Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №27 (1013)
29.06.2012

Әдәби сәхифә №27 (1013)

Күрәзәче

Шалун Фатих Боланбый авылына авылдашлары белән бура бурарга баргач, бер хатынга фатирга керә. Кулалмашы Мөхәммәтдин абыйга хуҗа хатынның язмышы яхшы таныш була. Эш башында ул Фатихка барын да бик тәфсилләп сөйли. Ә Фатих абый сөйләгәннәрне мыегына чолгап куя.

Кич җитә. Өстәл артында ашап-эчеп утырганда Фатих абый көмешкә салган кружкага 15 тиенлек акча сала һәм хуҗа хатынга:

— Синең ирең булг-а- а-н. Сез бик бәхетле яшәгәнс-е-е-з, — ди.

Хуҗа хатын:

— Дөрес, каян беләсең, Фатих абзыкаем?

— Әнә кружка төбе әйтә, — ди ул җитди итеп.

— Тагын ниләр беләсең? – дип сорый хуҗа хатын гаҗәпләнеп.

— Кружканың эчемлеген алыштырасы бар, искерде. Мә, Шәех, түгеп кер, — ди Фатих.

Шәех тиз генә чыгып, кружканы бушатып керә, тамак төбенә бил­геле.

Шалун Фатих:

— Ул сине ташлап, түбән очтагы Катерина белән яши, — ди.

— Дөрес, Фатих абый. Тагын…

— Кружка төбе тагын пычранды, алыштырырга кирәк.

Шәех тагын тиз генә көмешкәне тамак төбенә коеп керә.

Фатих:

— Сез Катерина белән кибет алдында ирең өчен сугышкансыз. Ләкин син кайгырма, ирең кире кайтачак…

Ике елдан соң Шалун Фатих Боланбыйга баргач, хуҗа хатынны кабат очрата. — Син, Фатих абзый, дөрес әйткәнсең бит, ирем тәки үземә кайтты, — дип, хуҗа хатын Фатих абзыйга күчтәнәчләр бирә, туйганчы көмешкә белән сыйлап җибәрә.

 

Сыер саткан акча

Шалун Фатихның урманчы булып эшләгән еллары. Ул ар авылында печән чаптыра. Печәнчеләрне сыйларга көмешкә кирәк бит. Бер ар хатынына кереп ялына бу. Тегесе:

— Миндә көмешкә юк. Менә күршемдә бар барлыгын, тик аның кайгылы чагы, сыер саткан 400 сум акчасын югалтты. Күршесеннән шикләнә, — ди.

Фатих абзый кереп китә күршегә. Берничә хатын кайгыга батып, гәпләшеп утыралар.

Фатих:

— Һм, малны тапкансың, эт койрыгына таккансың, — ди.

— Дөрес, Фатих абый, — ди хуҗабикә.

— Борчылма, акчаң ерак түгел, шушы тирәдә. Менә иртәгә – сыер сауган вакыт җиткәч, акчаң өй нигезенә китереп куелмаса, мин ул кешенең кул-аягын корытачакмын, — ди дә, көмешкәле чирек шешә күтәреп чыгып китә.

Иртән яктырылыр-яктырылмас ар хатыны Фатих абыйның тәрәзәсен шакый:

— Фатих абзый, дөрес әйткәнсең бит, акчаны нигезгә куеп киткәннәр, — дип, күчтәнәчкә тагын көмешкә биреп китә.

 

Бозау карау

Шуннан дәрәҗәсе тагын да күтәрелеп китә Шалунның. Берсе ни югалды, берсе ни кирәк дип килә.

Бервакыт бер ар бозау югалды дип килә. Бу эштә Фатих абзыйның үзенең дә гөнаһы була.

Фатих:

— Бозавың исән түгел, дөрес­легенә ышанасың килсә, Кушики чокыры башындагы ялгыз нарат төбендә баш-аяклары күмелгән булыр, шуннан кара, — дип җибәрә.

Бу юрау Фатих абзыйның абруен тагын да арттыра, өенә халык агыла башлый. Белмәгәнне ничек әйтсен инде. Кайсын һава торышы туры килми, кайсына башым авыртып тора, дип, көчкә бу эшеннән котыла.

Мәзәкләрне Кадыбаш урта
мәктәбенең 9нчы сыйныф
укучысы Фәрһад Рәсулев авылдашлары
сөйләвеннән язып алган