Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №35 (1021)
31.08.2012

Әдәби сәхифә №35 (1021)

Мәдәни мирас

— Сөйлә әле, әни, миңа
Мәдәни мирасларны.
Шушы районда тугач, мин
Белергә тиеш аны.
— Тыңла, улым! Бай тарихлы
Бу Әгерҗе районы.
Бубый мәдрәсәсе аша
Бар дөнья белә аны.
Габдулла һәм Гобәйдулла
Бубый-Нигъмәтуллиннар
Яшәгән йорт Иж-Бубыйда,
Биредә мәчет тә бар.
Тарихи архитектура
Истәлеге — мәчет тә,
Хаҗи М.Әхмәтҗанов бай
Йорты — шул исемлектә.
Габдулла Бубый кабере —
Туксан ел вафатына.
Шушы тарихи ядкарьләр
Иж-Бубый авылында.
Сәүдәгәр Хәйдәр Саттаров
Көчектә йорт салдырган,
Шул йорт белән ул исемен
Чал тарихта калдырган.
Христиан руханилары
Төзеткән Кырындыда,
Ул — Петропавел чиркәве,
Йөз егерме ел аңа.
Дәүләтебез вазифасы —
Һәйкәлләрне саклауда.
Архитектура үрнәге —
Таш мәчет ул Саклауда.
Егерменче гасыр башы,
Мәһабәт ак бинада
Волость идарәсе була
Исәнбай авылында.
Тарихи мирас — Зуево,
Красный Бор каберлеге.
Зур һәм кече Малиновка,
Муново шәһәрчеге.
Ревком бинасы – тарихи.
Сөйләдем барысын бераз.
Шушы объектлар, улым,
Безгә — мәдәни мирас.

***

— Әни, шушы исемлеккә
Өстәләме соң тагы?
— Әйе, еллар үткән саен
Өстәлә яңалары.
Менә алар: Азин бюсты
К.Маркс урамында.
Локомотив бинасы да
Хәзер — тарихи бина.
Әгерҗе станциясен саклап
Кызылармиячеләр
106ысы ятып калган,
Онытылмыйлар шулар.
Батырлыгы һәрчак истә
Пугачевчыларның да.
Мәңгелек йорты язучы
Х.Рәхимнең  — Тобада.
Бөек Ватан сугышында
Герой — ул Абдрахманов,
Шагыйрь Давыт Гобәйди һәм
Меценат Әхмәтҗанов —
Барсының да каберенә
Зур — халык игътибары.v Архитектура һәйкәле
Бездә бар әле тагы.
Красный Борда — пароходлар
Конторасы бинасы.
Иске Чекалдада — чиркәү,
Әгерҗе — су башнясы.
Вольный Труд поселогында
Муратов йорт төзеткән.
Шуның белән ул исемен
Безнең тарихка керткән.
Җирдә утырткан агачың,
Үстергән улың калсын!
Кылган изге гамәлләрең
Сине мәңге данласын!

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре


 

Шалун Фатих мәзәкләре

Биемкә иләге

Колхоз рәисе Әсхәт Камалиев Шалун Фатихны бүлмәсенә чакырып, эшкә чыкмаган өчен сүкмәкче булган. Бер җөмләсеннән үк Фатих ялагайланып:

— И иптәш Камалиев, башың биемкә иләге чаклы эшли соң! – дигән.

Камалиевның авызлары ерыла, (мактаганны кем яратмасын, ди) ачуланасын да онытып, чыгарып җибәрә.

Бераз торгач, рәиснең кылт исенә төшә:

— Биемкә мәкинә чыгара, соң ул мине мәкинә баш дигән бит…

Тиз генә чакырып китерергә кушса да, Шалуннан җилләр искән була.

