Әдәби сәхифә №48 (1034)
Йөрәк көтә
Ике йөрәк – бердәм теләк,
Тату яшәргә кирәк.
Араларның якынлыгын
Ашкынып көтә йөрәк.
Ике йөрәк – бердәм теләк,
Сөеп яшәргә кирәк.
Мәхәббәтне өлге итсәң,
Яшәреп тибә йөрәк.
Гомер үтә – йөрәк көтә,
Иркәләү, назлау көтә.
Сөеп-сөелеп яшәсәң,
Һәр көн бәхеттә үтә.
Йөрәк яратуны көтә,
Яратсаң, ярсып тибә.
Көн яктыра, күктә кояш
Алсу нурларын сибә.
Йодрык йөрәк дөп-дөп итә,
Кысып кочканны көтә.
Кысып кочкан татлы мизгел
Гомерне озын итә.
Йөрәк тибә, йөрәк көтә,
Ак бәхет өмет итә.
Ак бәхетне аклаганнар
Куанып гомер итә.
Һәр матур сүз, җылы караш,
Җанга ятыш шифаһән*,
Сөю көткән кайнар тәнгә
Бүләк итә шифасын.
Көннәр, айлар, еллар үтә,
Йөрәк бездән ни көтә?
Саф ярату һәм аңлашу —
Менә йөрәк ни көтә!
* Шифаһән – телдән сөйләп бирү.
Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре
Яра
Тирән сулар тын ага бит
Дулкыннарга књмелми.
Йөрәгем әрнеп янса да,
Яралары күренми.
Сулар тын гына акса да,
Юлларын таба икән.
Комнарны юа икән лә,
Ярларга кага икән.
Тын гына сулар аккандай
Гомер дә ага икән.
Тик йөрәктәге яралар
Юылмый – кала икән!…
Рамил Мухгаллин, Исәнбай авылы
Күңел дәфтәрләрем тулы
Калтыранган иреннәрем
“Яратам”, — дип эндәшә.
Янгач, яну хәерледер,
Мин сөярмен, син яшә!
Еларга теләгән чакта,
Елмаюым көрәшә.
Нәфрәт мәхәббәт хакына
Сиңа бәхет теләшә.
***
Көннең хыял өннәреннән
Качыйк төннең язына.
Яңгырларны тиңләмә син
Ай нурының назына.
Үпкәләр ул. Бәлки мин дә
Күзләреңнән качармын.
Ятим йөрәк берне сөяр,
Елмаюлар чәчәрмен.
***
Күңел дәфтәрләрем тулы-тулы,
Һәр битендә тоташ синең исем.
Ялкынланган күңел күмереннән
Күккә очар иде. Җитмәс көчем.
Физәлия Яппарова, Яр Чаллы-Мәдъяр
Кытай ботинкасы
Кытай теккән тар киемнәр
Кыса арык гәүдәне.
Базар дигән сынсыз сыртлан*
Талый фәкыйрь бәндәне.
Ничек шаккатмыйсың инде
Юк очсызлы ботинка.
Тыкрык саен аны сата
Кысык күзле тётенка.
Таджиклар да сата аны,
Һич яңалык ачмагыз.
Ай саен сатып алыгыз,
Әгәр булса акчагыз.
Алуын-аласың да бит,
Ботинка – гүя куык.
Куанып та өлгермисең,
Табаны куя кубып.
Акча дигәннән, пенсия
Җитә бер ботинкага.
Бер ай көтәргә насыйптыр
Кысык күз тётенкага.
Кытай сәүдәгәрләренә
Нәләт әйтеп киярмен.
“Ботинкага акча бир”, — дип,
Түрәгә баш иярмен.
*Сыртлан – ерткыч хайван, гиена.
Әнисә Баһабиева, Ижау шәһәре
Әгәр канатлар булса
Менә, дуслар, күз алдына китерегез әле. Елның бер аенда, ягъни җәйнең бер матур көнендә генә кешегә, хет ике генә көнгә, канатлар үссен иде. Иксез-чиксез биеклеккә менеп, үзебезнең кайда һәм ничек яшәвебезне, җирнең матурлыгын, саф һавасын биеклектән күрергә иде. Синнән паспорт, кәгазь, справкалар сорап, йөрәгеңне бозучы юк. Теләгән җиреңә оч, күр дөньяны, бүтән илләрдә ничек яшиләр, алайса бездән чак кына начаррак яшиләр дип килделәр бит. Аннан соң илгә күпме экономия: самолетлар, машиналар туктап торачак, күпме бензин, керосин янга калыр иде.
