Һәр бәйрәмнең үз гаме
Һәр бәйрәмнең үз гаме
Нәкъ шул исемдә яңа чыккан кулланма-китабым, газетада басылган язмаларым, шигырьләрем өчен, миңа бу көннәрдә Ижауда булып узган “Үзебезнең Тукай булып яшисең күңелләрдә” дигән кичәдә күренекле татар шагыйре Риза Шәфи исемендәге премияне тапшырдылар. Шатлануым, горурлануымның, иҗатыма игътибар иткән, хөрмәт белән караган шәхесләргә рәхмәт хисләремнең чиге юк, әлбәттә. Бу олы хөрмәткә олы хезмәт белән җавап бирәсе икәнен дә яхшы аңлыйм. Тик язмам үзем турында түгел, бәлки тарихны аякка бастырып, хәтерне уятып, җаннарны тетрәндереп, йөрәкләрне сискәндереп үткән кичәнең үзе турында.
“Спартак” халык иҗаты йортында узган әлеге кичә татар халкының күренекле шагыйре Риза ага Шәфинең 90 еллык юбилеена багышланган иде. Мәркәзебез Казаннан танылган язучы-эзтабар, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Россия Федерациясенең Михаил Ломоносов исемендәге мәртәбәле премиясе һәм дистәләгән башка премияләр лауреаты Шаһинур Мостафинның, Татарстан җөмһүриятенең милли йөзе булган “Казан утлары” журналыннан Марат Закир, Чаллыдан Ижау татарларының дусты, танылган журналист Амур Фәләх, язучылар Мансур Сафин, Фәнис Нуретдинов, Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Егор Загребин, Чайковский, Воткинск калаларыннан кунакларның булуы Риза ага Шәфинең бөеклеген тагын бер тапкыр раслап, кичәнең дәрәҗәсен дә билгеләде.
“Яңарыш” газетасы, милли оешмалар халыкара туган тел көне кысаларында ел саен милли чаралар уздыралар. “Инде татар теле бетә, бетә!” – дип сөйләнеп утырмыйлар Ижау милләтпәрвәрләре, ә телне саклау, яклау, әхлакый һәм дини тәрбияне үстерү өчен җан таләбе буенча эшлиләр һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешәләр. Татар язучылары белән очрашу оештырган 6нчы гимназиядә балаларның чыгышларын тыңлаганнан, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәрләре һәм китап укучылар белән очрашудан соң җаннар җылынып, өмет чаткылары кабынып, күңелдә ышаныч туды. Сүзгә, юморга бик оста, хисле дә, көчле дә (спорт мастеры!) Фәнис Нуретдин әйтмешли, татар бетмәгән ул һичкайчан, бетмәячәк тә! Татар теле дә бетмәс, Ходайга шөкер, чын татар телендә, чатнатып сөйләүче балаларыбыз, татар теленә теше-тырнагы белән ябышкан, бил бирмәс, милләт дип җан атучы укытучыларыбыз, һәр татар китабын күз карасыдай саклаучы, укучыга җиткерүче, очрашу, сорау-җавап кичәләре, конференцияләр үткәрүче китапханә хезмәткәрләре, һәр татар җөмләсен, татарның кылган гамәлен эләктереп алып, дөньяга чыгаручы татар журналистлары, теле-радио тапшырулар, “Яңарыш”ыбыз барында туган телебез яшәячәк әле!
Башкалар игътибар иттеме икән, мин сәхнәдә бик матур чыгыш ясаган сабыйларның гаҗәпләнеп, кызыксынып зур итеп ачылган күзләреннән бер сорау укыгандай булдым. “Аңламассың бу өлкәннәрне, безгә татарча сөйләргә, җырларга биергә, диләр, ә өйдә русча сөйләшәләр…” Менә шул гаиләдәге аралашуны да татарчалаштырсак, киләчәккә нигез салуда бернинди авырлык булмас иде! Татар телендә җырлап, сөйләп торучы балаларны күргән түрәләрнең дә җаннары эрер, киртәләр корырга куллары күтәрелмәс иде. Гимназиядә очрашу вакытында чыгыш ясый алмасам да, әйтәсе килгән сүзләремне әйтми кала алмыйм: “Кадерле балалар! Бүген сез чыгыш ясаган тел — туган телегез, ул сезнең әти-әниегезнең, әби-бабагызның да туган телләре! Кызганыч, кендек каны тамган җирдән ераклашкан, шәһәрләшкән, аеруча, татар теле нигә кирәк, кая барсаң да рус теле кирәк, дип үстерелгән буын ул — сезнең әти-әниләрегез!
Өйрәтегез аларны, өйдә татарча сөйләшүне максат итеп куегыз! Мин, хәтта авылда да әти-әнисен намазга бастырган балаларны беләм. Бала таләбе, бала сүзе үтемле ул! Сез — өлгер, җитез, укымышлы замана балалары. Татар телен киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешле олимпия факелы итеп күз алдынакитереп, җаныбыз белән тоеп, милләтебез өчен бу изге гамәлне кылыйк. “Әтием, әнием без татармы соң?!”- дигән бары бер сорау барсын да үзгәртергә мөмкин!”
Очрашулар, кичә үтте. Күңелдә күңелле тәэсир-мизгелләр… Райныбызның аксакал язучысы Габдулла абыйның оныгы Рөстәмне, авылдашым Тукманов Илнурның улы — Ниязны, үзебезнең авыл кызы Зарифуллина Ләйсәнне күрү, чыгышларын ишетү миндә горурлык хисләрен уятты. Күптән түгел басылган бер мәкаләсендә туган тел өчен әрнеп,борчылып:” Хыял, максатларны тормышка ашырырга районыбызда милли җирлек җитми, юк дәрәҗәсендә” — дип язган татар теле укытучысы Фәридә Айдарованы очратып шатландым. Дөрестән дә, руслашып баручы Әгерҗебездән килеп милли рух белән сугарылып кайту мөмкинлеге бар иде биредә. Районыбыз язучылары кат-кат телгә алынды, Мәсгут ага Исхаковның берничә җыры да яңгырады кичәдә.
Әйе, һәр бәйрәмнең үз яме, үз гаме бар. Кичә тәмамланып, мәдәният йортыннан чыккан вакытта, ике апаның: “Гел балалар чыгышы тутырмасалар, беткәнмени ансамбльләр, бездә бик күп бит алар…” — дигән энәле сүзләрен ишетергә туры килде. Аллага шөкер, алар бик күп һәм һәрберсе үзенчә матур. Тик бу кичәнең темасы, максаты икенче: ачылып кына килүче гөлләребез — татар балаларының иҗаты, сәнгате аша туган телебезнең буыннардан буыннарга күчеп баруын, исән-имин килеш тапшырылуын күрсәтү иде.
Тагын бер җиңү!
Риза Шәфи, Туган тел, “Яңарыш”… бу сүзләрне бер-берсеннән аерып алып та булмый. Хәер, бу күренекле шагыйрьне генә түгел, мәңгелеккә арабыздан киткән шагыйрьләрне искә алу кичәләрен үткәрү – “Яңарыш”ның даими эш планында. Кирәкме соң ул аңа?! Мең мәшәкать, мең каршылыклар, матди чыгымнар белән оештырылган бу кичәләр нигә кирәк? Әлбәттә, халык өчен, татар халкы, үз укучылары өчен! Газетаның девизы булган: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” сүзләренә тугры булып калуы хакында сөйли бу гамәлләр. Халыкара туган тел көннәрендә Россия күләмендә дөнья күрүче 84 газета-журнал арасында “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә “Милли тормышны яктыртучы” номинациясендә беренче урынны алуы моны тагын бер тапкыр раслый. Котлыйбыз, афәрин, «Яңарыш»!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы



