Әдәби сәхифә №43 (1029)

Язгы җилдәй шаян, җиңел уйлар,
Төрле якта йөри адашып.
Күзләреңә карап торам менә
Үткән мәхәббәттә аңлашып.
Рәфинә Сабирҗанова, Әгерҗе шәһәре
Әй, балакайлар, балакайлар…
Барда эчендә йөрүче маршрут автобусында бњген ял булгангамы халык аз. Алдагы урында утырып баручы әбидән кала тагын берничә генә кеше. Кызыл кәшмир яулыклы, кунычлы кәлүш белән ак йон оекбашлы ак әби тезендә зур гына торт тартмасы. Оныгын күрергә барадыр, мөгаен. Баланың баласы балдан татлы, диләр ич. Хатирәгә бай күрәсең, тәрәзәдән карап уйланып бара.
Әйе, колхоз кырларыннан кайтмадылар, фермасында сыер саудылар, бозаулар үстерделәр. Карты белән менә дигән йорт җиткерделәр, ике кыз, бер ир бала дөньяга китерделәр. Хәзер генә ялгызы ул. Ире вафат инде, кызлар канатлар чыгарып очып киттеләр. Төпчек улы Бардада гына яшәсә дә, еш килми шул. Әле кайчан гына бәләкәй булган хәзер 8нче сыйныфта укып йөрүче оныгын бигрәк сагына. Шул сары чәчле кыз баланы бер күрер өчен әллә нәрсәләр бирер иде кебек.
Картын җирләгәнгә кырыгы җитә дигәндә генә, авыл Советыннан хәвефле хәбәр килде: алар яшәгән урамны сүтеп, бишкатлы дәү йорт саласылар икән. Урын өчен — акча, төзегәч, шуннан кеше башына карап берничә бүлмәле фатир вәгъдә иттеләр, өстәвенә йортны да сүтеп алырга мөмкин. Аяз көнне яшен суккандай булды бу хәбәр. Яшә-яшә дә тормыш чәлпәрәмә килсен шулай!
Картының кырыгын да, елын да буй җиткән ике кызы, Пермьдә укып йөрүче улы белән Барда читендә сатып алган йортта үткәрделәр. Өлкән кызы немецка кияүгә чыгып, Алманиягә, уртанчысы Мәскәүгә китеп югалды. Физкультура укытучысы булып эшли башлаган улы белән икесенә ике бүлмәле фатир бирделәр. Үз итмәде карчык. Ваннасы, уңайлы аш бүлмәсе, җылы-салкын суы агып торса да, күнегә алмады анда карчык. Каядыр аста, дәү ташлар астында карты рәнҗеп ятадыр төсле иде.
Көз җитте. Бәрәңгеләр алырга дипме, улы бергә эшләгән укытучы кыз белән килде. Булачак килене икән. Юка иренле, какча гәњдәле, сары чәчле кыз бик өлгер булып чыкты. Туй мәшәкатьләре үтеп, күпме генә узгандыр, бәбәйләп тә куйды. И сөенде олы ана! Кызларының еш кайтмавы да, ир-атсыз яшәве дә онытылды. Оныгын күрергә дип, бик еш барды кунакка. «Күз тидереп бетерәсең инде, алай гел килмә, кайнәм», — диде килен. Сәламәтлеге дә какшый башлады. Аларга баруларын сирәгәйтте. Көннәрдән беркөнне улы, килене, инде тәпи баскан анасы төсле сары чәчле оныкны алып, капчык тулы күчтәнәч белән үзләре килделәр. Балаларын күрүдән дә нинди олы бәйрәм бар ана кеше өчен. Сөенеп туя алмады карчык. Килене мич янында мәш килде, өчпочмаклар, бәлеш-коймаклар пешерде. Бакча якта тирә-якка шашлык исе таралды, дуслары, укытучылар килделәр. Шаярдылар, уйнадылар, җыр-бию яңгырады.
Юкка булмаган икән килүләре. Күп тә үтмәде, дәү машиналар өй янына таш, кирпич һәм башка төзү кирәк-яраклары ташый башлады. Ананы бишкатлы йорттагы фатирга илтеп куйдылар. Улы Барда читендә яшәп, ике катлы мәһабәт зур йорт салып чыкты. Ана кешене оныттылар, иптәшкә дусты песие генә калды.
Хатирәләр яңартып, тәрәзәдән карап барды да барды әби. Шул вакыт автобуска тукталыштан бер төркем малай-шалай килеп керде. Матур киенгәннәр, колакларында әллә ниткән чыбыклар асылынып тора. Берсенең кечкенә генә торты да бар. Туган көнгә баралар бугай, сөйләшүләре шуңа ошаган. Әй, оныткан ләбаса, бүген оныгының да туган көне иде, менә картлык, ничек онытты икән соң әле!
