Әдәби сәхифә №44
Лилия Рә
Канатлары булса…
Тәрәзәмне ачып ярма сиптем
куактагы сары кошларга.
Канатларым булса, кошкайларым,
теләр идем сездәй очарга…
Канатларым булса, кошкайларым,
теләр идем сездәй очарга.
Күктән генә күзем салыр идем
ерактагы якын дусларга…
Күктән генә күзем салыр идем
ерактагы якын дусларга.
Карап күреп туймам мин аларны,
теләр идем төшеп кочарга…
Карап күреп туймам мин аларны
теләр идем төшеп кочарга.
Сездәй саргайганда очар идем…
канатларым юк шул очарга…
Сарапул шәһәре.
Бу дөньяны ничек үзгәртергә?
“Ватанны сөям сәер сөю белән,
Акылым да моны җиңә алмый…”
Матурлыкны күреп, вәхшилекне
Хәтердән соң ничек җуярга?
Хезмәт халкы канын суыручы
Каракларны кая куарга?
Киләчәк буын язмышын сатып,
Күпме байлык җыеп була?
Намуска комсызлык хуҗа булса,
Кеше исемен дә җуеп була!
Әкияткә һәрчак ышанабыз —
Нигә шулай без беркатлы икән?
Авызга кабып булмаса да,
Хыялдагы җимеш татлы икән!
Без яшибез гөнаһлы бу җирдә.
Гомерлек кризис төшкән “күктән”?
Дөнья җәннәтендә яшәүчеләр
Тәмуг турында оныткан күптән.
Ижау шәһәре.
Наилә Харисова
Сөю утында янам
Синсез чакта таңнарны мин
Алсу дип тә белми идем.
Болыннарда чәчәк җыеп,
Хисләнеп тә йөрми идем.
Сөю килде. Утларында
Рәхәтләнеп янам.
Чакыр гына. Яннарыңа
Барам, очып барам.
Синең янда мин — сандугач.
Сайрыйм кунып талларыңа.
Син — тулпарым. Назлар булып
Кагылыймчы ялларыңа.
Язгы ташкын булып кердең
Шашкын күңелемә.
Ышандырдың синсез тормыш —
Тормыш түгеленә.
Сине күргән көннән башлап,
Атлап йөрмим — очам төсле.
Мин җилләрдәй җитез бүген,
Мин бүген давылдан көчле.
Бәх(е)тебезгә күз тимәсен,
Күпсенмәсен язмыш.
Синсез яшәү — яшәү түгел,
Синсез яшәү — ялгыш!
Әгерҗе шәһәре.
Рәзилә Хәмидуллина
Көзләр җиткәч…
(Дустым Дамирага)
Ямьле май айлары җылы иде,
Әй күңелле иде балачак.
Сулар коена идек бергәләшеп,
Яраттырды шулай туган як.
Яшел үлән үскән капка төбе
Тартып тора иде гел безне.
Чирәмнәр дә сагыналардыр кебек
Яланаяк йөргән эзләрне.
Шау-гөр килеп торган урамнарда
Ташлар түшәлмәгән иде ул вакыт,
Күпереп торган тузан юллар иде —
Тузаннарны очырдык без басып.
Йөгерә-йөгерә туплар тәгәрәткән,
Чырык-чырык көлгән кызлар без.
“Өч агач”ка сәяхәткә барып,
Таңнар каршылаган кызлар без.
Җир җимертеп эш эшләгән кызлар
Без идек ул басу-кырларда.
Печән әйләндердек,ашлык төяп,
Төннәр уза иде амбарда.
Баскан җирдән утлар чыгардык без,
Йолдызлары идек ул заманның.
Еллар үтте. Таралыштык шулай.
Син уңганы булдың каланың.
Зур шәһәрдә, татар бистәсендә
Шау-гөр килеп яшәп ятканда,
Исеңә төшәме безнең үскән чаклар
Илле яшең ишек какканда?
Туган авыл — туып-үскән җир ул,
Сагынып сөйләрлеге барында.
Зур бәхет ул — якын туганнарың,
Нык нигезең булу авылда.
Гомер көзләрендә без яшибез
Бүген инде син кердең аңа.
Балачагым дусты булып калдың,
Инде синең дусларың яңа.
Бик сагынып искә алам сине
Хатларыңны укыйм сакланган.
Бәхетең мул синең, сәламәт бул,
Синең өчен чынлап шатланам.
Синең бәйрәмеңне котлыймы әллә —
Карларның да ява ап-агы.
Гомер көзләрендә язлар бул син,
Җәйләр булып яктырт дөньяны.
Күңел җылысына төреп бирәм
Ак кар — чәчәкләрнең бәйләмен.
Гомер бәйрәмеңдә карлар ява,
Карлар белән барсын сәламем.
Иж-Бубый авылы.
Силүзә Мифтахова
Гомер көзем җиткәч…
“Гомер көзем җитте”, — дигән уйлар
Күңелләргә шомлы ут сала.
Бармы икән юллар, шул көзләргә керми
Урап уза торган бер чара.
Булса икән әгәр андый юллар
(Тик булмасын анда киртәләр).
Очып кайтыр идем,кошлар булып
Яшьлегемә кире илтсәләр.
Ләкин ни хәл, бу дөньяга әле
Кабат килгәне юк кемнең дә.
Һәр чорның да бар үз матурлыгы
Хозурлыгы алтын көзнең дә.
Ижау шәһәре.




