Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №2-2014
13.01.2014

Әдәби сәхифә №2-2014

 Зәбир Хәлимов

Ат елын көткәндә

 Өметләргә канат куеп,

Хәтердән начарны җуеп,

Күңелләр юшкынын юып,

Өр-яңа ел килә туып…

Бу елның символын – Атны

(Җитмәсә, үзе канатлы).

Буламы инде яратмый,

Бар эшкә бит ул яраклы!!!

 Уңышлар килми нишләсен,

Бит, Атның көн-төн эшләсен

Кем белми… Малның көчлесен,

Тарихларда өлешлесен!..

Бәхетләрне килер төяп,

Шатлыкларны бирер өеп.

Шуңа күрә бик тә сөеп,

Көтә аны Илем-өем!

Яр Чаллы шәһәре.

 

Гыймран Сафин

Шигърият

 Шигърият – яшәешнең уйлануы,

Акылның һәм җанның уянуы.

Шигърият — һәр якты көнгә шатлану,

Гөнаһ өчен тәүбә кылу – аклану.

Дөньяны яшәрткән яз сулышы ул,

Җирдә хезмәт кешесе уңышы ул.

Шигърият – илһамның күккә ашуы,

Яраткан йөрәкләрнең тоташуы.

Шигърият – милләт рухының ныклыгы,

Халкымның саф намусы, йөз аклыгы.

Шигърият – азатлык өчен көрәш ул,

Дуслыкта бергә тоташкан миллион кул.

Шигърият – рухи алтын,рухи көмеш,

Шагыйрь өчен җирдә иң җаваплы эш.

 

Рәмзия Җиһангәрәева

Бер җыр таптым

(Барҗыга багышлана)

Туган нигеземдә бер җыр таптым,

Миләш куаклары саклаган.

Авылымның соңгы ядкәре ул

Мин кечкенә чакта ятлаган.

 

Хәтерлимен: яшел үлән баскан

Су буена илткән сукмакны.

Ялан тәпи су ташыган чаклар

Күз алдымда тора шулчаклы.

 

Бәбкә үләненә басып кына

Көянтәне асып иңнәргә.

Эх, кайтасы иде яшьлектәге

Кабатланмас шушы көннәргә.

 

Су буенда үскән тирәкләрне

Килә сердәш итеп таныйсы.

Әллә кереп таллык эчләренә,

Сандугачка кушылып сайрыйсы?!

 

Ерак көннәр хатирәсен барлап,

Бер моңаеп басам күңелне.

Галиҗәнап җырның көч-куәте,

Кодрәте дә шушы түгелме?!

 

Рамил Мухгалин

 Зөһрә йолдыз

 

Зөһрә йолдыз гүзәллеген

Мәңге күреп туймам мин.

Балам, диеп, эндәшсәләр,

Җир шарына сыймам мин…

 

Зөһрә йолдыз – якты йолдыз —

Балкый ул күк йөзендә.

Минем дә бар үз йолдызым

Балкый күңел күгемдә.

 

Зөһрә йолдыз ай-һай ерак

Белмим күпме арасы?!

Тик беләм мин гомер буе

Максат куеп барасым!

 

Зөһрә йолдызга карап

Шулай һәрчак уйланам.

Уйларымны, хыялымны

Шигъри юлларга салам.

Исәнбай авылы.

Фәния Гыйззәтуллина

Маяк булып яшәде

 (Илгиз Кадыйровның якты истәлегенә багышлана)

Безнең өчен маяк булган

Якташым дөнья куйды.

Оешмабыз җитәкчесе

Арабыздан юк булды…

 

Быел аңа җитмеш биш яшь

Тулыр иде, югыйсә!

Гыйнвар ае – туган көне

Алабыз аны искә.

 

Һәр гамәле сокланырлык,

Җанын биреп эшләде.

Үз милләтен бик яратып,

Янып-көеп яшәде.

 

Автономия төзеде –

Татарлар берләштеләр.

Оештырды Сабантуйлар —

Батырлар көрәштеләр.

 

Иҗат иткән шигырьләрен

Көйгә салды, моңланды.

Сәхнәләргә чыгып басып,

Матур җырлар җырлады.

 

Эшләгән эшләре зурдан,

Мин аңа бик сокланам.

Мактаулы исемнәр алды –

Гомере зая узмаган.

 

Икебез дә Арча ягы:

Ул – Штерә, мин – Апаз.

Кеше туа яшәр өчен,

Нигә көннәре бик аз?

Можга шәһәре.

 

Госман Вәлиев

Ак хыяллар

 

Шалаш корып кара урманнарда

Яшиселәр килә кайчакта.

Тормыш йөкләреннән арынып,

Тынычланыр идем шулчакта.

 

Табигатьтә яшәр идем ипләп,

Җыяр идем җиләк, бөрлегән.

Күлләрендә балык тотар идем

Алсуланган җәйге таң белән…

 

Хыялланам шулай кайвакыт,

Йөрәкләргә тула  җылылык.

Ак уйларым гизсен галәмне –

Шунда табам бәхет, тынычлык.

Түбән Кама шәһәре.

Елмаеп алыйк!

Стройга тезелгән солдатлар каршына генерал килеп баса. Ә солдатлар генералга сәлам бирү урынына ат кебек кешни башлыйлар.

— Атлар кебек кешнисез, ни өчен?

— Көн дә чиле-пешле солы боткасы ашаталар, иптәш генерал.

— Кызык сез, әле мин дә каз ботлары ашап чыктым, каз булып кычкырмыйм! – дип, гаҗәпләнү катыш канәгатьсезлек белдергән генерал.

***

Әнисе ишек ачуга, кызы елый-елый атылып керә.

— Нигә елыйсың, төсең беткән?

— Ирем кыйнады, көчкә ычкынып чыгып качтым.

— Син нәрсә, кичә командировкага киткән иде бит?!

— Мин дә шулай дип уйлаган идем дә, дип, тагын да кычкырыбрак елап җибәргән кызы.

Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Ижау шәһәре.

 

/p

/em- Мин дә шулай дип уйлаган идем дә, дип, тагын да кычкырыбрак елап җибәргән кызы.