Чү, нәрсә булды бу! Автобус туктау белән теге торт тоткан бала җәһәт кенә карчыкның тартмасын тартып алып, үзенекен куйды да иптәшләре артыннан кош тоткандай чыгып чапты. Автобустагылар урыннарыннан сикереп тордылар, кайсы ишеккә омтылды: ә ишек ябылып өлгергән иде инде. Малайлардан да җилләр искән иде. Бар пассажирлар да мескен карчыкны кызгандылар. «Әй,балакайлар, балакайлар, анда торт түгел иде бит. Песи иде бит анда. Үлгән иде, шуны җирләргә бара идем шул, гомер бергә яшәгән дус-иптәш иде ул!» — диде әби басынкы тавыш белән.
Карчык автобустан төште дә, беравык кая барырга аптырап торды. Юл аша улының яңа йорты. Әллә кереп чыгасы инде. Бер чынаяк чәйләрен кызганмаслар әле. Авыр адымнар белән генә атлады ана. Эх, кибеткә кереп чыгасы калган шул, бүләк-санагы да юк. Тукта минем бит, малайлар ташлап куйган тортым бар ич, менә күчтәнәч!
Әйе, авыр тимер капканы ачып керүгә үк аңлады әби — ишек алдында аяклы тимер тартмада ут көйри, ул аңламаган музыка агыла. Оныгының туган көне. Барысы да өйдә. Бер, ике, өч. Нәрсәдер саныйлар. Керергәме, юкмы? Шулай аптырап торганда бер уч тимер чыбыклар тоткан улы килеп чыкты. «У, әнием, ник кермисең, әйдә, әйдә! Кызым, кызым, монда чык әле! Олы кунак килгән!» — дип, тәрәзәдән эндәште. Ишектән шундый матур булып үсеп киткән оныгы килеп чыкты да аны кочаклап алды. Әллә татарча оныткан инде, «Бабушка, дорогая!» — ди. Сөенде карчык. Әллә оныгына карап, әллә оныгы артыннан чыккан малайларны күреп. Ә малайлар автобустагы танышлар иде.
«Әй, балакайлар, балакайлар, менә сезгә, торт күчтәнәчкә!» «Юк, юк, бабушка, монысын үзең ашарсың, миңа малайлар большойны әпкилгәннәр, яме, әйдә домой, там мамка көтәдер. Ну ка, әбикага, минем кадерле бабушкага юл бирегез!» Малайлар ике якка таралды. Ике буын — әби белән онык йортка атлады.
Бүген ял көне. Барда эчендә йөрүче маршрут автобусы ярымбуш. Әби күренмәде. Улында куна калды булса кирәк.
Ибраһим Уразов, Пермь крае,
Барда районы
Туган тел
“И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле” —
Бөек Тукай мактап язган,
Рәхмәт аңа, билгеле.
Туган җирдә яшәсәк тә,
Җыелышлар чит телдә.
Бик сирәк була чыгышлар
Безнең татар телендә.
Кайдан булсын хөрмәт телгә,
Хуҗалар сөйләмәгәч.
Сессияләрне ачканда,
Саф татарча әйтмәгәч.
Рәхмәт Рәзил, Робертларга,
Татарча сөйләшәләр.
Шундый депутатлар күбрәк
Булсын иде, иптәшләр.
Дәүләт теле булып кала
Татар теле кәгазьдә.
Яшь буын тел белмәячәк,
Шулай барса әгәр дә.
И туган тел, и матур тел,
Яшәсәң иде һәрчак.
Татар телен без онытмыйк,
Күтәрик аны мактап!
Госман Вәлиев, Түбән Кама шәһәре
Сорасагыз әгәр…
“Бәхет нәрсә ул?” — дип сорасагыз,
Тәпи баскан туган җир бит ул.
“Гомер нәрсә ул?” — дип сорасагыз,
Вакытсыз өзелгән җыр бит ул.
“Нәрсә ул сөю?” — дип сорасагыз,
Йөрәктән йөрәккә ук бит ул.
Көйдерсә дә, һәркем көтеп алган,
Гомергә сүрелмәс ут бит ул.
Сорасагыз: “Нәрсә ул яшьлек?” — дип,
Язгы гамьсез шаян җил бит ул.
Сорасагыз: “Нәрсә ул картлык?” — дип,
Назларга сусаган гөл бит ул.
Гандәлибә Ажгихина, Пермь крае,
Барда районы



