лотфуллина сәхнәгә күтәрелеп, һәрберсе үзләренең бүгенге тормышы, уй-кичерешләре турында сөйләп үтте.
Рәвия ханым: “Бүген безнең туган авылыбызда зур вакыйга. Чулпанның иҗат кичәсе! Аның барлык туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары биредә. Без дә Чулпанны якын итеп, канатланып, чит җирдән кайтып төштек. Чулпанның нәсел-нәсебе турында сөйләп үтәсем килә. Без – аның әтисе ягыннан туганнары – укытучылар гаиләсеннән. Биш бала үстек. Әнкәйнең биш шатлыгы да, биш кайгысы да булганбыздыр. Балаларның иң олысы – Рафаил Зөфәр улы күз табибы иде, Раиф төзүче-геодезист булды. Ни өчен “иде”, “булды” димен, чөнки алар икесе дә – гүр куенында. Өченчесе – мин. 42 ел авылыбызда мәктәптә директор, завуч, укытучы булып эшләдем. Хәзер менә Чаллы шәһәрендә яшим. Дүртенчебез – Роза, ветврач, Мәскәүдә яши. Һәм соңгысы – төпчегебез, китапта тасвирланган Чулпанның әтисе Равил иде. Авылда электрик, комбайнчы булып эшләде. Менә шушы төпчегебез авылның иң уңган кызы, безнең яраткан киленебез Нәзирәгә, китапта язылганча Гөлзирәгә өйләнде. Киленебезне бик якын итеп кабул иттек. Ул да безнең гаиләгә тиз арада кереп китте һәм алар бик матур итеп яши башладылар. Әни дә, без дә аларның матур яшәвенә сөенеп тордык. Киленебез хезмәтне, кешеләрне ярата иде, бөтен эшкә кулы ятып торды. Нәзирәнең нәселе дә бик матур иде, тырышлар, кешеләргә ярдәмчел, итагатьле кешеләр булдылар.
Бүгенге көндә без – биш баланың икесе генә исәнбез. Әниебез өч улын җир куенына салып, 94 яшендә вафат булды. Ә Чулпан – безнең туганнарыбыз арасында, чыннан да, чулпан йолдызы, энҗе бөртеге ул. Иҗади, һөнәри сәләте турында күп сөйләделәр, сөйләп тормыйм, китабын укыган кеше әсәргә үзе бәя бирер. Мин – Чулпаннарның барсы өчен дә олы апалары. Шулай булса да, Чулпан миңа үзе маяк, ул бүгенге көндә әни урынына калды. Чөнки без бүгенге көндә Чаллыда, ике сеңлесе – Казанда. Без барыбыз сагынып, ашкынып, әниебез янына кайткан кебек аның янына кайтабыз. Шулкадәр киң күңелле ул! Шулкадәр ачык итеп каршы ала. Мич коймаклары пешереп, мунчалар ягып кунак итә. Төннәр буе сөйләшеп, рәхәтләнеп кунак булып китәбез. Аның ире Раил – Чулпанның зур терәге. Ул аны кадерләп кенә тора. Шундый терәге булганга күрә, ул үз эшенә дә, иҗатка да чын күңелен биреп эшли ала. Шундый матур гаиләнең киләчәктә дә гомере озын, матур барсын. Бердәнбер кызыгызның сөенечен, хөрмәтен күреп яшәргә язсын. Өч кыз, өч бертуган – алар барысы да матур гомер итәләр. Менә Динараның кайнана-кайнатасы Азнакайдан Чулпанның кичәсенә килде. Олы башыгызны кече итеп, ерак юллар үтеп, Чулпанны хөрмәтләп килүегез өчен рәхмәт!” – дип сөйләде.
“Соңгы яфрак” әсәре герое Саимә, ә тормышта чын исеме Сәлимә Гатауллина Чулпанга мөрәҗәгать итеп: “Мине шулай зурлап сәхнәгә чыгарганың, мине үзеңнең китабыңа керткәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Алтын каләмле талантлы сеңелем булуы белән горурланам. Ул кечкенә чагыннан ук безгә кунакка килеп йөрде. Безнең гаиләнең барлык нечкәлекләрен белеп, әсәренә бик дөрес итеп кертә алган. Без бит дөрестән дә бик матур яшәдек. Иптәшемнең генә гомере булмады. Аның урыны оҗмахтадыр дип ышанам. Ә алдагы көнне күздә тотканда, Чулпан, әле безнең нәселдә язар әйберләр бик күп, син әле бик яшь. Без бу якты дөньядан киткәнче, тагын бер китап чыгарырсың, зур иҗади уңышлар телим сиңа!” – диде.
Ире Раил дә шушы сүзләргә кушылып: “Сиңа, Чулпан, бүген искиткеч матур сүзләр, матур теләкләр әйттеләр. Шушы теләкләргә кушылып, мин дә китапларыңны яз да яз, дим. Мин сиңа булдыра алганча, ярдәм, таяныч булырмын, ә син иҗатыңны ташлама!” – диде.
Китап геройларыннан тагын бер кеше килгән иде кичәгә. Ул – Гөлзирәгә соңгы минутларында ярдәм иткән авыл фельдшеры Фәния Лотфуллина. Гомернең һәм вакытның ничек кадерле һәм фани булуына һөнәре аша инанган кеше – Фәния апа. Ул әйтәсе килгән сүзләрен җыр белән тапшырды. Өлкән яшьтәге ханымның искиткеч моңлы тавышы, ә иң мөһиме – җырның сүзләре күңелләрне актарды, “Соңгы яфрак” әсәренә дә аваздаш булды:
Көзләрнең дә төсе бетеп бара,
Төсләрнең дә төсе югала.
