Әдәби сәхифә №12

Яз исе
Ниһаять, кыш та узып бара. Әнә тәрәзә каршында бер кошчыкның тырышып-тырышып сайраганы ишетелә. Әйтерсең лә ул язны якынайту теләге белән шулай талпына. Ә яз ахырында урманнарда меңнәрчә кошлар берьюлы аваз салыр. Бала үстерер алдыннан гына була бу тантана, бер генә мизгел, тыңлап калырга берүк соңлама!
Яз турында уйлап, хискә баткач, авылда каз бәбкәләре саклаган вакытым исемә килеп төште. Эх, ул вакытларның күңелле мизгелләре хәзер кабатланмас шул.
…Бәләкәй кызым белән бер ялда иремнең туган ягына — авылга кайттык. Бакча башына чирәмгә каз бәбкәләрен алып чыктык. Җырларда җырланган Актаныш ягы әрәмә-күлләргә бик бай, шунлыктан тилгәннәр дә күп. Нәкъ менә үткен тырнаклы тилгәннәрдән каз бәбкәләрен сакларга кирәк тә инде. Без ипи-чәй, чирәмдә ятып ял итәр өчен җәймә алып мәгърур тал агачы төбенә юнәлдек. Кар суларыннан җыелып калган сулыгы да бар казлар йөзәр өчен.
Мин бәхетле: янымда бәләкәй кызым, көн искиткеч аяз һәм ямьле, саф һава… каз бәбкәләренең яшел чирәм өстендә йөрүләрен, вакыт-вакыт үлән йолыкканда егылып, тәгәрәп китүләрен күзәтеп утыру бигрәк тә күңелле. Безгә, авыл балаларына, тагын нәрсә кирәк инде?! Швейцарияләрең бер читтә торсын.
Ана каз бәбкәләренә нидер аңлаткан төсле. Ә горур ата каз, гаиләсен яклап, һәр узып баручыны, чит казларны куалап, еракка кадәр озатып куя, кирәк икән гайрәтләнеп сугышырга да әзер ул. Анда-санда күрше- күлән хәл-әхвәл сорашып узып китә. Каенанам, сөенеченнән нишләргә дә белмичә, йөгереп кенә йөри: “Оныгым үсеп, кияүгә чыкканда пар мендәрләр бүләк итәрмен”, — ди.
…Хәзер күпме сулар акты, кызым да үсеп җитте, каенанам да күптән инде казлар тотмый. Авыл халкы да элекке кебек күпләп казлар асрамый. Казлар булмагач, су буйлары да буш. Шуңа да күңелнең бер кырые китек сыман.
Тик шунысы үзгәрешсез: күңелләрне иләсләндереп, сөенеч, хис ташкыннарын кузгатып һәр елны салкын бураннардан соң яз килә. Урамга чыгу белән яз исе борыннарны кытыклап яшьлеккә, матур хатирәләргә алып кайта.
Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.



