Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №34 (1020)
23.08.2012

Әдәби сәхифә №34 (1020)

Сөттәй ап-ак хатирәләр

Хыялларның киң канатына таянып, үткәннәрне күзлим әле. Кызыксынучан яшьлек борынын язмыш җилләре тешләргә өлгермәгән чак. Далада гынамы соң күңел!?

Акыл янчыгының байлыгы уч төбенә сыярлык. Дөнья хикмәте мәзәк төсле, бар да кызык. Әниемнең кырыс тавышы гына: “Уеннан уймак чыгара күрмә, кызый, терсәгеңә буең җитмәс”, — дип, чынбарлыкка кайтаргалый.  Әй, аягың җиргә тимәгән ул чакта, өн ни дә, төш ни!  Дәрт-дәрман, куәтең ташып торганда, диңгез дә тубыктан була икән шул. Үрмәкүч көлкесе!

Яшемнән бигрәк, буема карап, өлкәннәр: “Үскәнсең инде, зур кыз булгансың», — дип кабатлый башлаган җәй иде ул. Әнкәйнең, безне башлы-күзле итәр өчен, өчәр эштә эшләп йөргән еллар.  Бая, уч төбемә сыйган акыл да һаман шул әнкәй биргән тәрбия булгандыр инде. Аның хезмәтенең кадерен белә идек, кызгана идек үзен. Шул сәбәпле, ахмак хыялларга да алданыптыр инде, мин дә үземне зур кеше итеп тоеп, өч кешелек гаиләбезне тәэмин итү мәсьәләсенә өлеш кертергә булдым. Гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгән әнкәйдән күрептер, мөгаен, хезмәт юлымны савымчылыктан башларга батырчылык иттем. Унөч яшь иде үземә. Көлке хәзер.  Әмма…

Әлбәттә, мине җәйләүдә берәү дә колач җәеп каршы алмады. Киресенчә, машинага да утыртмадылар,  кайтарып җибәрделәр. Тәҗрибәле савымчы апайларның мин әрсез йолкышка ышанып сыер тапшырмаулары аңлашыла да бит, бүгенге акылны туплыйсы еллар алда иде шул әле. Икенче көнне үпкә-рәнҗүләремне, нәни  йодрыгыма төйнәп, идарәгә юл тоттым. Төптән уйласаң, минем якта да хаклыкның шактый өлеше бар. Үз-үземне белгәннән  шул малкайлар арасында үскән бала бит мин. Әнкәйгә ияреп, кул арасына керә башлагач, көчемнән килгән кадәр булышып йөри торган идем. Эшнең җаен да, җаваплылыгын да тоярлык гамем булгандыр ул вакытка, югыйсә, әнкәй юл куяр идеме?! Савымчыларга килгәндә, алар да мине яхшы беләләр, араларында болганып, булдырганын башкарып, өйрәнеп үскән бала идем ич. Үзләренең кызлары, ел да җәйге ялларда колхозда эшләп, яхшы гына хезмәт хакы ала торган иде. Өстәвенә, уку елы башланганда, беренче сентябрь көнне аларны зурларга җитәкчеләр килә, бүләкләр тапшыра, рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Кызыкмаган кайда! Ел саен үземнең исемне тантаналы линейкада ишетергә хыялланып, җәйге каникулларны көтеп алам. Әниеңә тагылып йөргән өчен генә сиңа кем рәхмәт әйтсен. Үзеңә эшләргә кирәклеген чамалый идем анысы. Ләкин хикмәте дә мәзәге дә бер булды, бала башы җитмәслек парадокс: эшләргә ярамый, булышырга ярый. “Авылда мине бөтен кеше белә, кечкенәдән әнкәй белән эшләп йөрим, ни өйрәтсә барын беләм, башкарып чыгам. Яше кечкенә дип кенә, эш сорап килгән кешене кире борып җибәрәләрме. Үзләре отпуск көтеп чират торалар, ял иттерер кешеләре юк, кызу печән өсте, җиләге, бакчасы, җитмәсә. Монда  кеше җиң сызганып ярдәм кулы сузарга тора, ә аны мыскыл итеп кайтарып җибәрәләр. Кечкенә имеш, үскәч, авылда сыер савып ятаммы соң мин? Буй җиткән кызлар авылда калалар мыни, минем өчен кем укыр,  чакырсалар да килә алмам сыерларын савырга. Бер көнгә, бер кичкә ял кирәк булса, кечкенә дип тормыйлар, савып тор әле, дип, өйгә киләләр. «Ял иттерәм, сыерларыгызны төркеме белән тапшырыгыз», — дип килгәч, әнә ничек кимсеттеләр. Шулай ярыймы инде? Бала дигәч тә, бала-чага түгел бит мин.” Шул уйлар белән колхоз рәисенең бүлмә бусагасына килеп басканымны сизми дә калганмын. Закиров Фәрит абый ниндидер кәгазьләр актарып, кемнәргәдер йөкләмәләр биргән җиреннән мине күреп тә алды. Танымаган кая! Ушыма килгәнче бүлмәсенә дәшеп алган иде инде үземне. Аяк астыннан җир убылды да китте шул чак. Тын бетә, һава җитми башлады, күз аллары караңгыланып китә дә, тирә-юнь кайнар яңгыр белән юылып төшә, тагын караңгы. Фәрит абый барысын да белгәнме, мине күргәч, аңлап алганмы, елаганымны күрмәмешкә сабышып, йомшак кына йомышым белән кызыксынды. Тотлыга-тотлыга бары бер җөмлә сытып чыгара алдым шунда: “Фәрит абый, миңа эшләргә ярыймы?” — дип сорадым. Калганын хәтерләмим. “Теләгең бар икән, ник ярамасын. Эшләргә кирәк”, — дигән җавап әле дә балачагымнан кайтаваз булып яңгырый. Шул ук көнне хуҗалык рәисе кушуы буенча кичке савымга эшкә төштем. Машина көткән арада миңа кайтып китәргә кушучылар да булды, әмма мин горур рәвештә: “Мине эшкә Фәрит абый чакырды. Сезне ял иттерергә кушты”, — дип, үҗәтләнеп, җәйләүгә бардым. Кичке савуга Фәрит абый бездән алдан килеп җиткән. Эш барышында аның кабат-кабат килеп, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп, өйрәтеп киткәне, морадына ирешкән әрсез кызыйга зур горурлык иде. Әнкәй беренче хезмәт хакымны алып кайткач, барлык колхоз хезмәткәрләре рәтендә безнең дә капка төбенә рулонлы печән тәгәрәтеп, чөгендердән өлеш калдырып киткәч, минем бәхетем тәмам түгәрәкләнде. Шатлыгымнан канатланып, аякларым җиргә тимәс булды. Шул җәйдә мин үземне чыннан да әниемнең олы кызы, ярдәмчесе итеп тойдым. Шул җәйнең салкынча иртәләрендә,  яңа савып алган кайнар сөтләрем ап-ак томаннар булып җиргә түгелгәндер,  балачагым үз хыялын эзләп, Иж ярлары буйлап яланаяк йөгергәндер. Бичара сабыйлык адашкандыр шунда, Ижның камышлы күлләре, куралы киң аланнарында калгандыр югалып. Көтүлектән  зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, мөгрәп кайткан сөтле бичәләр генә балачагымнан сәлам китергәндәй була. Күпме еллар үтсә дә, алар нәкъ минем балачагымдагы кебек күкрәк тутырып, бала күңеледәй саф, ап-ак күбекле сөт алып кайталар. Чыж-чаж, чыж-чаж, яңа хыял булып кайнар сөттән пар күтәрелә, таңнарга өмет булып түгелә. Өмет яшәтә кешене, хәләл ризык, хезмәт яшәтә…

