Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №44 (1030)
1.11.2012

Әдәби сәхифә №44 (1030)

Көз фасылы

Җәйләр үтеп китте, көзләр җитте,
Менә дигән мизгел башланды.
Агач яфраклары саргаешып,
Келәм булып җиргә капланды.

Җирнең өстен сары юрган, гүя
Җылытырга тели җилләрдән.
Киек кошлар безгә караш ташлап
Саубуллашып китә илләрдән.

Күктә йөзгән зәңгәр, ак болытлар
Киртә түгел киек кошларга.
Язлар җиткәч, алар кабат кайтыр,
Алар китә бары кышларга.

Көзнең матур, сихри фасылыннан
Кабыналар хис һәм тойгылар.
Күңел эреп, күтәрелеп китә,
Онытыла булган кайгылар.

Алтын көздә алган кичерешне
Сүзләр белән булмый аңлатып.
Йөрәк тоя һәр тамыры аша
Эчке сизем белән яратып.

Киң кырларда яшел уҗым калка,
Мул уңышын аның күрербез.
Бөек халкым тыныч, матур яшәр,
Мул тормышта бәхет үрербез.

Фәния Сундукова, Исәнбай авылы


 

Туксаныма атладым

Беренче ноябрь көненнән
Туксан яшькә атлыймын.
Озын гомер яшәвемне
Бәхетемә юрыймын.

Изге ният-уйлар белән
Яшәүне дәвам итәм.
Бер Ходаем насыйп итсә,
Йөз яшемә дә җитәм.

Саф тотамын күңелемне,
Өзмим ак өметемне.
Куанып яшәргә язсын
Алдагы гомеремне.

Яшисем килеп яшимен,
Сөеп якты дөньяны.
Кайнар хисләр биләп алган
Минем газиз җанымны.

Гомер шулай дәвам итсен
Хәерле булып кына.
Бу дөньяның ямен-тәмен,
Ләззәтен тоеп кына.

Тормышымда нур балкысын,
Тәнемә саулык иңсен.
Күз күрсен, колак ишетсен,
Аякларым тиз йөрсен.

Газиз дөнья кочагында
Озак еллар яшәдем.
Бик күп төрле игелекле,
Күркәм эшләр эшләдем.

Үз гомеремдә беркемгә
Җәфа-газап салмадым.
Алсам — алдым рәхмәтләрен,
Каһәрләрен алмадым.

Яшәп узган гомеремә
Мең-мең шөкерләр кылам.
Кадер-хөрмәттә яшәрмен
Дигән теләктә калам.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Төшләремә кер син

Көтмәгәндә төшләремә кердең,
Балкый иде шатлыктан йөзең.
Ничек кинәт килеп кергән булсаң,
Шулай кинәт югалдың үзең.

Сөендем мин сине күргәнемә,
Кош тоткандай булдым бер мәлгә.
Мавыгумы соң бу вакытлыча,
Күңелгәме кердең гомергә?

Ник ашыгып киттең инде, дустым?
Күрә алмадым юньләп үзеңне.
Яшеренеп калды йөрәгемдә,
Әйтә алмадым җылы сүземне.

Ышанычлы якыныма гына
Хисләремне бирер идем бүлеп.
Төшләремә ешрак кер син, яме,
Мин бит сине туялмадым күреп.

Бүген сине башкага димләдем,
Ә эчемдә ялкын дөрләде.
Башкага тиңләдем, үземнең
Күңелем карышты, көнләде.

Тиңнәр булалмадык, язмыштыр,
Ялкындай хисләрем суына.
Якын итеп йөрәк сагынса да,
Бирдем сине ятлар кулына.

Кабат-кабат сөю дөньясына
Син чакырдың, ә мин килмәдем.
Еладым мин ятып эзләреңә,
Чын сөю булган ул — белмәдем.
Бүген сине башкага димләдем…

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы

 

Көзге ямь

Бирдекинең* биек тау буенда
Хозурланам алтын көз белән.
Көзләрнең дә көязләнгән мәле
Сары-кызгылт ямьгә төренгән.

Кыштыр-кыштыр яфрак бураннары —
Бар табигать үзгә бертөрле.
Әллә хисләр ташый, әллә яфрак
Тирә-юньдә уйнап бөтерелә.

Биек тауны катлы-катлы итеп,
Сары төскә буяп чыкканнар.
Өрәңгеләр уттай янып тора,
Тынып калган тыйнак чаганнар.

Көзнең ямен, тәмен туплаган да
Балкып яна балан тәлгәше.
Челтәр яфрак аша күзен кыса
Тулып пешкән кызыл миләше.

Сары төсне сагыш дию ялган,
Каеннар бит алтын нур чәчә.
Урман куеныннан якты бөркеп,
Бар җиһанга көлеп эндәшә.

Кызыл яфрак тотып нәни бала,
Чәчәк тоттым диеп шатлана.
Көз — ул муллык, илаһи матурлык,
Табигатьтә бәйрәм, тантана!

Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы

*Бирдеки — Иж елгасы тамагындагы тау исеме