Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №31 (1017)
3.08.2012

Әдәби сәхифә №31 (1017)

Ачуланма инде, килен…

— Әни, әнием, әбине дә чакырыйк инде чәй эчәргә. Аның да эчәсе килгәндер,  көн бик кызу бит. Бүген ашамаган да әле ул.

Зөләйха карчык оныгының өзгәләнеп әйткән сүзләрен ишетеп ята. Килене генә ишетми, әллә ишетергә теләми. Ишетә икән, әнә тавышы чыкты. Карчык бүлмә тактасы аша  саркып чыккан зәһәр тавыштан сискәнеп китте:

— Без ашагач ашар…

Әллә оныгының өзгәләнүеннән, әллә үзенең шушы көнгә калуыннан карчыкның күңеле тулды, кайнар күз яшьләренең ачысын иреннәрендә тойды.

— Ачуланма инде, килен, — диде ул бик авыр хәлдә, бичара, мескен карчыклардан гына чыга торган нечкә тавыш белән.

Ничек шушы бәхетсез көнгә, мескенлеккә төште соң әле ул?! Бик тыныч кына яши иде бит үзенең  Зиреклесендә. Өе дә менә дигән иде. Ире мәрхүм үләсе елның җәендә генә бик әйбәтләп сипләтеп, матур итеп тышлатып, түбәсен дә калай белән яптырып куйды. Гел курчак өе иде инде менә. «Безнең гомергә монысы да җитәр, тыныч кына яшик», — дигән карчыгына каршы ул: «Яшибез әле, карчык, бездән соң да әйбәт калсын, балалар да бар бит әле», — дип җавап биргән иде. Йортның рәхәтлеген күреп, парлап озак яшәргә генә насыйп булмады үзләренә, бигрәкләр генә иртә гүр иясе булды шул.

Нигезендә үзе генә калгач ике еллап яшәде әле карчык. Карты белән алты малай үстергәннәр иде. Кечесе, атасы үлгәч, туган нигезгә кайтмакчы да иде, хатыны риза булмады, юкса шушы авыл кызы — күршедә генә үскән бик инсафлы бала кебек иде. Кияүгә чыкканчы, фермада сыер сауды. Кайту турында сүз чыккач: «Бер киткәч кайтаммы соң!» — дип, авыз да ачтырмады. Эшләре дә әллә ни түгел иде: тулай торактан биргән бер бүлмә өчен берсе урам себереп, икенчесе идән юып йөрде. Малай юаш булды шул, юкса бер дә авылдан китәм дип үсмәде, кендеге җиргә береккән иде. Агроном булам дип, институтка читтән торып укырга да керде, шәһәргә киткәч, ташлады, ике генә елы калган иде, югыйсә. Абыйлары, дөрес, сирәк-мирәк кайткалап киткәләделәр. Исән-сау булсалар, карчык шуңа да канәгать: эш кешеләре бит, гаиләләре бар. Аннан соң шул төпчегеннән кала һәммәсе шәһәр тирәсендә менә дигән бакчалы йорт җиткереп керде. Тормыш көтәргә бик әвәс булып, әтиләренә охшап үсте олылары. Төпчеге генә үзенә охшаган: бик юаш. Зөләйханың үз пенсиясе үзенә җитә иде, шуңа бик борчырга тырышмады ул улларын. Бик кирәкле эшләрен, пенсиясеннән өлеш чыгарып, күршеләрдән эшләтте; сөткә дә банка тотып кешегә кермим дип, кәҗә асрады. Кәҗәсе карчыкка иптәш тә булды. Менә шулай, нигезендә яшәп, тыныч кына шунда үләрмен дип, Ходайдан гел ансат үлем сорады карчык. Язмаган икән. Һаман шул кече улы инде, беркөн хатыны белән кайттылар да малае, кыенсынып кына:

Әни, фатир алмакчы идек, акча җитеп бетми, — диде.

