Әдәби сәхифә №41 (1079)
Көзге шомлык
Бетте гөлдә татлы серкә —
Гөлләр инде орлык коя…
Бал кортлары очмый көн дә,
Умарталар — җылы оя.
Адәмнәргә әйтми генә
Китеп барды сандугачлар…
Нигә әйтсен — болай да бит
Кырыс дәвер — сансыз чаклар.
Тик каркылдый ала карга —
Кинаядер чиксез зарга…
Ихатада… мыж — чыпчыклар…
Ярый әле… шул шатлык бар.
Риза Шәфи
Чәчәк ат син, табигать!
(нәсер)
Эх, табигать… табигать! Юк, син мәңге онтылмассың. Гел шулай саф, чиста пакь булып калырсың.
Кемнәрдер шәһәрне ярата, ә мин исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать баласы, җир баласы… синең балаң. Синең кочагыңда яшәү, сине күреп тору, синең белән сөйләшү, иң зур бәхетем.
Ә ни өчен яратам соң мин сине, авыл табигате?
Җавабым да әзер кебек. Суларын эчеп туймаслык чишмәләрем, су коенган инешләрем, җиләкле аланнарым, урман-кырларым, җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар дөньясы… Менә шушы бернигә алыштырып булмастай байлыкларың өчен яратам мин сине.
Мин — табигать баласы. Яшел урманнарыңның шавы, чишмәләреңнең челтерәп агышы, елга-күлләреңнең сихри зәңгәрлеге күңелемә сихәт бирә. Син бит мине туендырасың, яшәү өчен дәрт-дәрман биреп торасың, көч-куәт өстисең, матурлатасың, сафландырасың, илһамландырасың. Шуңа күрә мин сиңа аз гына саксыз кагылырга да куркам. Син җимерелергә, уалырга гына торасың. Минем ярдәмгә мохтаҗ икәнсең. Мин сине күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга сүз бирәм. Кызганычка каршы, саклап бетерә алырмын микән шул?! Гүзәллекнең кадерен белеп җиткермибез шул…
Чишмәләрем… Сезне оныта язганмын бит! Исемнәрегез генә дә ни тора: Шәрипҗан чишмәсе, Сабантуй чишмәсе,Түбән оч, Югары оч чишмәләре… Кемнең генә күңеленә илһам салмыйсыз да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстермисез икән. Елга, күл, инеш, диңгез, океаннарга тормыш бүләк итүчеләр дә сез бит ул. Сезне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Алай түгел икән шул. Карамасаң, чистартып тормасаң, сез дә үләсез икән.
Әйе, мин — табигать баласы, ә табигать – минем хуҗам! Моны беркайчан да истән чыгармам һәм синең кагыйдәләреңә, кануннарыңа каршы килмичә яшәргә сүз бирәм. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле табигатем! Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә! Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!
Гөлнара Вафина, Арча шәһәре
Маңкортлар
Татарлыгын ташлап качкан,
Урыс булып җитәлмаган.
Кемнәр була үз иркеннән
Газиз телен ботарлаган?
Нәрсә булыр татар халкы
Милләт өчен тырышмаса?
Урыс заты татарлашмый,
Татар гына урыслаша.
Исә җилләр, үсә гөлләр,
Сулар ага тулып-тулып.
Армиягә киткән егет
Кайтты ярты урыс булып.
Ямьле язлар җитә икән,
Бозлар агып китә икән.
Акылыңны җуяр өчен
Өч ел вакыт җитә икән.
Туган телен санга сукмый
Күпме маңкорт, күпме түрә.
Сизми, ләкин яшәп ята
Үз-үзеннән көлә-көлә.
Татар халкы телен җуйса,
Кемгә нинди файда булыр?
Җир йөзендә “маңкорт” дигән
Яңа милләт пәйда булыр.
Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы
Могҗиза
Саубуллашып кояш батып бара,
Җылы нурын сибеп җиџанга.
Җәй аеның шундый бер кичендә
Коръән укып утырам бакчамда.
Хуш ис бљрки алсу чәчәкләрдән,
Җәй чәчәккә тулган бер мәле.
Ий Илаһым, шундый хозурлыгың,
Җәннәт бакчасыдай књр әле!
Чәчәк исен, баллы һава сулап,
Сњрәләрне укыйм берәмләп.
Бер алдыма, бер иңемә кунып,
Әйләнәмдә уйный књбәләк.
Сәер миңа, һич янымнан китми,
Әллә инде мине њз итә.
«Изге Коръән укый
балам», — диеп,
Әнкәй җаны сљенеп књзәтә.
Хәйран калдым, әллә
оҗмахнымы
Күрәм инде тирә-ягымда.
Өнемдәме әллә төшемдәме,
Гүя әнкәй тора янымда.
Күбәләгем канатлары белән
Кагылды да минем битемә,
Алдымдагы ачык Коръәнемнең
Саклык белән кунды битенә.
Тирә-яктан шунда күпләп-күпләп,
Күбәләкләр сарып алдылар.
Бөтерелеп минем баш очымда,
Өйгә кадәр озата бардылар.
Бу могҗиза күз алдымнан китми,
Чиксез рәхмәтлемен, ий Ходам!
Әткәм-әнкәм, туганнарым ярлыка,
Кабул булса иде һәр догам.
Кәүсәрия Нуруллина, Чайковский шәһәре
Бездә барысы да бар
Җире барның — җимеше бар,
Йөрәкнең бар ярасы.
Гаиләдә ир һәм хатын,
Ире барның — баласы.
Игенченең — икмәге бар,
Балыкчының — балыгы.
Читекченең бар читеге.
Итекченең — калыбы.
Фермерларда — сыер сөте,
Сатып дөнья көтәрлек.
Әбинең бар кәҗә сөте
Чәй эчәргә җитәрлек.
Халык булгач, авыллар бар,
Бар болыннар гизәсе.
Чокыр-чакырлы урамны
Асфальт белән бизәсе.
Авыл булгач, илебез бар,
Илем булгач, бар телем.
Бу өлкәдә яшь буынга
Бирәсебез бар белем.
“Балык башыннан чери”, — дип,
Әйтә торган мәкаль бар.
Капчыклап акча чәлдергән
Мәкер җанлы мәкам бар.
Бездә барысы да бар,
Бар яхшылык, начарлык.
Башыңны бераз эшләтсәң,
Зур ачышлар ачарлык.
Безнең әле “Яңарыш” бар,
Анда моң һәм фазыйләт.
Анда иҗат итә рәссам
Фаррахов ага — Әхәт.
“Яңарыш”та барысы да бар,
Укыймын шуңа күрә.
Сезгә ижат көче теләп
Хәбәрчегез Фәнүрә.
Фәнүрә Нәбиева, Сигаево авылы
Табигатькә ни булган?
Гүзәл табигатем минем
Ниләр генә күрмәгән?
Золымлы гасырлар аңа
Нинди афәт үрмәгән?
Җиремне җилдән саклаган,
Җылыткан урман-юрган.
Шаулап утырган наратлар
Югалган, ник югалган?
Тик җырларда гына калган
Яшел урман моңнары.
Сагыныплар искә алып
Көйлик матур җырларны.
Фәнис Арсланов, Девятерня авылы