Ул вакытта да әллә нинди этлекләр уйлап табар иде кешелек дөньясы. Ул көнне бөтен кеше, кем нәрсә таба, шуны өйләренә ташыр иде. Башлыклары, син ташыганны күзәтеп торып, син очып китүгә, синекен үзенә ташып куяр иде. Я булмаса, ул көнне сине аракы белән сыйларлар иде. Эч әйдә, шатлыктан, ә эчкән кешенең ничек очканын үзегез беләсез. Ике генә көнгә бирелгән рәхәтне дә бозучылар табылыр иде.Тик сиңа гына булмасын. Тигез-матур муллыкта яшәгәч, юкса кемнән этлеккә өйрәнергә? Кешелек дөньясы көнчелеккә корылган шул. Миңа булмаса, сиңа да булмасын, ә бит шуны онытмаска кирәк, һәр кеше үзенчә, төрлечә очар иде…
Ә дөнья хәзергәчә барса! Ай, дөнья, дөнья, әгәр дә берәр яшь, сәләтле, талант әһеле очса, артыннан очып канатын каерырлар иде. Ә хәзер күпме очалмаган, каерылган канатлар, яшь талантлар бар. Ә мин, әйтер идем, очсыннар, алар халкыбызның, милләтебезнең бары тик горурлыгы гына. Юк шул, бездә алай каралмаган. Имеш, ул түгел, бу очарга тиеш, канатлар анда булырга тиеш. Рөхсәтсез очып китсәң, ракета белән атып төшерәчәкләр, безнең миебезгә сеңгән ул буйсындыру-буйсыну дигән нәрсә. Әле тагын да бер 100 елсыз баштан чыкмас. Ә минем әйтәсем килә: оч син, кеше, биекләргә, канатланып, фәкать канатларың гына нык булсын. Мин дә айга очар идем, арттан этүче булса.
Нәрсә ул бәхет?
Менә, иптәшләр, бик күп җирдә ишетергә туры килде, йөзгә бәреп әйткәннәре дә бар: «Нәрсә ул бәхет? Сез аны ничек күрәсез?» — диләр.
Соң, дуслар, мондый сорауга тиз генә җавап бирүе авыр, чөнки үзегез беләсез, бәхетне аны, тотып, капшап, иснәп тә булмый, аннан соң аны базарда килолап та сатмыйлар, чәйгә кушып та эчеп булмый.
Күптән түгел генә бер танышымны очраттым, туганнарына бергә кунакка барган идек. Шул иптәш туганнары алдында мактанып алды:
— Бәхет ул минем кесәмдә, — ди…
Үзегез уйлап карагыз әле, әгәр дә ул кесә тишек булса?
Менә, дуслар, һәркем бәхетне үзенчә тоя, үзенчә күрә. Кем ничек кенә күрсә дә, минем сүзем бер генә.
Илебез тыныч булса, икмәкләр мул үссә, үзебез корычтай сәламәт булсак, шушы матур, тыныч , мул тормышыбыздан да нинди зур бәхет булырга мөмкин соң бу дөньяда!
Бәрхәт Гәрәй, Башкортостанның
Яңавыл районы Хмелевка авылы
Елмаеп алыйк!
Бер рәссамны рәссамнар берлегеннән чыгаралар. Дусты аның кайгысын уртаклашырга килә.
— Нәрсә өчен кудылар, аңлатып бир әле.
— “Ана” дигән картинам өчен.
— Ник, яхшы тема бит. Ә рәсемдә нәрсә иде?
— Табигать. Иксез-чиксез арыш кыры. Арыш арасында яшь, матур, шәрә хатын ята, ә малае аның күкрәген имә.
— Моның нәрсәсе начар инде?
— Малай дигәнен артык зур итеп ясагансың диделәр…
***
Рус теле әдәбияты укытучысы сөйләшә торган попугай сатып ала. Икенче көнне аны зоокибеткә яңадан алып килә дә: “Гафу итегез, сезнең попугаегыз коточкыч нәрсәләр сөйли!” — ди.
Сатучы: “Ялгышасыз! Ул безнең беркайчан да сүгенми!”
Юк ла, ул фигыль төрләрен бутый…
***
— Әти, бу эт безгә, Руссиягә, Кытайдан килгәнме?
— Әйе.
— Ә нишләп аның күзләре түп-түгәрәк?
— Улым, чит илләрдән күчеп килүчеләрнең безгә килгәч, барысының да күзләре түгәрәкләнә!




