Һәр туган тел үзенчә бөек

21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәр ел саен күп төрле тематик кичәләр уздырабыз, төрле чараларда актив катнашабыз.
Быел да чаралар төрлелеге, күплеге белән аерылып торды. Удмурт дәүләт университеты оештырган Халыкара күптеллек атнасының бер чарасы Кузебай Герд исемендәге гимназиядә узды. Әлеге чарада берьюлы 8 телдә чыгышлар яңгырады. Шул ук көнне “Яңарыш” редакциясе “Спартак” халык иҗаты йортында туган тел көненә багышлап уздырган “Могҗизалар кыры”нда укучылар ата-аналары белән актив катнаштылар.
“Халыклар дуслыгы йорты”нда республика күләмендә уздырылган шигырь бәйгесендә 11нче сыйныф укучысы Алина Камалетдинова 3нче урынны яулады. Кузебай Герд исемендәге гимназиядә туган тел көненә багышланган бәйрәм кичәсендә дә укучылар актив катнаштылар. Шунда ук республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадада җиңгән укучыларны котладылар. Шушы ук атнада укучыларыбыз Казан шәһәрендә регионнар арасында узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнаштылар. 11 сыйныф укучысы Гөлназ Габбасова һәм 9нчы сыйныф укучысы Гүзәл Зарифуллина татар әдәбиятыннан призер булып кайттылар. 21нче февраль көнне Казан шәһәреннән килгән Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бүре белән Кәҗә” музыкаль әкиятен, кич белән югары сыйныф укучылары өчен Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” комедиясен тәкъдим итте.
“Галерея” күргәзмәләр залында “Шүрәле” образын чагылдырган 100дән артык картина урнаштырылуы хакында “Яңарыш” газетасыннан, телевидениедән ишеткән идек. Әлеге күргәзмә безнең гимназиядә дә оештырылды. Дөрес, тулы күргәзмә түгел, чөнки 100 картина алып килү, урнаштыру күп көч һәм мөмкинлек таләп итә. Ләкин шуның бер өлешен генә күрү дә балалар өчен бик зур сөенеч булды. Күргәзмә укучыларга гына түгел, укытучыларга да Шүрәлебезне төрле яклап күзалларга мөмкинлек бирде. Аннан укучылар үзләре дә Шүрәле образын тудырып карадылар.
Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, Әгерҗе шәһәренең “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану” дип исемләнгән семинарда катнаштым. Укытучылар Сингапур методикасын кулланып, туган тел көненә багышланган бик тирән эчтәлекле чара күрсәттеләр. Семинар түгәрәк өстәл артында үзара фикер алышу белән тәмамланды. Шәхсән үзем, бу семинардан искиткеч бай материал алып, күп төрле мәгълүмат туплап кайттым. Дөрес, Сингапур методикасын тулысынча куллану өчен, аны башта ныклап өйрәнергә кирәк. Тик шулай да аның кайбер алымнарын үземнең дәресләрдә кулланырга мөмкин.
Гомумән, мондый чаралар елга бер тапкыр гына түгел, ешрак оештырылсын иде. Алар безгә башка төбәкләр белән дә тыгыз элемтәдә торырга, эшебезгә яңа төсмер өстәргә, дәрескә тагын да иҗади якынрак килергә, яңа дәүләт стандартлары таләбе буенча укучылар белән тыгыз элемтә урнаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Бу чараларның һәрберсен оештыруда өлеш керткән җитәкчеләргә, оешмаларга һәм Әгерҗе мәгариф бүлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәсилә Габдрахманова,
Ижау шәһәре.



