Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Үз эшенә җанын-тәнен бирүче остаз
6.03.2014

Үз эшенә җанын-тәнен бирүче остаз

Балаларны компьютер тәэси­реннән аерып, буш вакытларын дөрес итеп ничек оештырырга, нинди түгәрәкләргә йөртергә, дигән сораулар күп кенә ата-аналарга тынгы бирмидер. Сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән, анысы. Сәләт һәм теләк бар икән, җаныңа кайсы хуш килә, кесәң калын булсын да, ата-ананың вакыты җитсен. Кайбер әти-әниләр кыз-улларын хәтта дүртәр-бишәр төрле түгәрәккә йөртә. Мине ир балалар өчен файдалы булган секцияләр кызыксындыра. Спорт! Әйе, спорт чыныктыра, тәртипкә өйрәтә, тәрбияли. Шулай да, баланың зиһенен, гыйлемен баету хакында да онытырга ярамый бит.
Башкалабызда “Балалар техник иҗаты республика үзәге” күп еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Биредә спорт-техник (авиамоделизм, ракета-космик моделизм), фәнни-техник (радиоэлектроника, башлангыч техник моделирование), нәфис-эстетика (дизайн, фотостудия, кием-салым конструированиесе), социаль-педагогика (кызык­лы икътисад, “әйдаман”) юнәлешләре буенча бушлай белем бирелә.
Бүгенге көндә “Әлеге үзәктә үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән осталар хезмәт итәләр. Иң сөендергәне — фидакарьләр арасында милләттәшләребез булуы. Гөлнара Дөлфәкар кызы Янчурина нәкъ менә шундыйлардан. Бер уйласаң, һәр икенче бала җырчы, артист, юрист, банкир булырга хыялланган заманда конструктор һөнәренә өйрәтү бөтенләй кирәксездер кебек тоела. Әмма биредә шөгыльләнүче малайларның тырышып-тырмашып сызым сызганнарын, үз куллары белән ясаган машина, башка иҗат җимешләре турында очынып сөйләгәннәрен күргәннән соң, төбәгебезнең данлыклы коралчылар, конструкторлар исемен югалтмаячагына ышану артты. Гүзәл ханымга техника, конструирование ник кирәк булды икән, дип, Гөлнара ханымга мөрәҗәгать иттем. «Биредә 17 ел эшлим һәм һич кенә үкенмим. УдДУда белем алганда, шушы үзәктә практика уздым. Кулыма диплом алуга ук, остазым мине эшкә чакырды. Ни генә дисәләр дә, балалар белән эшләве күңелле. Алар шулкадәр кызыксынучан, тынгысыз, бай фантазияле. Саекмас энергияләре белән мине дә туендырып торалар», — диде ул. “Яшерен-батырын түгел, моннан дистә ел элек кенә укытучы һөнәренең дәрәҗәсе кимегән иде. Хезмәт хакы да мактанырлык булмагандыр. Бигрәк тә сезнең үзәктә балаларга бушлай белем бирелә. Эш урынын алыштыру теләге тумадымы сездә?” — дип кызыксындым милләттәшебездән. “Бәлки ялганлый, диярсез, әмма андый уй булмады. Шушы үзәк янында гына яшибез. Күп кенә хезмәттәшләрем миңа кызыгалар. 3 балам һәрчак күзалдымда булдылар. Хәзер инде балаларым үсеп җиттеләр. Кызым Динара ИжДТУда белем ала, гимнастика буенча спорт остасы, нәниләр белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Бер улым биредә уңышлы гына шөгыльләнә, төрле бәйгеләр җиңүчесе. Икенче улым спортта сынатмый. Атнага 32 сәгать дәрес бирәм. Укучылар — гел малайлар. Безнең дәресләребездә сызым, физика, сәнгать кебек төрле фәннәр үзара тыгыз бәйләнгән. Миндә малайлар 4 ел шөгыльләнәләр дә, соңыннан һәркем күңеленә хуш килгән авиа, авто, мототөзелеше һ.б. юнәлеш буенча белем алуларын дәвам итәләр. Авыр чакта хезмәтенә тугры калган укытучыларны Хөкүмәтебез дә зурлый хәзер. Хезмәт хаклары зарланырлык түгел. Аннан соң республикабыздагы төрле максатчан программалар да укытучыларның эш дәртен арттырырга ярдәм итә”, — дигән фикере белән уртаклашты Гөлнара ханым.
Укытучыга иң зур бәя — укучыларының уңышы, диләр. Гөлнара Дөлфәкар кызының укучылары һәрдаим республика, илебез күләмендә уздырылган күп төрле ярышларда катнашып киләләр һәм сынатмыйлар. Остазның Мактау кәгазьләре, диплом-грамоталар белән тулы бер альбомы тупланган. Хәер, тырыш ханым үзе дә тик тормый, бай тәҗрибәсе белән төрле семинарларда уртаклаша, конкурсларда көч сыный. Республикабызда өстәмә белем бирүче укытучылар арасында уздырылучы “Ел педагогы — 2014” конкурсының беренче турын уңышлы гына узган ул. Хәзер исә март аенда үтәчәк икенче тур сынауларына әзерләнә. Иң уңган, иң булган 35 укытучыны 7 номинация буенча билгеләп үтәчәкләр. Тырыш, фидакарь Гөлнара Дөлфәкар кызына уңышлар теләп калабыз.
Янчурин Дөлфәкар абыйның исеме күп кенә милләттәшләребезгә таныштыр. Милли җанлы, тынгысыз милләттәшебез башкалабызда мәчет төзелешенә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Киң күңелле, мәрхәмәтле, якты кеше иде. Мөхтәрәм Дөлфәкар абыйның кызы Гөлнара ханым да әтисе кебек үк ачык күңелле, кешеләргә ярдәмчел. Хезмәттәшләре, укучылары арасында абруе зурдан. Сабыйлар ихлас бит алар, алдыйм димә. Яман күңелле укытучы була калса, дәресләрен яратып, күпләп йөрерләр иде микән?

Альбина Шәйхетдинова.