Әдәби сәхифә №24 (1010)

Баянкаем
Баяныма кушылып җырлый
Менә дигән җырчылар.
Урманымда көй чыгарсам,
Кушылалар чыршылар.
Кошлар җаны бармы, — димен, —
Гармуным, эчләреңдә?
Сандугачтай моңланамын
Мин сагыш хисләрендә.
Баянкаем, син булмасаң,
Ямансу булыр иде.
Моңлы җаным мөлдерәмә
Сагышка тулар иде.
Яратамын моңнарыңны
Сердәшем — баянкаем.
Мин дә сине, син дә мине
Ташламыйк, җаныкаем.
Фоат Кәримов, Ижау шәһәре
Тылсымлы сүз (нәсер)
Исәнмесез!
Һәр иртәне кабатлана торган гади һәм гадәти сүздә күпме тылсым, күпме серләр, күпме хисләр, күпме яшәү көче!
«Исәнмесез!»
Мөгаллимнең сыйныф бүлмәсенә килеп кергәч әйтелгән ягымлы һәм сынаулы, яратулы һәм таләпчән бу сүзеннән белем илендә үзеңне ниләр көткәнен чамалап аласың, ике арада күзгә күренмәс аңлашу-аралашу җепләре сузыла. Яшәеш серләрен ачу елларында шатлык-уңышларны, хыял-теләкләреңне, борчу-өметләреңне бүлешердәй остаз таба алсаң – син бәхетле! Әмма һәр укучы баланың күңеле шуны тели: мөгаллиме елмаеп кына әйтсен иде бу рухландыручы сүзне. «Исәнмесез!» Яңа көнегез табышларга бай булсын!
«Исәнмесез!..»
Табиб керүен түземсезлек белән көткән авырулар өчен кыйммәтле дарулардан да шифалырак бу сүз. Осталык, тәҗрибә белән беррәттән, табибның тәмле, ягымлы булуы да, «тереләчәксең» дигән ышаныч тудыра. Бәхетсезләргә – бәхет, өметсезләргә өмет өләшүчеләр белән могҗиза көтүчеләр, чын күңелдән могҗизага ышанучылар очраша. «Исәнмесез?!» Авыру үзенең язмышын тулысынча шушы шәфкатьле кулларга тапшыра.
«Исә-ә-ә-нмесез?»
Ялгызы гына туган нигездә гомер итүче, һәр иртә саен балалары, оныклары кайтуын көтеп, тәрәзәгә карый-карый, өстәленә тәм-томнар тезеп, чәй пешереп йөрүче карчык күрше хатынының ягымлы тавышыннан җитезләнеп киткәндәй була, ак яулыгын төзәтеп куя. Төнлә күргән төше тагын расланмавына бераз кәефе китсә дә, иртүк хәлен белергә кергән мәрхәмәтле күршесен табынга чакыра. Иң кадерле кунакны кыстагандай бөтерелеп йөрүче, иң тәмле чәен иң матур чынаякка салып биргән карчыкның «балалар күчтәнәче» булган җимешле чәен эчмичә кире чыгып китә алмассың. Һәр кергән саен аның яңа истәлек-хатирәсе тыңлана, «минем балаларым кебекләр дөньяда бик сирәктер, исән генә булсыннар» дигән мактанулы-сагышлы теләге йөз дә беренче мәртәбә кабатлана.
…Алар чәйләгән вакытта, бәлки, яратулы-сагынулы, зарыгып көтелгән тавыш ишетелер: «Исә-ә-ә-әнмесез?»
«Исәнме-се-е-е-ез…»
Инде олыгаеп килгән, дистә еллар күрешмәгән сабакташлар бер-берсенең кочагына ташланалар. «Исәнмесез?» — «Исәнмесез!» — инде бераз тынычланып, күл бирешеп күрешәләр, узара сынаулы караш ташлашалар. «Кайсыбыз тормыш арбасына ныграк җигелгән, заман җилләре кайсыбызга аяусызрак булган икән?!» Әмма һәркайсы үзен башкалардан яшьрәк тоя, ә телләрдән «син бер дә үзгәрмәгәнсең, һаман элеккечә» дигән татлы ялган ычкына. Исән күрешү шатлыгы белән 20-30 ел эчендә баштан кичкән дөнья ыгы-зыгылары онытыла. Яшьлек истәлекләре, чыннан да, күңелне сафландыра, пакьләндерә, үзеңне берничә елга яшәреп киткәндәй тоясың.
«Исәнме-с-е-ез…» Күрешү мизгелләре гомер чытырманлыкларына кереп адашмас өчен тагын дистә елга бетмәс-төкәнмәс рухи көч-куәт өстәсен иде…
«Исәнмесез?!» Кайчандыр хатлар шулай башлана иде, кайчандыр иң-иң якын кешең белән ике арада бик җылы хатлар йөри иде. Күрешкәндә әйтә алмаган күпме татлы сүзләр, кыюлыгың җитмичә ачылмыйча калган күпме серләр, уртаклашырга, бүлешергә кыенсынган күпме хыяллар, йөрәк түреннән ташып чыккан күпме хис-тойгылар сыя иде ап-ак кәгазь битләренә…
…Ә хәзер «Исәнмесез!!!»нең бу мәгънәсе юкка чыга бара, чөнки аңа алмашка телефон трубкасына тиз-тиз әйтелә торган «привет»лар килде. Әмма хат алу сөенечен, һәр сүздән яшерен мәгънә эзли-эзли хат уку мизгелләрен ничек онытасың?!
«Исәнмесез!!!» Ихлас хатлар, дуслык хатлары – алар гади очрашу чарасы гына түгел, ә яшьләр өчен тормыш мәктәбе дә…
«Исәнмесез…» Үткән белән бүгенгене, бүгенге белән киләчәкне бәйли торган якты сүз.
«Исәнмесез…» Күңел белән күңелне үзара якынайта торган милли сүз.
«Исәнмесез…» бу сүзне үз туган телендә ишетүе нинди зур бәхет!
Гүзәлия Исмәгыйлева, Тирсә авылы



