Һәркемгә үрнәк

1994 елдан башлап Можга радиосында (“Минем Удмуртия” каналы) үз эшен бик яратып, һәр чәршәмбе көнне өч тапкыр эфирга чыгып, татар тапшыруларын алып баручы матур һәм ягымлы тавышлы Нурсилә Мулланур кызы Фәйзуллинаны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Күпләр аның тормыш юлы белән дә кызыксына.
Нурсилә тумышы белән Татарстанның Кукмара районы Тырыш авылыннан. Ул гаиләдә 5нче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, сәүдә училищесында һәм Казан дәүләт университетында белем ала. Хезмәт юлын Казанда, сәүдә өлкәсендә башлап җибәрә. 1987 елда Заһид Вагыйзь улы белән кавышып, Можга каласына гаиләләре белән күченеп киләләр. Бер-бер артлы уллары Тимур һәм Илдус туа.
Можгада “Панорама” телерадиокомпаниясе барлыкка килеп, шунда Татар иҗтимагый үзәге көче белән “Татар авазы” дип исемләнгән тапшырулар оештырылып җибәрелә. Бу татар тапшыруларының редакторы – мәрхүм Илгиз Хәниф улы Кадыйров була. Нурсилә шунда диктор булып эшли башлый. Финанс кыенлыклары кичерү сәбәпле, телерадиокомпания бары бер ел гына эшли.
“Вакыт узганы сизелми дә. Барысы да әле генә башланган кебек иде, радиода эшли башлавыма инде 18 ел вакыт үтеп тә киткән”, — ди Нурсилә ханым, үткән елларны исенә төшереп. Вакытны туктатып булмый. Мәшәкатьләр арткан саен, вакыт агымы бөтенләй сизелми башлый. Нурсилә ханымны мин бик тә бәхетле кеше дип әйтер идем. Чөнки аның терәк булырдай гаиләсе, көн саен яратып йөри торган эше бар. 26 октябрьдә Нурсилә Фәйзуллинаның 50 яшьлек юбилее. Киләчәктә дә милли тормышыбызны үстерүгә үз өлешегезне кертеп, эчтәлекле, матур тапшыруларыгыз белән тыңлаучыларыгызны сөендереп торырга язсын.
Фәния Гыйззәтуллина,
Можга татарларының милли-мәдәни автономия әгъзасы



