Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №46
19.11.2015

Әдәби сәхифә №46

Гөлфия Исхакова

Ачы миләш
Җимешләрен койды көзен
Өй алдында миләшем.
Моңланып аңа сөялдем,
Җиргә тамды күз яшем.

Кулыма төште бер миләш
Бигрәк ачы тәмнәре.
Синнән башка юк икән шул
Бу дөньяның ямьнәре.

Күбәләктәй ак кар ява
Тәм иңдереп миләшкә.
“Көтсәң, бәхет килә”, — диләр,
Тиңдәшем син киңәштә.

Пешәсең, өзелеп төшәсең,
Ачымы син сагыштан.
Әйт миләшем, нихәл итим,
Качып булмый язмыштан.

Воткинск шәһәре.

Тагын бер кат яшәр идем

“Җан картаймый, тән картая”.
(Т. Миңнуллин)

Җан картаймый, тән картая —
Үлеп гашыйк булган йөзләр,
Төпсез диңгез кебек күзләр
Төссезләнә, олыгая…

Матур сүзләр койган тел дә
Төртелә дә туктап кала…
Иркәләгән назлы куллар
Төн катында сызлана ла…

“Син!” — дип йөгергән аяклар
Көтеп тора бүген таяк…
Вакыт бик тә мәрхәмәтсез,
Тормый сорап, безне аяп.

“Син!” — дип типкән йөрәк кенә
Үрсәләнә синең өчен…
Бик тирәндә, салмак тибеп
Саклап тора сөю көчен.

Син авырсаң — авыра ул,
Син терелсәң — терелә…
Бергә чакта түзеп була
Син китә генә күрмә!…

Гомер-дәрья, сулар ашый
Тән егәрен, тарту көчен…
Тагын бер кат туар идем
Сине гашыйк итәр өчен!
Тагын бер кат яшәр идем
Ул көннәрне кичәр өчен!

Исәнбай авылы.

Чыңгыз Мусин
Пугачев явы

(Кайбер тарихи мәгъ­лү­мат­ларга караганда, Пуга­чев явы Алабуга якларына юнәлгәндә, Тирсә, Морды­вый авылла­рына тукталып, төрле кыр­гыйлык­лар эшләп киткән ди­гән фараз бар.)

Кояш чыгып Тәмәй тавы артыннан,
Иж буеның һәр тарафы балкыган.

Гомер буе Мордывыйлар, Тирсәләр
Иж буенда тормыш юлын кичәләр.

Һәр инсанда була тормыш хәстәре,
Сынатмыйлар эштә авыл яшьләре.

Тик авылның бозып изге мәсләген
Килеп чыга монда Пугач гаскәре.

Килеп чыга монда Пугач-зимагур,
Бу мөртәттә кыргыйлык вә зинадыр.

Пугач бандит айкап йөри Тирсәне,
Канга баткан куллары вә терсәге.

Мордывыйдан ерак түгел куралык,
Колмак үсә куакларга уралып.

Пугач, имеш, шул урында туктаган,
Яугирләре җирдә ятып йоклаган.

Риваятьме, бу фаразны кем белгән?
Имеш, монда Пугач акча күмдергән.

“Акча әрәмәсе” дигән атама,
Ул дәвердән шул исемдә атала.

Ул зимагур торакларны яндырган,
Һәр тарафта яман эзен калдырган.

Кан коюлар бу кансызга хас була,
Бик күпләрне күз алдында астыра.

Бер гөнаһсыз бәндәләрне аттыра,
Күпме халык ят хөкемгә тап була.

Кыргый ният, яман гадәт Пугачта,
Чибәрләрне мәсхәрәли уйнашта.

Тәфкилевнең үсмер гүзәл кызына
Бу фәхишнең кыргый нәфсе кызыга.

Бәла салгач бандит шушы тирәгә
Алабуга якларына юнәлә.

Бояр кызы була аңа сөяркә,
Чибәркәйне үзе белән ияртә.

Палач кызның карамый ай-ваена,
Бүләк итә аны өяз баена.

Өяз бае була яман теләктә,
Бикләп куя кызнысалкын келәткә.

Гүзәл кызны мәсхәрәлифәхештә,
Түзә алмый моңагүзәл фәрештә.

Морзар үлем* гөнаһлыбулса да,
Бояр кызы үз-үзенә кул сала.

Мордывый авылы.
Асия Корбангалиева

Зур хәзинәбез — Коръән

Коръән Кәрим — бөек китап

Аллаһы Тәгаләнең.
Анда аңлатма бирелә
Һәр күренеш, әйбернең.

Аллаһы рәхмәте белән
Ул китап иңдерелде,
Безнең күңелләребезгә
Якты нур булып керде.

Хикмәтле дә, гыйлемле дә,
Бер могҗиза бу китап.
Һәрдаим истә тотарга —
Бар бит әле ахирәт.

Коръән адәм баласына
Туры юлны күрсәтә.
Тик яхшы гамәлләр кылып
Яшәргә ул өйрәтә.

Иңдерелгән олуг китап
Раббыбыз тарафыннан.
“Фатиха”, башка сүрәләр
Укырга була аннан.

Укыганда сүрәләрне
Күңелгә шундый рәхәт.
Калебебез безнең савыга,
Җаннарыбызга — сихәт.

Коръән укучылар була
Зур дәрәҗәгә лаек.
Мөэмин-мөселманнар алыр
Чиргә дәва, тынычлык.

Бер сүрәдән икенчегә
Серле мәгънә салынган.
Анда мәгърифәт, бу китап
Бик күп серләр сыйдырган.
Әгерҗе шәһәре.