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре


 

Ялгыз ана

Әй, бәхетсез ялгыз ана,
Ялгыз өйләрдә кала.
Ялгызлык ул бик авыр хәл –
Төрле утларга сала.

Таңнар аткач, иртә торгач,
Чәчкәйләрен тарыйдыр.
Җыерчыклы йөзләрен ул
Көзгеләрдән карыйдыр.

Ишек ачып көтеп тора,
Сөенә керүемә.
«Исән булып булырмы, — ди, —
Икенче килүеңә?».

Гомер уза, кыш та, җәй дә,
Сулар бит үргә акмый.
Ялгыз ана, япа-ялгыз
Тормышның ямен тапмый

Галия Галимова, Девятерня авылы

 

Тол ярында

Басып торам Тол ярында,
Карап суның агышын.
Алып китмәс микән, диеп,
Йөрәгемнең сагышын.

Яз җитүгә Тол сулары
Ярларына сыялмый.
Әллә сагышларым көчле,
Әллә булдым хыялый.

Берьялгызым Тол ярында,
Сулар ага да ага.
Күңел мөлдерәмә тулды,
Күзләрдән яшьләр тама.

Яшьлегемнең эзләре бар
Тол яры сукмагында.
Дәва эзләп җаннарыма,
Кабат киләмен шунда.

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре

 

Бик аз кирәк

Әбиләргә нәрсә кирәк тагын
Оныкларың янда булганда,
«Әбекәй» — диеп бөтерелеп йөреп,
Сине куандырып торганда.

Әбиләргә бер ни жәл түгел,
Кыен чакта коткара алар.
Оныкларга назын, җанын бирә –
Онытмагыз шуны, балалар.

Гади бер җылы сүз әйтсәгез дә,
Азга да бит була күңелләр.
Күңел кылы нечкә инде хәзер,
Бер дә юктан яшьләнә күзләр.

Роза Абдуллина, Әгерҗе шәһәре

 

Сөйгәнем

Синең белән очраштык без
Язгы бер кичтә.
Йөрәгемә үтеп кердең –
Онытмыйм һич тә.

Кичен йолдызлар калыккач,
Яныма килдең.
Күзләремә туры карап,
Яратам, дидең.

Кавыштырды безне көзнең
Матур кичләре.
Йөрәкләрне берләштерде
Сөю хисләре.

Тормышыбыз матур булсын,
Һәрчак түгәрәк.
Син бит минем тормышымда
Имәндәй терәк.

Раилә Бариева, Уразай авылы

 

Язын кил!

Эссе җәй көнендә кердең:
«Тамак кипте, чәй бир», — дип.
Тагын кердең сентябрьдә,
Яңгыр яуганда коеп.

Кыш көне кабат кердең син:
«Бигрәк салкын, өшедем».
Май аенда керсәң иде
«Сөямен, — дип, — өзелеп».

Хабил Габдрахманов, Сарапул шәһәре

 

Сихри мизгел

Күз алдымда һаман бер үк сурәт —
Каенкайлар тора тезелеп.
Шул сылулар арасыннан карый
Ике гашыйк сөеп-сөелеп.

Күзләрендә, йөзләрендә өмет,
Бергә булабыз, дип, гомергә.
Ак болытлар көнләп карый сыман
Зәңгәр күктән сихри мизгелгә.

Оныта алмыйм шушы мизгелне,
Шифа бирә ялгыз йөрәккә.
Ак бәхетем, пар канатым булып
Калдың инде бары сурәттә.

Зөлфия Муллина, Исәнбай авылы