Әдәби сәхифә №25 (1011)
Атның күз яшьләре төшәрме? (булган хәл)
Бу вакыйга моннан берничә ел элек, Минзәлә районы Бикбау авылында булды. Авылның ихтирамга лаек булган кешесе Акрам абый бала чактан ук атларны бик яратты. Бу аңа нәселдән килгән, бабасы Ризаетдинның бер утар атлары булган. Колхозлар оешкач, аның улы Кираметдин колхоз атларын караган. Акрам абый үсмер чактан ат җигеп, кырык ел гомерен фермада эшләп үткәрде. Ул пенсиягә чыгар вакыт җиткәч кенә колхоз таралды, ферма малларын суеп иткә тапшырып бетерделәр.
Гомере буе ат җигеп, ат белән эшләгән Акрам абый моны бик авыр кичерде. Атсыз яши алмаганлыктан, Чаллы атлар заводына барып бер яшьлек нәселле тай сатып алып кайтты. Исемен дә үзе кушты — Буян.
Буян бик матур, акыллы булып үсте. Табигый тойгылар белән генә чикләнмичә, кешеләрнең уйларын да аңлый кебек тоелды ул Акрам абыйга. Күңеле куанды, атның матур гәүдәсенә карап сокланмаган көне булмады. Буян беренче колынын алып кайткач, шатлыгы эченә сыймады. Аларны күреп күңелендә нур, яшәү теләге өстәлде. Нинди генә ерак болында булмасыннар, Акрам абыйның тавышын ишетүгә Буян колынын ияртеп, кош кебек очып килеп җитә торган булды. Хужасының кулыннан шикәр капкач, ат сөенеп кешнәде, иркәләнде.
Көндәгечә, Акрам абый Буянның һәм колынының ялларыннан сыйпап, бер шакмак шикәр каптырганнан соң, елганың аръягына озатып куйды. Китәр алдыннан ат башта иркәләнеп озак кына башын хуҗасының иңнәренә куеп торды, аннан соң иреннәре белән битенә кагылды. Әнисенә ияреп колыны да Акрам абыйның җилкәсенә үрелде, аннан кулын ялады.
Җәйге көн сүнеп килә иде. Табигать ләззәтләнеп сулыш ала. Рәхәт. Акрам абый Буянны алырга барырга торганда гына күрше малае йөгереп килеп керде. «Акрам абый, Буянны атканнар», — диде малай сулышы кысылып. Акрам абый йөгереп баруга Буян җирдә ята иде. Маңгаендагы ак төшкән урыныннан кан саркып тора. Җан чыгудан тартышкан гәүдәсе тирәсендә колынкае ни эшләргә белми бөтерелә, ачынып кешни, имәргә сорый. Акрам абый атның башын тезләренә салды. Ат әле үлеп җитмәгән. Хуҗасының кулы кагылганны сизеп ат күзләрен ачты һәм ике күзеннән мөлдерәп яшьләре коелды. Аякларына торырга теләгәндәй җирне тырмый башлады. Берничә минуттан гаҗиз калып күзләрен йомды. Тагын ачты. Яңадан аңын җуйды. Бу мизгелләр Акрам абый өчен мәңгелек мәхшәргә тора иде. Ул атны кочаклап елады, озак кына агым суга карап утырды. Суның агышы түгел, җанының әрнүе шулай ургып-ургып чыга да дөньяны тутырып шау итеп ага иде. Тамагын кайнар сулыш кипшендерде, аякларының хәле китте. Буянсыз ничек яшәр, бу җиде көнлек колынны ничек үстерер ул?
Буянны аткан кеше табылмады, дөресрәге ныклап эзләүче дә булмады. Елгага су эчәргә төшкән атларны машина белән узыштырганнар дигән сүзләр йөрде авылда. Машинаны узган атка үлем җәзасы биргәннәр дип сөйләүчеләр дә булды.
Бу вакыйгадан соң Акрам абый уйчанланып калды, җанын кая куярга белмәде. Кара көзгә чаклы яр буйлап Буянны эзләп йөрде. Күзен йомса да, сискәнеп китеп ачып җибәрсә дә, йоклап китеп төш күрсә дә, һаман бер күренеш: атының канлы гәүдәсе, ялварулы карашы, йомылып барган күзләре…
Күрше авылда колыны үлү сәбәпле, имезергә тилмергән бер атның иясе белән сөйләшеп, колынны бушлай гына биреп җибәрде. Ат үстерергә җаны тартса да, ул үзен тыйды. Явыз җаннар килеп кабаттан аның атын атып үтерерләр кебек тоелды. Буянны югалту кайгысы төзәлмәс яра булып аның күңелендә тирән уелган иде. Атлар күрсә, күзләрендәге яшь бөртекләрен тыя алмады.
Бу көнне кояш болыт артына баеды. Болыт артына керер алдыннан нәрсәгәдер үпкәләгәндәй, байтак кына яртылаш кызыл төскә кереп җирне күзәтте. «Эх, кешеләр! Кош-корт, хайваннарны нигә рәнҗетәсез?» — дип, шелтә белән сорый кебек тоелды. Акрам бабайның «Атның күз яшьләре төшәрме?» — дигән соравына, күк читендәге кызгылт кояш, гүя: «Явызлык җәзасыз калмый, төшә, әлбәттә, җиде буынга кадәр төшә», — дип җавап бирә иде.
Гөлсинә Фәсхетдинова, Чайковский шәһәре
Кем һәйкәле?
Казанга йомыш белән килгәч, Гарифулла белән Нәҗметдин абыйлар Бауман урамы буйлап йөриләр. Менә бервакыт Нәҗметдин абыйның күзе Федор Шаляпин һәйкәленә төшә.
— Карале, Гарифулла, кем һәйкәле икән бу?
— Шуны да белмисеңмени? Тукайга куелган һәйкәл бит ул, — ди Гарифулла абый бик белдекле кыяфәт белән.
— Тукайның яшь чагымыни?
Гарифулла абый, иптәшенә мыскыллы караш ташлап:
— Тукайның карт чагы да булганмыни? — дип әйтеп куя.
Тукай!!! Тукай!!!
Авылда туй бара. Мамадыш аракысын мактый-мактый инде бишенче сәгатьләрен эчәләр. Кияү белән кәләшне чираттагы үбештерү вакытында берсе: «Горький! Горький!» — дип кычкырып җибәрә.
Инде шактый кызып алган өлкән яшьтәге Фатих абый, күзләрен кысып, кулларын чәбәкли-чәбәкли аны бүлдерә:
— Урыс туе мәллә бу сезгә? Тукай!!! Тукай!!! Тукай!!!
Дания Саттарова әзерләде
Әбекәйнең ал яулыгы (уены-чыны бергә)
Әбекәйне хурлаганнар,
Пенсиясен урлаганнар.
Бу бичара ятим карчык,
Ярамый, дип тормаганнар.
Шулай бер көн карап бакса,
Үлемтеккә җыйган акча
Чыгымнарга дигән чуттан
Күз алдыннан юкка чыккан.
Әби шунда өнсез калды,
Хәле бетеп телсез калды.
Ике күзе томаланды,
Якты-аяз көнсез калды.
Шунда бөтен авыл купты,
Әйтерсең лә, давыл купты.
Ярсыдылар, түзмәделәр,
Каракларны эзләделәр.
Якын кардәш шикеллеләр
Полиция китерделәр.
Бар тарафны актардылар,
Каракларны тапмадылар.
Әби әле ничава да,
Хәтер ягы бер чамада.
Туганнары еракларда,
Очкычларда очар ара.
Әбекәйнең сандыгы бар,
Җанда бераз саулыгы бар.
Мәрхүм ире бүләк иткән
Бер кәшемир яулыгы бар.
Йорт-җиһазы барлы-юклы,
Пәрдәләре чуклы-чуклы.
Ятагында керле түшәк
Бизәп тора ошбу йортны.
Әллә дөрес, әллә ялган,
Әбекәйне уйга салган.
Күңел әрни, күңел түзми,
Көне-төне акча эзли.
Акча гына исәбендә,
Өннәрендә, төшләрендә.
Башы кинәт әйләнде дә
Барып ауды түшәгенә.
Әби кабат торалмады,
Күз алдында уралмады.
Җеназасын уздырырга
Кайтып җитте туганнары.
Күршеләре, туганнары,
Туганнарның оланнары
Түшәкләрен җилләттеләр,
Киемнәрен капшадылар,
Җеназада нәрсә тиеш,
Барча эшне башкардылар.
Әбекәйнең ал яулыгы,
Бизәкләре чуклы-чуклы.
Үлемтеккә җыйган акча
Сандыгыннан килеп чыкты.
Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы
Әйтче…
Күзләремдә сагыш күле күреп,
Сораулар давылы күтәрми тор.
Кыргый тулпар — хисләр дилбегәсен
Кулларыңа алып, җибәрми тор.
Чорнап алган ялкын кочагына
Оҗмах эзләп җан атылды, мескен.
Акыл белән элемтәне өздең,
Фикер җебен тамырыннан кистең.
Чыклы чирәмдәй юеш керфекләр
Кайнар иреннәрең тәмен тоя.
Әйтче өзеп, ихлас яратумы,
Яратылу теләгемме оят?!
Альбина Гайнуллина, Казан-Кырынды
Ана күңеле
«Дөнья кума, җыйма байлык,
Юк кәфеннең кесәсе.
Чаманы бел, тый нәфесең», —
Дия иде әнкәсе.
Кая бара, көн-төн чаба
Чит ил машинасында.
Ана улын карап кала
Иске өй каршысында.
Җаен таба улы байый,
Әллә ниләр кылана.
Борчыла ана йөрәге:
«Акчаны каян ала?»
Эше бик күп, вакыты юк
Ана хәлен белергә.
Ана килсә, усал этләр
Ирек бирми керергә.
Уйга батып кире кайта,
Чак-чак атлый аягы.
Сердәш аңа кулындагы
Кәкре башлы таягы.
Тәрәзәдә ут янмады,
Пәрдәләр ябылмады.
Әнкәсе көтеп баласын
Мәңге йокыга талды.
Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре



