Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Һәр кеше бәхетле булырга хокуклы
6.03.2014

Һәр кеше бәхетле булырга хокуклы

“1987 елның 14 апреле. Бу көн гаиләбез өчен мәхшәр көне булды.
5 яшьлек улыбыз Фәнзилне, колагында ялкынсыну (отит) булып, Ижауның 2нче балалар хастаханәсенә дәваланырга салырга туры килде. Операцияне уңышлы гына ясаганнан соң, балабызны башка сабыйлар белән бергә берүзен генә хастаханәнең башка палатасына салдылар. Бала-чагалар бит, бергәләшеп тәрәзә төбендә уйнаганнар. Фәнзилне малайлар ике тәрәзә арасына япканнан соң, ул ачарга тырышып эткән. Шул мизгелдә кадакка гына эленеп торган хастаханә тәрәзәсе ватылып, 5 яшьлек улыбыз 2нче каттан астагы тимер мичкә өстенә егылып төшкән. Нәтиҗәдә, ул гомерлек гарип калды…
Әйе, Ижауда гомер кичерүче Фәргать һәм Рәсилә Ягафаровлар гаиләсен язмыш менә шулай сыный. Гаиләдә кызларыннан соң сөенеч бүләк итеп туган улларының язмышы ай-һай көенечле була. Тик язмыш аларны аяктан егам дип, катыбәрелсә дә, алар аның якасына ябышып, бүгенге көндә дә киләчәккә якты өметләр белән яшиләр. Рәсилә ханым белән әңгәмәбез вакытында шул авыр елларның йөрәк түрендәге юшкынын тагын кузгалтырга туры килде.
“Фәнзил егылу хәбәрен ишеткәч, аяк астымнан җир киткәндәй булды. Җаваплылык белән алып калгач, табиб­лар шул сабыйларны да карый алмадылар микәнни? — дигән сорау күңелемә тынгы бирмәде. Шул егылуыннан соң улыбыз 40 көн аңына килә алмыйча, реанимациядә ятты. Аның янына бер кешене дә кертмәделәр. Шулай да ирем, табиблар белән улыбыз янына кереп йөрергә килешкән. Фәргать бу фаҗигане бик авыр кичерде, мине хастаханәгә алып бармады, анда булган хәлләрне дә мине кызганып әйтеп бетермәгәндер дип уйлыйм. Ниһаять, Фәнзил аңына килгәч, мин тугыз ай буе күкрәк астында йөрткән сабыемны яңадан күрдем. Ул безнең өчен яңадан тугандай булды. Мин аны күргәч, бермәлгә тынсыз калдым. Йә Ходам, конц­лагерьдагы бала кебек иде ул. Шул 40 көн эчендә бөтенләй ябыккан, бөтен тәне тишкәләнеп, трубкалар куелган, күзләре бөтенләй күрми, бер кулы эшләми иде. Без ирем белән бар мәшәкатьләрне онытып, улыбызны бу тормышка яңадан кайтару өчен көрәшә башладык. Хастаханәдә чиратлашып аны тәрбияләдек. Трубка аша ашыттык, сөйләшергә дә яңадан өйрәттек. Сабыебыз хәтта елый да алмый иде бит!!! Организмның барлык функцияләре әкрен-әкрен яңадан кайтты. Без аны күтәреп кенә йөрттек, 3 ай саен хастаханәләрдә дәвалану курслары уздык, тернәкләнү өчен санаторийларга алып бардык. Безнең максатыбыз – бу дөньяга яшәргә дип килгән, ләкин табиблар игътибарсызлыгы аркасында гарип калган улыбызны аякка бастыру иде. Ә табиблар безгә киләчәккә өметле диагнозлар куймадылар. “Я башы эшләмәс, я сукыр калыр”, — диделәр. Ә без һаман өметләндек. Бүгенге көндә Фәнзил 1нче группа инвалид, аның куллары тартыша, күзләре аска таба кыеннан карый ”, — дип сөйләде Рәсилә апа.
Табиблар 5 яше дә тулмаган кечкенә Фәнзилне операциядән соң берүзен генә хастаханәдә калдырып, нинди зур җаваплылык алсалар да, үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәмичә, аның язмышын сындырганнар… “Безнең белән бу хәл табиблар игътибарсызлыгы сәбәпле килеп чыкса да, алар бервакытта да үз гаепләрен танып, беркайчан да безгә ярдәм итмәделәр. Ирем Фәргатьнең юридик белеме булу аркасында гына, ул бераз гадел хөкем ясатуга ирешә алды. Бүген улыбызга 31 яшь. 1987 елдан бирле 19 суд булды. Безне кайларда гына “типкәләп” йөртмәделәр, кайсы гына ишекләрдән кире борып чыгармадылар. Фәргатьнең үҗәтлеге Фәнзилгә хастаханәдән ай саен хезмәт хакы алуга ирешүгә ярдәм итте”, — дип сөйләгәндә, Рәсилә ханымның әле һаман да табибларга ышанычы юклыгы сизелә иде.
Фәргать абый һәм Рәсилә ханым үзләренең ике балалары янына тагын бер кыз алып тәрбияләргә дә көч табалар. “Фәргатьнең туган ягы Башкортостанга кайткач, каенанамның чәй өстәле артында ерак туганнарының ятим калган кызлары турында ачынып сөйләүләреннән соң, иремә ул баланы үзебезгә алырга тәкъдим иттем. Ул бер дә каршы килмәде. Тиз арада 10 яшьлек Зәринәне үзебезгә алып кайт­тык. Ул да бик сөенде. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, ике кызыбыз да гаиләле, оныклар үстерәбез”, — дип, тормышының шатлыклы мизгелләре белән дә уртаклаш­ты Рәсилә ханым. Алда Фәнзил өчен дә шулай сөенер көннәре булыр әле, дип телисе килә Рәсилә ханым һәм Фәргать абыйга.
Фәнзилне мин үзем узган ел “Син-минеке, мин-синеке” танышу кичәсендә беренче тапкыр күргән идем. Шул вакытта ук бу мөлаем, киң күңелле егетнең үҗәтлеге, саф татарча сөйләшүе, үз ярын табып, тулы тормыш белән яшәргә омтылуы игътибарымны җәлеп иткән иде. Ниһаять, аның белән якыннан танышып, аның үткәнен белеп, киләчәккә планнары белән дә кызыксындым. Фәнзилне укытучылар өйгә килеп укыталар, ул 10 классны уңышлы гына тәмамлый. “Аннан соң Сарапул шәһәрендәге сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен урта һөнәри белем бирү уку йортына җибәрү мөмкинлеге бар иде, без аңа авыр булмасын дип, укытмадык”, — ди Рәсилә ханым. Фәнзил үзлегеннән тырышып, Интернет аша Европаның читтән торып белем бирү мәктәбенең (ЕШКО) компьютерда эшләү курсларын узып, бүгенге көндә, күзләре бик яхшы күрмәсә дә, компьютерда эшли: текстлар бастыра, Интернет челтәреннән оста файдалана, фото-видеоларны эшләү программаларын белә. Фәнзилнең иң зур хыялы — аны аңлаучы, яратучы татар кызы белән танышып, гаилә кору. Аның бу хыялының тормышка ашуын мин чын күңелдән телим. Һәр кеше бәхетле булырга хокуклы.
Фәнзил белән танышырга теләүчеләр өчен аның телефон номерын бирәбез. 89042750747, 79-43-78.

Гүзәл Шакирова.