Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №45 (1031)
9.10.2012

Әдәби сәхифә №45 (1031)

 

Пар каен

Яр буенда ике каен,
Сокланамын үткәндә.
Кушылалар вакытлыча
Көчле җилләр искәндә.

Әллә соң парлар түгелме,
Ник калдылар оялып?
Кочышканнарын күргәнгә,
Төштеләрме коелып?

Хәер, каен тамырлары
Җир астыннан юл алган.
Тыгыз йомгак булып алар
Бер-беренә уралган.

Без дә пар каен шикелле,
Ике кочышкан агач.
Куллар-кулда булса иде,
Гүр ияләре булгач.

Фәһим Асылмәрданов, Ижау шәһәре

 

Толлар моңы

(Бик яшьли тол калган әниемә багышлыйм)

“Пар канатлы” — диләр ирлеләрне,
Тик без толлар сыңар канатлы.
Күрешербез, дип аерылышсак та,
Сукмады шул күрешү сәгате.

Сугыш дигән авыр хәбәр килде,
Аяз күкле матур җәй иде.
Күңелләрне кара болыт басты,
Кавышканга әле күпме иде…

“Өметләрне өзмик, тиз кайтырмын”, — диде,
Оныта алмыйм моңсу күзләрен.
“Безгә генә түгел, илгә килгән кайгы,
Түзик, җаным”, — дигән сүзләрен.

Сабан өстендәге тургай җыры
Кушылды да гармун моңына,
Әйтерсең лә ак бәхетем акты,
Талгын аккан инеш суына.

Еллар үтте көтеп, төннәрендә үксеп,
Их, тол калулар шушы микәнни?
Ялгыз аккош дулкыннарга сугылып
Һаман шулай йөзәр микәнни?

Парлы ярлар үтеп киткән чакта
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп,
Без толларга авыр минутлар бу —
Йөрәк тибә сыкрап, көнләшеп.

Гомер акты ташкын сулар кебек
Яшәү бетми сүнмәс сагышлар.
Ил толлары, мең кат кычкырыгыз:
“Булмасын, — дип, — кабат сугышлар”.

Габдулла Галиев, Кырынды авылы