Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №19 (1057)
7.05.2013

Әдәби сәхифә №19 (1057)

Бөек Җиңү бәйрәме

Һәр ел саен көтеп алам

Бөек Җиңү бәйрәмен.

Күңел түрендә яңартам

Изге хисләр бәйләмен.

 

Алтмыш сигез еллыгын да

Күрүемә шатланам.

“Өлешем бар Җиңүдә”, — дип,

Эчтән генә мактанам.

 

Горурланам һәм шатланам,

Җиңү яулап алганга.

Ямансулыйм, моңсуланам

Дуслар ятып калганга.

 

Акты каннар елга булып,

Миллионнар калды ятып.

Меңләгән шәһәр, авыллар

Утларда бетте янып.

Газапларга, җәфаларга

Түзде безнең яшь буын.

Татыды үзенең тәнендә

Каһәрле дошман угын.

 

Каһарманлык үрнәгенең

Чикләрен белмәделәр.

Флаг күтәреп, Рейхстагның

Өстенә үрләделәр.

 

Бар милләтләр бердәм булды,

Илебезне саклады.

Туган илгә һәм халкына

Тугрылыгын аклады.

 

Халкымның бу батырлыгы

Китмәде һич тә әрәм.

Бөек халык! Бөек Җиңү!

Ул безнең Бөек бәйрәм!

 

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Әтиемә

(Тверь өлкәсендә  Селигер күле янында урнашкан Осташков шәһәре госпиталендә 1944 елның көзендә әтием вафат булган. 2012 елның җәендә оныгым әтиемнең каберен эзләп табып, һәйкәленә чәчәк салып, әнием каберенә салырга кабер туфрагын алып кайтты.)

 

Мең тугыз йөз кырык беренчедә

Әтиемне сугышка алганнар.

Килеп капкан шунда Суслангерга,

Чын тәмугка гүя салганнар.

 

Сугыш дигән уен өйрәткәннәр,

Аннан чын сугышка алганнар.

Ачлык, ялангачлык туктатмаган,

Җиңү яулап алга барганнар.

 

Аягында кирза итек булган,

Ертык шинель булган өстендә.

Каһәр суккан сугыш дигәннәре

Аямаган аны һич кенә.

 

Җиде яшьтә минем төшкә керде

Авырып госпитальдә ятканы.

Әл дә хәтеремдә туган якка

Авыр хәбәр генә кайтканы.

 

Төшләремдә текәп карап торды,

Күз карашы җанны актарды.

“Кызым, зур үскәнсең, елама!” — дип,

Әтием миңа җавап кайтарды.

 

Гаҗәп иде миңа һәм моңсу да,

Менә шундый бер төш күрдем мин.

Уяндым да  шулчак әниемә —

Түкми-чәчми сөйләп бирдем мин.

 

Гомер уза икән сизелмичә,

Тормыш агымыннан барасың.

Бер-бер артлы еллар үтеп китә,

Ризалашып, сүнеп каласың.

 

Ходай язгач, ничә еллар үткәч,

Оныгым тапты әтием каберен.

Кабер туфрагын кулга алгач,

Өзгәләнде минем бәгърем.

 

Әбием каберенә салыр өчен

Бик пөхтәләп төргән бер төргәк.

Сугыш давылларын сыкрап узган,

Әйтерсең лә тере бер йөрәк.

 

Нишлисең бит, язмыш шулай язган,

Урының булсын, әткәй, оҗмахта.

Һәр көн саен сиңа дога кылып,

Безгә яшәү насыйп бу якта.

 

Мәңгелеккә үзенә алган җирнең

Белеп булмый серен һич кенә.

Мин яраткан матур гөлләр генә

Үсеп чыксын каберең өстенә.

 

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре

 

Сталинград

Сталинград өчен авыр көннәр,

Бомба ата фашист шәһәргә.

Үзләренә агония булыр,

Үлем килер дошман — каһәргә.

 

Ут диңгезе кебек Ладога күл,

Нева-суга бомба коела.

Шәһәр өстен кара төтен алган,

Мәхшәр көне кебек тоела.

 

Ыңгыраша җир, йортлар ава,

Диварлары юлга тезелә.

Тын алмаслык утлы чолганышта

Меңәрләгән гомер өзелә.

 

Үз башына килде явыз дошман,

Җиңү килде Нева ярына.

Кибәк башлы Гитлер үзе калды

Ачы агония хәленә.

 

Бөек Җиңү килде Ватаныма,

Ак болытлар Сталинградкүгендә.

Мәңгелек ут хәтерләтә безгә

Үткәннәрне әле бүген дә.

 

Кәүсәрия Нуруллина, Чайковский шәһәре

 

Ана көтә газиз улын

Күз яшьләре һаман кипми,

Сугыш күптән үтсә дә.

Ана көтә газиз улын,

Туксан бишкә җитсә дә.

 

Калтыранган кулын сузып,

Караш ташлый офыкка.

Җитмеш елдан соң газизен

Алыр кебек кочакка.

 

“Балакаем, кайттыңмы?” — дип,

Кочып-кочып яратыр.

Кочагына рәсемен түгел,

Улкаен кочып ятар.

 

Ана йөрәге ышанмый,

Баласын көн дә көтә.

Аның якты хатирәсен

Мәңгегә алып китә.

 

Бала югалту – зур кайгы,

Җанга яра уярлык.

Улын көткән һәр анага

Мәрмәр һәйкәл куярлык.

 

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре

 

Ялгыз каен

Олы юлдан атлыйм яланаяк,

Тузаннары нигә туза соң?

Юл буенда ялгыз карт каенга

Туктамыйча ничек узасың?

 

Каен төпкәенә утырдым  мин,

Үткәннәргә чапты уйларым.

Шушы юлдан газиз әткәемнең

Атлап киткән чагын уйладым.

 

Мөлдерәмә күзләремә карап,

Кочагына алды күтәреп.

Каенкайга мине бастырды да,

Әллә нишләп китте үзгәреп.

 

Аңламадым нигә әйткәнеңне,

“Их каласың, улым,каласың”.

Бала күңеле нәрсә аңласынсоң,

Белмәдем шул ятим каласын.

 

Күпме еллар шушы олы юлдан

Әткәемнең көттем кайтканын.

Өмет канатларым җилпи-җилпи

Сизми калдым гомер акканын.

 

Өмет хисе өстәп җир өстенә,

Күпме язлар килеп киттеләр?

Шул чордагы малай-шалайларны

Күптән инде бабай иттеләр.

 

Олы юлдан атлыйм яланаяк,

Чал чәчемне юллап тарыймын.

“Кайтмый микән газиз әткәем?- дип,

Әл дә олы юлга карыймын.

 

Хөсәен Арсланов, Девятерня авылы