 

Баеп кайткан

Эчүчелек белән шөгыльләнеп, колхоз эшенә чыкмаган өчен, Фатих абзыйны Камалиев, 15 тәүлеккә җибәрә. Срогын тутырып, Әгерҗедән кайтып килгәндә юлда бер машина очрый. Шофер Фатих абзыйны утырта. Юлда аларга тагын бер карт очрый. Ә ул исә Себер тикле Себердән капчык-төенчекләр белән кайтып килә икән.

Идарә каршында шофер боларны төшерә. Рәис тә шунда була.

— Сөләйманов, кая бардың болай? – дип сорый колхоз рәисе.

— Соң, иптәш Камалиев, үзең 15 суткага җибәргән идең бит, шуннан кайтып киләм. Оперуполномоченныйга капка эшләгән идем, хезмәт хакына биргән акчадан балаларга бик күп күчтәнәчләр алдым, — ди дә, бабайның капчык-төенчекләрен күтәрешеп китеп бара.

Йодрыкларын төйнәп, рәис идарәгә кереп китә. Район милиция бүлегенә шалтыратып:

— Сез нәрсә, без тәртипкә китерергә җибәрәбез, ә сез анда баетып кайтарасыз, — дип, тетмәләрен тетә…

 

Миннән бер тонна

Яшь рәис Камалиевның эшли башлаган чагы. Ә колхозда дәүләткә тапшыру өчен бәрәңге җитешми. Колхозчылар җыелышында рәис авылдашларга мөрәҗәгать итеп, булышуларын сорый. Читтә генә утырган Фатих абзый:

— Яз, иптәш Камалиев, миннән 1 тонна бәрәңге, — ди.

Янында утыручы хәллерәк колхозчылар кайсы өч, кайсы биш центнер бәрәңге яздыра.

Менә колхоз машинасы белән бәрәңге җыеп йөриләр. Фатих абзыйга да керәләр. Хатыны Әминә апа:

— И җаным, колхозга бирергә түгел, ашарлык та булмады быел, — дип чыгара.

Рәиснең кәефе кырыла һәм Фатих абзыйны янә идарәгә чакырта.

— Син нәрсә, Фатих абзый, миннән көләргә уйладыңмы әллә?

— Кызма әле, иптәш Камалиев, аның бер җае бар.

— Нинди җае булсын инде? – ди, Рәис.

— Сугышка кадәр, комсомол чагымда, заемга яздыру бар иде. Без, агитатор буларак, заемга акча җыеп йөри идек. Хәллерәк кешеләр дә аны алырга теләми. Нишләргә инде?! Шуннан бер карт кына бабай белән алдан сөйләшеп, кеше алдында миңа фәлән сумлык заем языгыз дип әйтерергә мәҗбүр булдык. Шул үрнәктә хәллерәкләр дә заем яздыра иде.

Менә бу юлы мин сезгә ярдәм итү йөзеннән генә үземә бер тонна бәрәңге яздырдым. Каян килсен миңа шул чаклы бәрәңге? Әгәр мин яздырмасам, Рәхмәтуллин, Габбасов, Исламовлар 5 центнер бәрәңге бирерләр идеме соң колхозга?

— Ә-ә имәндә икән чикләвек! Ярар рәхмәт сиңа, — дип озатып кала рәис.

Мәзәкләрне Кадыбаш урта мәктәбе укучысы
Фәрһад Рәсүлев авылдашлары
сөйләвеннән язып алган


 

Туган җирем

Исләремә төшәсең син, туган җирем,
Сызылып таңнар аткан чакта.
Алсу кояш нурын тоеп офыкларда
Кошлар канат каккан чакта.

Исләремә төшәсең син шәфәкъ сүнеп
Кызыллыгы җирдә куерганда.
Төнге салкын сипкән энҗе чыклар
Челтер-челтер гөлдән коелганда.

Туган җирем! Һич онытмам исән чакта,
Сәфәр чыгып илләр кичкән чакта.
Исем китми бер дә ятлар алтынына,
Гашыйк бит мин гади балчыгыңа.

Гөлфирә Мәйдуллина, Шадрино авылы