Үз юлын ачык күрә
Традиция буенча 25 майда чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әгерҗе районы буенча 149 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты.
Шуларның тугызы Тирсә мәктәбеннән булып, шул тугызның берсе — безнең Яңа Авыл кызы Сөләйманова Айзилә Илдар кызы. Җиденче сыйныфка дүртәү — өч кыз, бер егет чыгып киткән иде алар. Өчесе тугыздан соң техникум һәм колледжларга китсә, Айзилә укуын мәктәптә дәвам итте. Аның ныклы бер карары бар иде инде: укытучы булачак. Өлкәннәргә ихтирамлы, кечеләргә игътибарлы кызны монда да үз иттеләр: һәрвакыт коллектив үзәгендә кайный. Үз максатына ирешү өчен дә күп көч куя кыз. Бу уку елында, ГТО нормалары тапшырып, көмеш күкрәк билгесенә ия булды ул. Рус, татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгеләрдә мактаулы урыннар алган кыз татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Габдрахман кызы Юсупова белән ныклы әзерлек алып барып, бу уку елында Алабугада татар теле һәм әдәбияты буенча рәсәйкүләм олимпиадада катнашып, өченче урынга лаек булса, Габдулла Тукайга 130 яшь тулуга багышлап, Казанда уздырылган “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән төбәкара бәйгедә дә призлы урын алып, дипломга ия булды.
Гөлназ Габдрахман кызы үзенең шәкерте хакында бик җылы фикердә. ”Айзилә үзе дә төгәл, актив, һәр эшкә җаваплы карый, башкаларның да хезмәтен бәяли белә. Нәрсәгә сәләтле икәнен белеп эш итә. Матур әдәбият белән кызыксына. Сөйләм теле матур. Һәркем белән уртак тел таба белүче бу укучымның киләчәктә бик яхшы укытучы булачагына ышанам”, — диде ул, укучысы белән чын күңелдән горурланып. Мин дә сөенеп куйдым: минем дә укучым бит Айзилә.
Аның өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Алда имтиханнар. Беренчесен — татар теле һәм әдәбиятыннан «5»легә бирде инде ул. Башкаларында да сынатмас, Алла боерса. Ак юл сиңа, Айзилә!
Розалия Кәримова, Яңа Авыл.




