Әдәби сәхифә №26 (1012)

Белдегезме әле, дуслар?
«Бәллүр каләм» — безнеке!
«Бәллүр каләм»нең иясе —
«Яңарыш» ул — сезнеке!
Димәк, уртак сөенеч тә,
Уртак безнең шатлыклар!
«Халык: шагыйрь, әдип, көчле…»
Дигән сүздә хаклык бар!
Журналистлары зыялы,
Җитәкчесе — бер дигән!
Энҗе сүзләр коя тора
Сезнең кулларда каләм.
Шигыре дә, рәсеме дә
Туры килә «Яңарыш»ка.
Исеме дә тәңгәл килә:
Яңаруга, алгарышка!
Сезне котлап, шигырь язам
Ямьле июнь иртәсендә.
Язылырга онытмагыз
«Бәллүр каләм» иясенә!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы
Болан эзеннән
Иж буенда күптән йөргәнем юк,
Анда гүя юллар өзелгән.
Бүген менә чыгып киттем әле
Төнлә йөргән болан эзеннән.
Без кичергән еллар кайтавазын
Гел кабатлап булмый тоташтан.
Тойгыларым шушы эзләр буйлап
Иж буена барып тоташкан.
Бездә генә кебек алсу таңнар,
Күксел томан, матур иртәләр.
Күңел кылларымны чиртәләр дә
Балачакка алып китәләр.
Туган якта туып канатланган
Балачакны онытып буламы?
Замандашлар китте еракларга,
Бушап калды авыл урамы.
Төнлә йөргән болан эзләреннән
Яр буйларын күпме айкадым.
Үткәндәге авыр тойгыларны
Йөгерек дулкыннарда чайкадым.
Яшьлегемә кире кайткан кебек
Иж буйларын урап кайтамын.
Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы
Туган якларда
Әйләнмәле дистә еллар узган
Без киткәнгә туган яклардан.
Бары хәтер чылбырлары чыңлап
Аваз сала бала чаклардан.
Челтерәгән чишмә тавышында
Гөрли сыман яшьлек язлары.
Җылы җиле искә төшереп тора
Саф сөюне, сихри назларны.
Кичке уен узган яшел тугай
Гармун моңын һаман саклаган.
«Назлы гөлкәем», — дип, күрек тарта,
Башка җырлар, ахры, тапмаган.
Капка төбе саен утыргычлар,
Безне көтеп алар яңарган.
Әллә бары күләгәләр төшкән?..
Без аттырган алсу таңнардан.
Яшьлегемдә нечкә сердәш таллар
Бил бөкәннәр үтәр юлларга.
Яфраклары белән баштан сыйпап
Озаталар, салып уйларга.
Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре
Бишөйле
Яланаяк уйнап үстем
Бишөйле урамында.
Кыш көнендә чана шудым
Ап-ак кар буранында.
Әй балачак, балачак,
Тәмле сулар эчкән чак.
Салагышның бу урамы<
Мәңге истә калачак.
Бишөйле җире җылысын
Саклыйдыр ике кулым.
Салагышта йорт салырга
Бармы икән буш урын?
Мәдинә Галимова, Ижау шәһәре
Шигъри теләк
Сырлы-сырлы ак тамгалар
Сузылып яткан юлга.
Юлны аркылы чыкканда
Карагыз уңга, сулга!
Бисмилласыз юлга чыкма,
Ходай сине сакласын.
Юл кагыйдәләрен бозма,
Каза килгәч, була соң.
Урам саен машинаны
Санасаң меңгә тула.
Яшел утка чыксаң юлны,
Йөргән юлларың уңа.
Юл кагыйдәсен белегез,
Белегез юл серләрен!
Юлга чыкканда онытма
Шушы шигъри сүзләрем!
Венер Садыйков, Ижау шәһәре