Аннан соң, бик тәмле телләнеп, Зөлфиясе сөйләп китте:

— Сиңа да ялгызың гына яшәү авырдыр, безнең белән шәһәрдә яшәрсең. Балалар да үстерәсе килә инде…

Карчык теләмәсә дә ризалашты. Бала бәгырь ите шул, ничек каршы киләсең. Ничә ел торып та, балалары булмауга да бик эче поша иде әни кешенең. Яхшы йорт-җирне алучы кеше дә тиз табылды, хакын да сатулашып тормады: әйбәт түләде. Атна дигәндә, Зөләйха шәһәр карчыгы булды да куйды. Яңа фатирда кояш ягына караган бүлмәсенең тәрәзә төбенә авылдан алып килгән яран гөлләрен дә утыртып куйды карчык. Тик ни гаҗәп, авылда ел әйләнәсе шау чәчәктә утырган гөлләр монда бер тапкыр да чәчәк атмады. Корымадылар да, артык үсмәделәр дә — гел бер көйгә утыра бирделәр. Карчык үзе дә шул гөл хәлендә иде: бик сагынды Зиреклесен, бик җирседе. Оныгы тугач, бераз онытылды, аның белән кайнашты. Баланың баласы балдан татлы дип, юкка гына әйтмиләр шул. Бик татлы Азат оныгы. Анысы да әби сарлы булып үсте, гел янында булды, әти-әнисе алып кайткан тәм-томны да әбисенә авыз иттерми калмый. Килен дә бик өзелеп төшмәсә дә, алай чыдарлык иде. Узган көздә өч яше тулган Азатны бакчага бирделәр дә, ничектер, әби кирәксезрәк булып калды. Их, өе булса, ике дә уйлап тормыйча Зиреклесенә кош булып очар иде. Мондый матур җәйге көндә дүрт стена арасында, кадерсез булып, эшсез утыра торган карчыкмыни ул?! Бәрәңгесен эшкәртер, яшелчәләренә су сибәр, бакчасыннан өлгергән җиләк-карлыганын җыеп алып кереп, пешереп, яран гөлләргә күмелгән тәрәз каршындагы өстәле артында  тәмле итеп кайнар чәен эчәр, ә кичен  күрше ахирәтләре белән капка төбендәге карты ясаган эскәмиядә гәп куертыр иде. Их… Күрше бүлмәдә чынаяк шалтырый, эчеп туйдылар, бугай, телевизор кабыздылар. Малае бүген төнге сменада, кичке аш чәй белән чикләнде, ахрысы. Зөләйха карчык догаларын укып, күзләрен йомды: җәйге төн бер саплам җеп озынлыгында гына. Иртән улы эштән кайткач, килене эшкә киткәч эчәрләр әле чәйне, тәмләп, кара-каршы утырып…

Розалия Кәримова, Яңа Авыл


 

Яшел җәй

Яшел җәйгә атлап кердем яздан,
Зур өметләр баглап мин аңар.
Көткән җәем шатлык, бәхет китер,
Сөенеч бир миңа өр-яңа.

Дәресләрдә алган сабагымны
Күңелемнән генә мин уйлыйм.
Һәр каенкай сөю алиһәсе,
Сокланудан сезгә мин туймыйм.

Әле китап укыйм, рәсем ясыйм,
Бакчада да эшләп өлгерәм.
Җәйнең гүзәллеге урмандадыр,
Урманыма карап йөгерәм.

Басуларда, елга буйларында
Көтә мине таныш сукмаклар.
Йөрәгемә җәй җылысы өстәп
Чыршыларым мине кочаклар.

Бу мизгелдә җанда илһам туа,
Ап-ак кәгазь алам тиз генә.
Яшел җәйнең сихри гүзәллеге
Шигъри сәйлән булып тезелә.

Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы

 

Табигать яшәрде

Шау чәчәкле алмагачның ышыгында
Сирень ачкан бөреләрен язны мактап.
Күкләр күкри, яшен яшьни, җир ямьләнә –
Җәй килергә җыена, ахры, зур-зур атлап.

