Әдәби сәхифә №10
Ерактагы якын дусларыбыз
Зәйнәп Зәкиева
Бәхетле булыйк, кызлар!
Кирәк булса, корал тотып,
Туган җирен саклаган.
Авыр чакта акыл белән
Мәхәббәтен яклаган.
Хатын -кызлар, хатын-кызлар —
Һавадагы йолдызлар.
Йолдызлар күк балкып торыйк,
Тутыкмый яшик, кызлар.
Балаларга булып кояш,
Тормышта якты маяк,
Саклыйк гаилә дуслыгын —
Ватылмасын чынаяк.
“Мин булдырам,
мин көчле”, — дип,
Дөньяны артык кумыйк.
Бераз кылларны бушатыйк,
Хатын-кыз булып калыйк.
Ходай бирсен җанга сихәт,
Өй түре булсын тәхет.
Горурлыкны да җуймасак,
Шушы булыр зур бәхет.
Актаныш районы, Мерәс авылы.
Нәкыя Шаһиева
Әни куллары
Шушы синең матур куллар әни,
Күпме биләүләрне биләгән.
Җилпучларны иңнәренә салган,
Күпме иләк оннар иләгән?
Бодай юган салкын суда алар,
Кирпеч суккан исәп-хисапсыз.
Йон эрләгән, ә күпме бәйләгән —
Шушыларны киеп үстек без.
Синең куллар күпме иген иккән,
Урак урган ерак басуда.
Ә кышларын салкын лапасларда
Чабаталар булган сугуда.
Шушы куллар күпме тула суккан,
Аннан оек итеп теккәннәр.
Чабата да элгән, сүс талкыган,
Аннан күпме күлмәк теккәннәр.
Күпме кунак, әни, сыйлагансың,
Һәрчак ачык булды күңелең.
Изге гамәлләрең бихисап бит,
Җәннәтләрдә булсын урының!
Зәй районы,
Имәнлебаш авылы.



