Әдәби сәхифә №11

Альбина Гайнуллина
Карлар эремәгән әле...
Юк, ак карлар әле эремәгән…
Такмакламый шаян тамчыларым.
Күңел генә тәрәзәсен ачкан,
Гүя сизми кышның салкыннарын.
Юк, ак карлар әле эремәгән…
Гөрләвекләр сузмый карлар җырын,
Кышкы салкыннарны җиңәр төсле
Мәхәббәтең, назың биргән җылы.
Юк, ак карлар әле эремәгән…
Тал бөресе уянмаган әле.
Кабат-кабат сиңа гашыйк булып
Фасылларны адаштырган мәлем.
Фәридә Җәмилева
Татар әбисе
Ак яулыклы татар әбисе
Үзе тыйнак, үзе сөйкемле.
Сабыр, тыйнак, юмарт, итагатьле,
Зур йөрәкле, кече күңелле.
Намазлыкта күрәм һәркөнне —
Тәсбих тарта, укый догасын.
Изгелекле гомер, бәхет теләп
Искә ала һәрбер баласын.
— Фани дөньяларда яшәгәндә,
Мохтаҗлыктан, Раббым, арала.
Бир, Ходаем, күркәм, йомшак фигыль,
Камил акыл бир һәр балама.
Әрвахларга атап дога кыла,
Җәннәт өмет итеп Ходайдан.
Гөнаһларын ярлыкавын сорый:
“Кичер, — диеп, — барсын, бер Аллам!”
Ак яулыклы татар карчыгының
Иман нуры балкый йөзендә.
Илгә, җиргә иминлекләр тели,
Олы мәгънә һәрбер сүзендә.
Ак яулыклы татар карчыгы!
Мин сокланып сиңа эндәшәм.
Тыйнаклыгың, ихласлыгың күреп,
Ак көнләшү белән көнләшәм.
Игелекле татар карчыгы!
Кабул булсын изге догалар!
Тулы иман белән, сау-сәламәт
Яшәсеннәр җирдә балалар.
Исәнбай авылы.
Гөлфия Исхакова
Сорама
«Күңелеңдә Язмы?» — диеп,
Нигә әле сорыйсың?
Кыш суыгында — беләсең,
Гөлләр туңып корыйсын.
Урамнарда энҗе карлар —
Көртләр булып өелгән.
Кайчак апрельдә кар ява,
Быелгысын кем белгән?
Бу салкынга — җан да салкын,
Барган юлда — каршы җил.
Кояш булсаң, бозын эрет.
Миңа язлар алып кил.
Җан халәте — моңлы җырдай,
Аңла! Кирәкми сорау.
Язын да иң асыл гөлне
Жәлләми суга кырау.
Ел фасылыдай күңелем
Тупаслыктан бозлана.
Хисләрем меңгә ярылып,
Җөй, яралар сызлана.
Балкытып нурлы карашың,
Тәмле сүзең ишеттер.
Җаным наздан эреп тама,
Синең йөрәк ничектер?
Воткинск шәһәре.
Илшат Хуҗин
Әтиләр — тормыш бизәге
Әтиләр турында шигырләр
Нигәдер бик сирәк язалар.
Әллә соң аларның күңелен
Күрмичә, белмичә калалар?
Ишетсен бар җиһан, кычкырам:
Әтиләр — иң изге кешеләр!
Көрәштә җиңелмәс каһарман,
Ватанны саклаучы батырлар.
Кирәксә, гигантлар коралар,
Елганы кирегә боралар.
Кырлардан мул уңыш җыялар,
Ил чигендә уяу торалар.
Әтиләр-кадерле кешеләр,
Тормышның иң зур бер терәге.
Бар өмет ышаныч сездә дип,
Тибәдер сабыйлар йөрәге.
Исәнбай авылы.



