Әдәби сәхифә №32 (1018)

Мөлдерәмә…
Мөлдерәмә тулып ага
Күңелемнең чишмәсе.
Чайпалмасын саклар деем,
Ят моңга бирешмәсен.
Җанда әллә урман шавы…
Әллә кошлар тавышы?
Сөюдән калган кайтаваз
Җанның көзгә авышы.
Тавышыңнан эзләп барам –
Югалгансың, югалган…
Безнең яшьлегебез сыман
Хәтердә генә калган.
Яшь сыман идее пар күңел,
Сөеп туймаслык дее.
Нигә әле алтын көздә
Җан сызды, кырау тиде?..
Мөлдери дә тулып ага,
Күңел күгем ташыган.
Җан-бөремә җылы эзләп,
Язларыма ашыгам.
Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре
Беренче мәхәббәт
Акылдан яздырган,
Ашаудан калдырган,
Уйларны чуалткан
Ярсыткан, елаткан,
Төннәрен уяткан,
Йөрәккә ут яккан,
Моңайткан, уйлаткан,
Беренче мәхәббәт, кайда син?!
Уйнаткан, көлдергән,
Такыя үрдергән,
Чәчемнән тартмыйча
Янымнан үтмәгән,
Кыюсыз – үпмәгән,
Күктәге йолдызны
Баскычсыз чүпләгән,
Беренче мәхәббәт, кайда син?!
Хыялдан тау өйдек,
Бәхетле күк идек…
Ул таулар кайда соң?
Син күптән еракта,
Ак күлмәк – сандыкта,
Сандыгым саклыйдыр
Кулларың җылысын.
Ә үзең, соң үзең кайда син?!
Исеңә төшәмдер,
Төшеңә керәмдер,
Уйламыйм, димә син,
Юк, мин дә уйламыйм!
Тик шигырь эчендә,
Үзәктә — төшемдә
Беркемгә күренми яшисең!
Рәхмәт, Беренче Мәхәббәт!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы
Язасы бар
Яшәү матурлыгын күреп,
Изгелек таратып Җирдә,
Саф хистән такыя үреп
Язасы бар!
Дуслар кәефен күтәреп,
Кайгы-сагышлы вакытта
Хәсрәтләрне тиз үткәреп
Язасы бар!
Милләтнең тарихын саклап,
Гаделлек өчен көрәшеп,
Азатлык максатын аклап
Язасы бар!
Бар Галәм яхшырсын өчен,
Кешеләр изге Исламнан
Нурлар алып торсын өчен
Язасы бар!
Өметсезлек уен өзеп,
Гаделсез авыр заманда
Тормыш газабына түзеп
Язасы бар!
Фикерләрем булсын ачык,
Алдаулар пәрдәсен ертып,
Рухи сукыр күзен ачып
Язасы бар!
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре
Ятим итмәгез!
(Иптәш кызым Рабига
тормышына багышлана)
Кинәт кенә безне ташлап киттең,
Әйтмәдем күк авыр сүзләр дә,
Без бәхетле, диеп яшәгәндә,
Әллә инде тиде күзләр дә.
Көттем кайтырсың дип, кичләрен,
Ә төннәрен үксеп еладым.
Сиздермәдем бер дә кешеләргә,
Икейөзле булып елмайдым.
Син ташладың тормыш газабында,
Аңламадың гаилә кадерен.
Балаларым сине сораганда,
Мин күрсәттем кеше каберен.
Ул каберне алар кадерләде,
Утырттылар чәчәк-гөлләр дә.
Су сиптеләр нәничиләк белән
Чык төшмәгән эссе көннәрдә.
Олы улым хезмәт итеп кайтты,
Икенчесе — Кара диңгездә.
Дәвам иттең качып йөрүеңне,
Һич булмады бездә эшең дә.
Бүген кайтып кердең: «Кушылыйк», — дип,
Үсеп җиткәч сабый балалар, —
«Кискән икмәк кире ябышмый», — дип,
Дөрес әйткән безнең бабалар.
Шул вакытта улым җавап бирде:
«Син, ир кеше, безгә ят инде,
Яшьлегеңне кайда типтергәнсең,
Шул урынга кире кайт инде».
Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре



