Әдәби сәхифә №23 (1009)
Җан ярасы
Кыйбла яктан назлы җилләр исә,
Бакчаларда асыл гөлләр үсә.
Михнәтле дә, өметле дә булган
Без яшәгән яшьлек искә төшә.
Үзем хәзер заман карты инде,
Ходай миңа озын гомер бирде.
Хәтер сандыгымның төбе тишек,
Уй-фикерләр башта төрле-төрле.
Минем кебек картлар сирәк, димен,
Карт-корылар кемгә кирәк, димен.
Заманында хәлле егет идем,
Тик күңелдә изге теләк минем.
Үткәннәрне, бүгенгене барла,
Оланнарны нәрсә көтә алда?
Хәзер инде заманалар үзгә,
Тик шулай да, нәрсә булды безгә?
Җан ярасы әрни бәгырьләрдә,
Үрелделәр куллар хәмерләргә.
Теләп алган язмыш колы булып,
Күпме җаннар керде каберләргә.
Үткәннәрне уйлый һаман күңел,
Ялгышлардан мин дә хали түгел.
Шуңа, ахры, күңел тынмас инде.
Яшьлегемә кайтып булмас инде.
Яшь гомерләр калды үткәннәрдә,
Йөрәк әрни яшьли киткәннәргә.
И, ходаем! Үзең сабырлык бир,
Сагышланып гомер иткәннәргә.
Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы
Беренче шәһвәт
Коръәни Кәримне укыйм:
«Гыймран» сүрәсе анда,
Ундүртенче аятендә
Менә шундый юллар бар:
«Мин кешенең күңелендә
Берничә шәһвәт кылдым —
Алты төрле ярату һәм
Тартылу, нәфес салдым.
Ирдә – хатынга карата,
Хатында – иргә шәһвәт,
Бу – беренче. Икенчесе —
Балаларга мәхәббәт.
Өченче — алтын-көмешкә,
Байлыкка булган нәфес.
Дүртенчесе — кеше булсын
Йөгерек атка хирес.
Бишенчесе — терлекләр һәм
Игенчелек — алтынчы».
Шәһвәтләрне күңелләргә
Аллаһ салган барчасын.
Күңелләрдә иман нуры
Мулдан булганда — уңыш.
Нәсел әйбәт, сәүдә хәләл,
Бәхетле була тормыш.
Асия Шәрипова, Әгерҗе шәһәре
Татар егете
Татар егете — ул безнең
Милләтебезнең улы.
Егетләргә багышлана
Шигыремнең һәр юлы.
Күркәм аның буе-сыны,
Кыяфәте ягымлы.
Күреп искә төшерәсең
Үзеңнең яшь чагыңны.
Яшьлекнең кадерен белә,
Аң-белемен үстерә.
Җитмеш төрле һөнәрне ул
Бик теләп үзләштерә.
Татар егете булганга
Милләт сафлыгын саклый.
Аның гореф-гадәтләрен
Тәгәл үти һәм аклый.
Гомерлеккә яре итеп,
Татар кызын ул сайлый.
Биесә – идән бөгелә,
Җыры – сандугач сайрау.
Сөеп яши туган илен,
Саклый ул туган телен.
Иле, теле, халкына ул
Багышлый бар гомерен.
Минем вөҗдан – хис дәрьясы,
Кичерсәм дә авырлык.
Милләт гамен сакла, егет,
Дөнья үрнәк алырлык!
Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре
Хатын-кыз күңеле
Хатын-кызның күңеле затлы бәллүр,
Саксыз кагылмагыз – уала. Әздән генә күңеле канатлана,Әздән генә юшкын эз кала.
Нәфис чәчәк безнең күңелебез,
Күп кирәкми — бары җылы сүз. Хәтер калдырулар, моң, сагышлар…Түз син, йөрәк, әйдә, тагы түз.
Язгы бөре булып ачыла ул
Хатын-кызның хисләр чишмәсе. Серләр белән тулы моң чишмәсенАчасы да әле чишәсе.
Күзләремдә бүген — язгы кояш,
Нәфис җилләр сыйпап үтәме? Язлар саен бер яшәреп алам,Бер сәхифә инде үткәне.
Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы
Йолдыз атылган чакта (булган хәл)
Бакчадагы эшләрне төгәлләп, без саф һава сулап, аяк язып йөрергә яратабыз. Минем иптәш «кызларым» — 65-70 яшьлек әбиләр. «Элек кичләребезне телевизор каршында сериаллар карап үткәрә идек, ярый әле безне саф һавага алып чыгасың — тәнгә сихәт, җанга дәва», — дип, үземә рәхмәт әйтәләр әбиләрем.
