Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Һәр нәрсәнең үз вакыты
21.02.2013

Һәр нәрсәнең үз вакыты

“Яңарыш” газетасы башлап җибәргән “Син-минеке, мин-синеке” таныштыру, кавыштыру проекты үз эшен дәвам итеп, 12 февральдә 30-45 яшьлек ялгызларны очрашуга җыйды.

Аларның күбесе бу проект турында газетадан укып яисә туганнарыннан, якыннарыннан ишетеп белсә, кайберләре безнең тәкъдимне кабул итеп килгән иде. 30 яшькә кадәр булганнарга үз парын табу җиңелрәк, ә бу яшьтәгеләргә мондый таныштыру чаралары аеруча кирәк дип санавыбыз чыннан да дөрес булып чыкты. Телефоннан сөйләшкән вакытта ук бу яшьтәгеләрнең очрашуга аеруча җитди караулары, дулкынланулары алар яудырган сораулардан сизелде. Башка очрашуларда яшьләр бик тиз генә аралашып китсәләр, бу юлы кичәдә катнашучыларга уртак тел табу кыенрак булды дисәм дә ялгыш булмас. Алар алып баручылар биргән сорауларга оялып кына, бик төптән фикер йөртеп, теләр-теләмәс кенә җавап бирделәр. Һәм бу аңлашыла да, чөнки аларның әзме-күпме тормыш тәҗрибәләре бар. Шул тәҗрибәләргә таянып, егетләребез дә, кызларыбыз да бер-берсен бик җитди сораулар белән сынадылар. Кичә ахырына якынлашып, сайлау вакыты җиткәч тә, бу эшкә алынырга курыктылар. Бу сайлау мизгеле әлегә гомерлек пар сайлау түгел икәнлеген аңлатканнан соң гына кулларына каләм алдылар. Әлеге очрашуның башкаларыннан тагын бер аермасы бар: бирегә килгәннәрнең барысы да диярлек югары белемле, эшле, йортлы, матди яктан тәэмин ителгәннәр. Нәкъ менә шушыларга ирешү – аларның бүген ялгыз калуларының бер сәбәбе дә булып тора. Әңгәмә барышында үз бәхетләрен кулдан ычкындыруларының икенче сәбәбе итеп, алар теләкләре һәм сайлаган ярлары булган вакытта әти-әниләренең каршы чыгуларын күрәләр. Бер егетнең сөйгән ярына 17 яшь кенә булганлыктан, ЗАГС хезмәткәрләре гаилә теркәүне кире каккан. Ә соңыннан ике гашыйкның юллары аерылган. Икенче кызның әти-әнисе исә: “25 яшьтә кияүгә чыгу – безнең нәселдә булмаган хәл. Юк, без риза түгел”, — дип каршы чыкканнар. Шул вакытта кулдан ычкынган бәхетен ул әле дә таба алмый. Хәер, туктала китсәң, һәркемнең үз язмышы, үз ялгышы. Шул хаталарны төзәтергә һәм аларга киләчәк көннәрен бизәүче, тулы бәхет бүләк итүче ярларын табарга ярдәм итү инде безнең максат. Әлеге очрашуда бер пар барлыкка килде. Ә икенче көнне тагын бер егетебез шул кичтә ошаткан кызга шалтыратып, язмыш биргән мөмкинлекне сынап карарга теләге барлыгын хәбәр итте. Бу хәбәрләр барысы да, әлбәттә, бездә чиксез сөенеч уята. Димәк, без дөрес юлда.

Гүзәл Шакирова

P.S. Киләсе очрашу кичәсе 22 мартта 25-35 яшьлекләр өчен булачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 965-840-09-00.