Әдәби сәхифә №40 (1026)

Авыл кешесе терлек, кош-корт асрый бит инде. Елга ике тапкыр, һәр шәхси хуҗалыкка кереп, мал-туарның баш санын исәпкә алалар иде элек. Гадәттә, район инспекторлары бу эшне Авыл советларына йөклиләр дә, үзләре телефон аша гына исәп-хисап тоталар. Ә менә авыл читендәге йортта яшәүче Кәрим берничә ел рәттән бер тиен дә салым түләми. Яше шактый булса да, ул әле өйләнмәгән, су киңлегендә туктап калган пароход кебек йортында олы яшьтәге әнисе белән икесе генә яшиләр алар. Дәүләт казнасына бу хуҗалыктан бер тиен дә салым кермәгәнгә шикләнгән район инспекторы бу хәлне авылга үзе килеп тикшермәкче була. Ни күрсен, хуҗалыкта чыннан да бер мал-туар, кош-корт та юк. Алак-шалак каралты-кураны актарып чыгып, бер җан иясен таба алмаган дәүләт хезмәткәре Кәримне ишек алдына чакырып чыгара һәм: “Йорт хайваннары асрыйсыңмы? Кайда яшереп тотасың аларны?” — дип, сораулар яудыра башлый. Ялкау булса да, телгә бик җор Кәрим аптырап тормый: “Асрыйм, асрыйм, иптәш инспектор”, — дип, кет-кет итеп көлә дә, аннан: “Сарбай, Сарбай кил әле”, — дип чакыра. Шул арада бозау кадәрле җирән эт алар каршысына килеп баса һәм кетер-кетер сөяк кимерә башлый. “Әнә языгыз бу хайванны”, — дип кеткелди Кәрим. Эт тешендә сөяк кетердәгән тавышка чыраен сыткан инспектор: “Әйт әле, бәлки каз, үрдәк, тавык кебек кош-кортлар асрыйсыңдыр? Күгәрчен үрчетеп сатып, табыш алып ятмыйсыңмы?” — ди. “Әйе, иптәш инспектор, асрыйм”, — дип, йорт кыегына беркетелгән кечкенә күгәрчен кетәгенә күрсәтә Кәрим. “Казларым да, үрдәкләрем дә, хәтта торналарым да бар. Ләкин алар көз җитү белән җылы якларга очалар, яз җиткәч, әйләнеп кайталар. Һич кенә дә менә ишек алдында тотып булмый”, — дип, тагын кеткелдәп көлеп куя Кәрим. Нәрсә язарга дә белмәгән, тәмам кәефе кырылган, нервлары кузгалган инспектор Кәримнең хуҗалыгында бер язарлык мал-туар, кош-корт тапмагач: “Кәрим, кетәгең күгәрченсез, каралтыларың малсыз, кеткелдисең сәбәпсез, ничек кышны чыгарсыз”, — дип, сөйләнә-сөйләнә, кулларын селти-селти чыгып китә.
Габделхак Нәҗипов, Ижау шәһәре
Туган телем
Туган телем минем – күңел сазым!
Йөрәк чиертә синең кылларың!
Синдә туа якты хыялларым!
Синдә туа моңлы җырларым!
Туган телем минем – изге мирас —
Бабалардан килгән васыять.
Телен, илен, данлы яшәешен
Дине аша саклар Миллият!
Туган телем минем – хөр авазым —
Әйтер сүзем барча Җиһанга:
Хак Тәгаләм! Сиңа сәҗдә кылам —
Татар җанын күндер иманга!
Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре
Ак сиреньнәр
(җыр өчен)
Биш таҗлы ак сиреньнәрне
Эзләр чаклар үткәннәр.
Юләр яшьлек елларыбыз
Синнән, миннән киткәннәр.
Ак сирень чәчәкләренә
Карыйм әл дә сокланып.
Сүзләреңне ишетим дип,
Басып торам тын калып.
Ак сиреньнең хушбуй исе
Әйләндерә башымны.
Исләренә күмеләм дә
Чак-чак язмыйм ушымны.
Ак сиреньнәр ак күбектә,
Тик яшьлек артта калды.
Ак сиреньнәргә кушылып,
Мәхәббәт елап алды.
Рәфинә Сабирҗанова, Әгерҗе-Кырынды
Китеп барышлый
Ышаныйммы матур сүзләреңә,
Хисләреңдә юкмы ялган эзләр?
“Йөрәгеңә таян син”, — дия кебек
Безне таныштырган сары көзләр.>
“Матурым”, — дидең дә кулларыңны
Иңнәремә салдың йомшак кына.
Көзге урман гүя пышылдады:
“Җаның бушап калыр, ела, ела…”
Кыштыр-кыштыр — сары яфрак җирдә,
Көзләр һәрчак була сагышлы.
Хисләреңдә ялган эзләр күреп,
Яннарыңнан китеп барышым.
Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы
Матурлык
Яши иде Төлке —
Урман яме, күрке…
Аучыны очратты —
“Матурлык” өйгә кайтты:
Пәлтә иңенә ятты.
Бәрән
Бигрәк матур көдрәләре,
Күрегез әле тәкәне.
Тик лупасыз да күренә
Акылсыз, кире икәне.
Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре



