Һәммәбез дә отышта

Минем кулда «Яңарыш»ның 28 июнь саны. Башыннан ахырына чаклы укып чыктым. Һәрбер укыган мәкалә ниндидер кызыксыну уята, уйландыра, горурландыра да, ә кайберсен укыгач, оят булып китә яки кызгандыра.
Мәсәлән, Разил Вәлиевнең Туфан Миңнуллин турындагы мәкаләсе күңелемдә бик тирән тәэсир калдырды. Шундый шәхеснең безнең арадан китүе — халкыбыз өчен нинди зур югалту, ә Разил Вәлиев кебек кешеләр барында Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр халык хәтерендә мәңге сакланыр, дип тынычланып куйдым.
Минзирә Касимованың «Кадергә ия Кадрия»сен укыдым. Берничә ел элек миңа бу апаның чыгышын Удмуртия татар корылтаенда тыңларга туры килде. Шул вакытта: «Нинди көчле оратор! Мондый шәхес белән Глазов кына түгел, бөтен Удмуртия отышта!» — дип уйлаган идем. Менә бит, ул һаман да сафта, һаман да «милләт», «тел» дип үзе кебек җан атып йөрүче милләттәшләребез белән безне газета битләре аша таныштыра.
Гомумән, газетаны укырга кызыклы. Сканвордны да чишеп куйдым. Ә инде кулга каләм алырга Исәнбай авылыннан Әлфирә Низамованың авылдашы турында язмасы һәм шигырләре этәрде. Ул аның әтисенә багышланган. Укып чыктым. Күз алдыма әнием килде. «Әти» дип язган җирләрен «әни» дип укыймын. Минем әни дә: «Әйдә, кызым, уйна әле гармуныңны», — дип әйтә иде.
Чәчләрем озын булды,
Башларым моңлы булды.
Бу моңнарны моң өстенә
Бирмәсәң, ниләр булды?
Шушы җыр көен уйный башласам, ул кушылып җырлар иде дә, аннан соң елап җибәрер иде. Менә шул мизгелләрне искә төшереп, үземнең дә күземнән яшьләр чыкты. Без ишле гаилә идек. Әтиебез 49 яшендә кинәт кенә вафат булды. Иң кечкенә энекәшкә ай ярым булса (ул — тугызынчы бала), миңа — алтынчысына — 9 яшь иде. Мин әтине бераз хәтерлим, ә кече туганнарым аны оныткан да. Тормышның ачысын-төчесен күбрәк әни белән без татыдык. Яшәве җиңеләеп киткәч тә, әни белән булган хатирәләр күбрәк истә.
Әнкәй, син ничек 9 баланы аякка бастырып, кеше иттең микән? Ни генә булса да, ничек гел шат күңелле, җырлы-моңлы булып кала белдең? Тормышны, хезмәтне, кешеләрне ничек шулай көчле яраттың? Инде үзем дә олыгаеп барам, ләкин син әйткән сүзләр барысы да истә.
Менә бит, Әлфирә Низамованың авылдашы язган шигырь юллары нинди уйларга кертте.
Шуңа күрә газетаны атна саен көтеп алам да инде мин.
Рәхилә Тимкина, Октябрьск поселогы