Шулай беркөнне әкрен генә атлап, дөнья хәлләре турында сөйләшеп барабыз. «Кызлар, мине дә үзегез белән алыгыз әле», — дип, бер бабай килеп кушылды. Моннан 4 ел элек карчыгын җирләгән, хәзер болын кебек иркен, матур өендә берүзе генә торучы бабайны үз төркемебезгә алдык. Берүзе дигәч тә, ялгыз түгел ул: өч кызы шушы авылда гаиләләре белән гомер итәләр. Бабайны ташламыйлар: йорт эшләрендә, бакчада да булышлык итеп торалар, бергә яшәргә дә чакыралар. Ә бабай ялгыз торуны хуп күрә икән. «Алар — яшьләр, үзләренчә яшиләр, мәшәкатьлисем килми, аяк-кулларым йөргәндә, күзләрем күргәндә, үз көнемне үзем күрәсем килә», — диде. Шулай йөри торгач, безгә бер гыйбрәтле вакыйга сөйләп бирде ул.
«Быел көз кәбестә һәм кишерләрем бик уңды, тавыкларым да җәйдән бик күп чебешләр чыгарып, ишегалдым кош-корт белән тулды. Шул чебешләргә җим салып йөргәндә, капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Бер ханым белән яшь кыз, капкадан кереп, минем белән исәнләштеләр. Танышлар түгел, шәһәрдән килгәннәре күренеп тора. «Сез бит Фәлән Фәләнеч?» — дип, исемемне атадылар. «Әйе, — мин әйтәм, — нәкъ шулай». Бакчамнан алма, кишер, помидор җыеп, боларны беседкага дәштем. Ханым сумкасыннан бер шешә алып, өстәлгә куйды, «Танышу хөрмәтенә салып куйыйк», — ди. «Бу әйберне инде 10 еллап авызыма алганым юк», — дип, кире кактым. «Алай икән, мин бераз гына тотыйм әле», — дип, бер кружка эчеп җибәрде теге. Кызы бакчам белән танышып йөри, кәбестәләремне кысып-кысып карый. Ханымның теле ачылып китте, ни өчен килгәннәрен сөйли башлады: «Менә син дә ялгыз, мин дә ялгыз». «Минем ялгыз икәнемне, кайда, ничек торганымны кем хәбәр иткән?» – дип, аптырашта калдым. Тезә генә бу: «Тормышларыбызны бергә бәйлик, гөрләтеп яшик әле! Тиресең дә күп икән, тракторың да бар. Минем кияү ул тиресләрне, кәбестә-кишерләрне шәһәргә алып китеп сатар. Бер-ике ай торыйк та, язылышырбыз. Ике айдан мин пенсиягә чыгам. Кызым риэлтор булып эшли, бик әйбәт бәядән хуҗалыгыңны сатарбыз да, минем бер бүлмәле фатирымны да сатып, өч бүлмәлене алырбыз…» Чәй кую сылтавы белән өемә кереп, кызларыма чылтыраттым, хәлне аңлаттым. Тиз генә килеп җиттеләр дә теге җен хатынын көчкә куып чыгардылар. Эчеп бетермәгән ярты шешә аракысын һәм өстәлдәге кыяр, алмаларны сумкасына тутырып, «Мин тагын киләм әле!» — дип чыгып китте. Икенче көнне үк кызларым белән шәһәргә барып, алар файдасына васыять язып кайттым. Менә шундый хәлләр», — дип, бабай сүзен бетергәндәй итте. Аннары кабат сөйләп китте: «Карчыгымның кадерен белмәгәнмен, рәнҗеткән чакларым да бик күп булды. Бу хәлгә төшәр идеммени, ул исән булса?» — дип, күз яшьләрен дә сөртеп алды.
Кире кайтыр юлга борылгач, күктә йолдыз атылды. «Карчыгым миңа хәбәр җибәрә, ахры. Ярый, кызлар, рәхмәт сезгә, күңелемне ачтым, өстемнән йөк төшкәндәй булды, хәерле төннәр сезгә», — дип саубуллашып, өенә юл тотты.
Бер атнадан соң бабай да әбисе янына мәңгелеккә китеп барды.
Гөлфирә Мәйдуллина, Шадрино авылы