Сеңдереп яуган яңгырларның шифасыннан
Озакламый җиребез дә китәр баеп.
Йомшак басып яшел хәтфә болыннарга,
Менә-менә килер төсле җәй елмаеп.

Шомыртларның иң бәхетле чакларыдыр –
Тирә-юньгә утыралар хушбуй сибеп,
Онытылып кошлар сайрый тал-тирәктә.
Муллык артыр бары җылы җәйләр килеп.

Табигать яшәрде, озынайды көннәре дә.
Матур да соң авылымның тын кичләре.
Тын кичләрдә, тын сукмактан әкрен генә
Без сагынган җәйнең атлап килешләре.

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-бубый авылы

 

Арыш сулышы

Кырга чыктым, арыш арасына,
Басу сукмакларын иш иттем.
Яшәү ямен, тормыш матурлыгын
Арыш шавлавында ишеттем.

Арыш кыры. Тәмле икмәк исе.
Бирче Ходай кояш, яңгырын.
Арышларның серкә чәчкән чоры,
Башакларга сеңдер таң нурын.

Игенчеләр җиргә арыш чәчкән,
Җан җылысы белән җылыткан.
Ел да шулай булган, шулай булыр,
Икмәк белән кеше ел тоткан.

Арыш башагына күчә икән
Игенченең йөрәк җылысы.
Моңлы бер җыр сыман ишетелә
Серкә чәчкән арыш сулышы.

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре

 

Укытучы апаларыма

(Роза апа Гатина һәм Тәскирә апа
Галиеваның якты истәлегенә)

Көннәр ямьле иде сезнең белән,
Рәхәт иде һәрбер күрешү.
Барыбызга җитте сезнең җылы,
Кирәкмәде аны бүлешү.

Сабыйларны Кеше иттегез сез,
Балаларны тигез күрдегез.
Гадилек ул – үзе бөеклектер,
Сез гади дә була белдегез.

Авырлыкны бер дә сиздермичә,
Укыттыгыз күпме буынны.
Сезнең йөрәкләрдән ялкын алып
Сайладым бит мин дә бу юлны.

Әни кебек якын булдыгыз сез,
Кирәк чакта кырыс булдыгыз.
Мәктәп өчен туган җаннар булып
Гел яктылык чәчеп тордыгыз.

Башын иеп «Рәхмәт» сүзен әйтә
Сез укыткан һәрбер укучы.
Ике йолдыз күктә кабындылар
Якты нурлар сибеп торучы…

Рима Зарипова, Кичкетаң авылы


 

Елмаеп алыйк!

Егетенә бүләк алырга кергән бер кыз сатучыдан киңәш сорый.

— Егетегез нәрсә белән шөгыльләнә? – ди сатучы.

— Ул – шагыйрь.

— Алайса, нәрсә дип әйтергә дә кыенсынам. Бәлки, менә бу чүп кәрзинен алырсыз?

***

— Син акчаны күп эшлисеңме?

— Хатын аз ди.

— Хатыннар шулай әйтә инде ул.

— Синең хатының да шулай ди…

***

Әбиләре никадәр якынрак яшәсә, оныклары шулкадәр симезрәк…

***

Тып-тын иртә. Вәли йокысыннан уяныр-уянмас эшкә бара.

— Уф, үтерә бу махмыр, монысыннан котылсам, башка аракыны иснәп тә карамас идем, — дип мыгырдый ул.

— Мин дә, — дигән күк сызгырып сүзгә кушыла борын сулаганда.

— Нәрсә? Бу нинди хәл?! — дип кычкырып җибәрә Вәли. — Борынның сөйләшкәнен беренче тапкыр ишетәм!

— Мин дә, — дип куя арттан бер нечкә тавыш.

***

Бер стакан аракы, чөгендер суы, балык, артыннан катык эчеп тә эчегез йомшамый икән, «Яңарыш»тагы кызык-мызыкларны укыгыз.