Ниләр булды икән бу гомергә,
Ниләр булды икән дөньяга?
Гомер берәү, икәү түгел гомер,
Яшеннәрдәй кирәк яшәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә әле яшәргә.
Чулпан Фәния апа Лотфуллина турында: “Әниемнең аз гына булса да гомерен озайтырга теләгән фәрештә ул”, – диде.
Чулпанның уртанчы сеңлесе Динара (китаптагы Динә) сәхнәгә ире, улы һәм кызы белән чыгып, бик мәгънәле, эчтәлекле җырлар башкардылар. Динара: “Апа, сиңа булганың өчен бик зур рәхмәт. Син – безнең өчен әнкәй дә, әткәй дә, үстерүчебез, канат куючыбыз да. Әткәй, әнкәебезне югалтсак та, безнең өчебезгә дә Ходай пар канатлы гаиләләр бүләк итте. Ирләребезнең әти-әниләре – икенче әти-әниләребез, безгә зур терәк”, – дип, аларга рәхмәт әйтте.
Бер чишмә суын эчеп, бер тамырдан үскән гөлләр – апа-сеңелләр Чулпан, Динара, Рәвилә – җыр башкарганда, тамашачыларның күзләре яшьләнде. Аларның китапта язылган язмышын уйлап, күңелләр тулса, кызларның бүгенге көндә һәрберсе үз юлларын табып, үз гаиләләрен булдырып, тормышка ныклап ябышып, дөнья көтеп ятуларына, максатчан, ныклы, сәләтле булуларына тагын бер кат сокландык.
Кичәдә Чулпанның хезмәттәшләре, иҗатташлары, авылдашлары һәм туганнары тарафыннан бик күп матур, җылы сүзләр, эчтәлекле чыгышлар булды. Сүз Чулпанның туганнары, гаиләсе, иҗаты, эшендәге уңышлары турында барды. Аларның барсын да бер газета битендә язып бетерү мөмкин дә түгел. Шулай да тагын бер әһәмиятле чыгышка тукталмый мөмкин түгел. Китапны башыннан азагына кадәр тикшереп, энә күзеннән үткәргән, төзәткән, әсәргә кереш сүз язган Рәмзия Зарипова:
“Чулпанның әсәрен иң беренче булып укучы мин булганмындыр. Әсәрне китап итеп бастырганга кадәр, хаталарын тикшерергә, җиде кат иләктән уздырырга кирәк. Зифа Кадыйрованың әсәрләрен елый-елый укыйбыз, диләр. Күңелем бик йомшак булса да, мин аның әсәрләрен укыганда еламаган идем. Ә менә Чулпанның кулъязмасын укыганда, миндә хата эзләү онытылды. Елый-елый бер укыдым, ике укыдым… «Өченче тапкыр да елап булмый бит инде, әсәрне тикшереп, типографиягә тапшырырга кирәк», – дип, үземне кулга алдым. Китап булып чыкканын Чулпан белән бергә дулкынланып көттем. Корректор буларак, хаталары өчен борчылдым. Китап булып чыккач, “Хаталары калмаганмы?” – дип, Наилә Харисовага шалтыраттым. Ул: “Нинди хата, елый-елый шешенеп беттем”, – дип җавап кайтарды. Дуслар, танышлар да шул ук сүзне әйттеләр.
Рәхмәт, Чулпан, халкымның күңеленә керердәй әсәр иҗат иткәнең өчен. Чыңгыз Мусин бер китабында: “Яз, каләмем, яз, иртә дә яз, кич тә яз”, – дигән иде. Сиңа да, Чулпан, шушы сүзләрне әйтәм. Тукталмыйча иҗатыңны тагын да үстерергә, Наилә апаң Харисова кебек дәрәҗәле премияләр алырга язсын”, – дип теләде.
Иҗат кичәсе җыр-моң, Чулпанның үзе иҗат иткән шигырьләре, “Соңгы яфрак” әсәренең күңелгә үтә торган өзекләре белән үрелеп барды. Наил Тазиев, Илдар Нәбиуллин, Язгөлем Гыймазетдинова, Баязит Ахунов, Фәния Мөхәммәтшина, Ләйсәния Нурмөхәмәтова, Камил Нуркаев, Рәзилә Хәмидуллина башкаруында “Соңгы яфрак” әсәренең эчтәлеген ача торган җырлары, “Инвис” халык ансамбле, Россия күләмендә һәм Татарстанда узган бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаучы “Көмеш телле гармун” халык ансамбле, виртуоз баянчы кичәне музыкаль бизәлеш белән алып баручы Марат Муллаәхмәтов чыгышлары күңелгә хуш килде. Язмамны әлеге чарада катнашкан Вәсилә Хәкимованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Чулпан әлеге китабы белән барлык авылдашларына, үзенең нәселенә, китапта сурәтләнгән геройларга һәйкәл куйды. Язучы Наилә Харисова әйткәндәй, беренче китапны кулга алу – беренче балаңны кулган алган кебек истәлекле ул. Яңадан яңа китаплар язылсын, Чулпан!»
Элмира Нигъмәтҗан.