Әдәби сәхифә №22 (1008)
Заман таләбе (юмореска)
Марат югары уку йортын тәмамлап диплом алгач, эшкә урнашырга булды. Ни дисәң дә, 6 ел буе әти-әни акчасына, стипендиягә яшәп ялыктырган иде. Барасы җиргә бармыйча, ашыйсы килгәнне ашамыйча, киясе киемне кимичә күп түзде, җитәр. Заводка инженерлар кирәк булганга, документларын алып шунда юл тотты.
Кабул итү бүлмәсендә утыручы кыз белән бик итагатьле генә исәнләшкәннән соң, директор бүлмәсенә керергә рөхсәт сорады. Сәркатип кыз бик кыланчык күренә, бик еш көзгегә карый, чәчләрен төзәткәләп алган арада сөйләшергә дә өлгерә.>
— Егет кеше, юкка гына керәсез, эшкә алмас ул сезне, — дип, Маратның күңеленә шом салды ул.
Армиядә командирлары үзен гел мактап кына телгә алган егеткә бик сәер тоелды бу.
— Ә ник директорыгыз мине эшкә алмас дип уйлыйсыз? – дип, Марат күзләрен кызга төбәде.
— Аның холкын беләм мин, егет. Сез бик тәртипле, тыйнак күренәсез, ә замана хәзер әрсезләрнеке.
«Сездә тәртипсез, әдәпсезләрне генә эшкә алалармыни?» — дип сорарга уйлаган иде Марат, шул вакытта директор кеше ишегеннән үзе эндәште:
— Кем бар анда, керегез.
Марат бүлмәгә кергәннән соң, директор аңа бик җентекләп карап торды.
— Монда тәвәккәлләп килгәч, документларыгыз, дипломыгыз тәртиптәдер инде? – дип сорады ул.
Марат документларын өстәлгә куйды.
— Яхшы. Димәк, безгә эшкә урнашырга булдыгыз? Әмма мин алдан ук искәртеп куям, бездә эш бик җаваплы, җитдилек таләп ителә. Эшчеләр яңа килгәннәргә бик таләпчән, — диде директор.
— Минем хыялым шундый эштә, шундый кешеләр белән эшләү, — диде Марат.
Директор күзлеген салып өстәлгә куйганнан соң:
— Хәзер минем сорауларга кыскача җавап бирергә туры килер, безнең коллективта эшләү-эшләмәвең дөрес җавап бирүеңнән тора, — диде.
— Тәмәке тартасыңмы?
— Юк, исен дә яратмыйм.
— Шахмат, шашка, домино уйныйсыңмы?
— Юк, кызык тапмыйм.
— Транспортта өлкәннәргә урын бирәсеңме?
— Әлбәттә, өлкәннәрне хөрмәт итәм.
— Градуслы эчемлекләрне яратасыңмы?
— Юк, бәйрәмнәрдә дә минераль су гына эчәм.
— Әллә берәр төрле авыруың бармы?
— Юк, мин спорт белән шөгыльләнәм.
— Бу синең холкыңны белү өчен бирелгән сораулар булды. Азарт уеннар уйнамыйсың, тәмәке тартмыйсың, аракы эчмисең, өлкәннәргә ихтирамлы — син идеаль хезмәткәр. Тик заман таләпләренә туры килмисең. Безнең завод коллективы сине аңлап җиткермәс, үз итмәс, үзеңә дә авыр булыр. Бер елдан соң килерсең, бәлки заман һәм кешеләр үзгәрер, — диде директор.
Марат директор бүлмәсеннән тизрәк чыгып китү ягын карады. Кыланчык сәркатип:
— Нәрсә, егет, юлың уңмады ахры, кәефең начар күренә, – диде, мыскыллы караш ташлап. — Эшкә алмаячак дип әйткән идем бит, аңа заманча кешеләр кирәк. Хәзер акыл кирәкми, әрсезлек кирәк, — дип өстәде ул.
Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре
Һаман эзлим
Телебез – гүя ком-балчык…
Ут чыга чакматаштан…
Күпме сүзләр җилгә оча,
Туса да аек баштан.
Балчыктан чүлмәк әвәлим…
Вөҗданым – кырыс агай:
«Сигезенче дистәң ваклап,
Нәтиҗәң ясалмаган!»
Яңа көн ул – яңа кәгазь,
Ниләр язылыр анда?..
Үткәнгә артык үртәлмим,
Уйга вакыт калганда…
Ышанам, юлдашым булыр
Гөнаһсыз саф матурлык –
Адымымда, гамәлемдә
Һәрдаим очратырлык…
Күп нәрсәне кабул итәм,
Шәт, алдамас язмышым!
Тумыш көндә һәр мизгелдән
Камиллек эзләп яшим…
Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре
Ике тормыш
Минем кебек кем бар икән җирдә
Ике эзгә бүлгән бер юлын?
…Хакимият дигән тимер-бетон
Һәм шигърият дигән киң болын.
Хакимият дигән өметсезлек
Һәм шигърият дигән ышаныч:
Булмаганны булдырмакчы булып,
Ут һәм бозны бергә кушам ич!
Ике тормыш белән яшәмәкче
Булган тагын кем бар бу җирдә?
…Хисе корып кипкән түрә дә мин,
Бер дуамал чая шагыйрь дә…
Ирек Сабиров, Чиләбе өлкәсе,
Еманжелинск шәһәре
Йолдызлар яңгыры
(Русчадан Рамил Хәмидуллин тәрҗемәсе)
Төнге тынлык. Ай яктысы тонык.
Бик ямансу ялгыз каеннар.
Шатлык, көенечләр, хатирәләр булып,
Ак кәгазьгә ята уй-моңнар.
Күк гөмбәзен тегеп кыеклатып,
Шаян йолдыз янып атылды.
Аннан тагын берәү биеп очты,
Бу биюгә җан да тартылды.
Искә төште шулчак кыяр-кыймас
Чәчәк, йолдыз бүләк иткән кыз,
Яшь чакларым, яратуым бераз,
Яратмавым, бәлки кыюсыз.
Ни язылган, шуны белер бәндә:
Йолдыз яву, кызның дәшүе…
Күрдем соңгы юлны теркәгәндә
Йөздән артык йолдыз төшүен.
Николай Мрыхин, Ижау шәһәре
Мәхәббәт шушыдыр
Мин сине, син мине белмисең,
Мин сине, син мине күзлисең.
Таныш та түгелләр үзебез,
Тик нигә күзләрдә күзебез?
Мин сине, син мине көнлисең,
Син мине мин сине, эзлисең.
Без икәү табыштык, таныштык.
Бу — безнең иң дөрес ялгышлык.
Миндә ут, синдә ут йөрәктер,
Син миңа, мин сиңа кирәктер.
Мин сине, син мине беләсең —
Мәхәббәт шушыдыр, күрәсең.
***
«Юлларыбыз кисешмәсен», — дигән идем,
«Сине өзелеп сагындым ич, бәгырем», — дидең.
Күзләремне алалмадым күзләреңнән,
Эредем дә беттем җылы сүзләреңнән.
Дөрләдем мин кайнар сөю ялкынында,
Тиз арада әйләндең син якыныма,
Бер-берсенә тартылдылар хисләребез.
Икәүләшеп мәхәббәттән исергәнбез.
Йөрәк елый, сызлый күңел яратудан,
Чак тыелам кочагыңа атылудан.
Бу язмышның уены-чыны бергә микән?
Без аерылдык. Араларда упкын икән.
Упкын икән…
Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы



