Әдәби сәхифә №41 (1027)
Үкенү (хикәя)
Остабикә сузып-сузып Коръән укый. Дамирның әнисенең вафатына ун ел бүген. Дамир мәҗлестә бераз гына утырды да, әкрен генә икенче бүлмәгә чыкты. Аңа беркем дә игътибар итмәде, дөресрәге, моңа өйрәнеп беттеләр инде. Кулына әнисенең фотосурәтен алып, менә йөзенче-меңенче тапкыр ул аннан гафу сорый.
Әтисе, әбисе тәрбиясендә үсте ул. Әнисе өйдән чыгып киткәндә, Дамирга әле биш яшь кенә иде. Әтисен дә, әнисен дә бик яратты. Бер-берсенең күзләренә генә карап яшиләр иде шул. Әбисе генә читтән килгән киленне сөймәде: кычкырышулары, әләкләшүләре Дамирның әле дә исендә. Ахырда түзмәде әнисе, әйберләрен тутырды да, улын җитәкләп, китәргә җыенды. Ул мәхшәр дә хәтерендә аның. Әби кеше Дамирны әнисе кулыннан йолкып диярлек алды да, киленен капканың теге ягына этеп чыгарып, келәне элеп тә куйды. Усал иде шул әби кеше. Гаиләдә генә түгел, аймакта да, дөресме түгелме, үз сүзен сүз итәргә тырышты. Капка артында улын сорап тилмергән ананы күршеләре дә кызгандылар, әмма ярдәм итәргә йөрәкләре җитмәде. Алай да әнисен күрше Фатыйма карчык төн кундырган, ә иртән сумкасын тотып, әкрен генә олы юлга чыгып киткәнен күргәннәр. Әбисенең бүлмәгә бикләп куйганы, анда елый-елый йокыга киткәне әле дә исендә Дамирның.
Юаш холыклы әтисе башка өйләнмәде. Кемнәр белән генә танышса да, усал кайнана янына килергә теләүче булмады. Ә әнисе килде, әмма аны капка аша уздыручы гына булмады. Дамирны әби кеше ишек алдына чыгармады. Усал әби аны әнисенә каршы котыртты: “Әтиең икенче әйбәт әни алып кайтыр, бу әниең безгә тиң түгел иде”, — дип, шөбһәсез сабый күңелен яралады. Әнисенә дошман итәргә тырышты һәм моңа иреште дә. Әнисе мәктәп юлында очраган чакларда Дамир аның белән сөйләшми башлады, алып килгән бүләк-күчтәнәчләрен дә кабул итмәде.
Унбиш яше тулганда Дамир әнисенең авыру хәбәрен ишетте, әмма моңа әллә-ни игътибар бирмәде. Ә унберенче сыйныфта укыганда, әтисе әнисенең вафат булуын әйтте һәм алар әнисен җирләргә бардылар. Әнисе соңгы көннәрен апасы тәрбиясендә туган авылында үткәргән. Әнисен җирләгәннән соң апасы Дамирга бер дәфтәр тоттырды, әнисенең әле исән чакта аңа тапшырырга кушуын әйтте. Дамир дәфтәрне китаплар артына тыгып куйды, кулына алып укый алмады. Алай да бер кичне дәфтәрне кулына алырга көч тапты. Әнисе улына аннан аерым яшәгән елларда кичергән-күргәннәрен, аңа булган хисләрен сурәтләгән иде. Дамир елый-елый укыды, ничә еллар буылып торган күңел чишмәсе ерылды аның. Барысын да аңлады егет. Ләкин бик соң аңлады шул. Бу аны ачынырга, үкенергә, еларга мәҗбүр итте. Әнисе алдында бик-бик гаепле икән бит ул…
Ул вакыйгадан соң ун ел гомер узган. Әбисе дә күптән вафат, әтисе дә картайды инде, өйләнә дә алмады, авылдагы өйләрендә берьялгызы гомер сөрә. Менә бүген дә күрше бњлмәдә хатыны рухына дога кылып утыра. Яши белмичә узган үз гомере, ана назын күрмичә үткән баласы гомере өчен үкенә торгандыр ул да. Ләкин ни файда?.. Түрдә остабикә сузып-сузып Коръән аятьләре укый…
Розалия Кәримова, Яңа Авыл
Миһербанлы кеше
Миһербанлык сыйфатлары
Кемнәргә хас?
Акчасы бик күпләргәме,
Яки бик аз?
Миһербанлы була, диләр,
Тырыш кеше.
Бер дә бетмәс, кайнап торыр
Аның эше.
Башкалардан ераккарак
Карый белер.
Теле түгел, эше белән
Ярый белер.
Миһербанлы булу, бәлки —
Йомшак күңел,
Шәфкатьле җан, ялкау түгел,
Саран түгел.
Миһербанлы иле өчен
Бирер көчен.
“Кем син?” — димәс, утка керер
Синең өчен.
Бер кайчан да исемен ул
Тапландырмас.
Иптәшләре намусын да
Таптаттырмас.
Сафа Фаррахов, Можга шәһәре
Сандугачсыз булса тал
Минем тәкъдир язылгандыр
Тутыккан каләм белән.
Бәхет чишмәсе сай булган,
Пар канатлар өтелгән.
Ялгызлык тоткынлыгында
Уң-сулга бәргәләнәм.
Матур чак, бәхетле чорны
Еллар тузаны күмгән.
Җанда әрнү дәрья-дәрья,
Агып бетмәслек һич тә.
Күзне чылатмыйча яшьләр
Тама бәгырьгә-эчкә.
Түбәсез бу язмыш өчен
Акланулар ник кирәк?
Бәгырьне төптән актарып,
Төтенсез яна йөрәк.
Ныгыттырып бер “уф” дисәм,
Өзелгәнгә үзәгем.
Сагыш басар бар җиһанны,
Ургылганда хисләрем.
…Җаннан соры болытларны
Куып таратыр өчен
Кирәкмәгән көчле җил дә,
Ялт та йолт иткән яшен.
Кирәк икән “өф” дип өргән
Бары тик җылы сулыш,
Бер йомарлам сөенеч тә
Йөрәкне җылытты ич.
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре



