Әдәби сәхифә №50

Һай, кыш туган, чал чәчеңнең
Көмешләре коела
Ак болытлар җиргә төшеп,
Йөзгән сыман тоела.
Кышкы таңның ак калфагын
Фәрештәләр чиккәндер…
Ак келәмгә эзләр салам,
Хак Тәгаләм, күрсәт юл!
Альбина Гайнуллина.
Әлфирә Низамова
Ник киттең?
Килер юлларыңда адаштыңмы?
“Көт!”- дидең дә үзең югалдың…
Кошлар сыман миңа очкан җаның
Мәңгелекә кинәт юл алды.
Атылды да мине сөйгән җаның,
Йолдыз булып күктә кабынды…
Син китеп тә өлгермәгән идең
Ә мин инде сине сагындым!!!
Сөю кайнарлыгы декабрьнең
Салкын карын хәтта эретте…
Язлар җитү белән кар астыннан
Умырзая булып калыктың…
Яңгыр булып юдың яшьләремне,
Җилләр булып сөеп назладың…
Син булмасаң, каян белер идем
Бу дөньяда сөю, наз барын?!
“Көт!” — дидең дә,
килеп җиталмадың,
Килде бары “Үлде…” хәбәрең…
Шул көннән соң яшим…
яшәмим дә…
Үзем генә беләм хәлләрем!…
Ашыгулар — һәлакәткә, диләр,
Нигә, җаным, нигә тизләдең?!
Салкын кичнең ачы җилләрендә
Өзелеп калды соңгы сүзләрең:
“Көт, мин килә-ә-ә-м! Җил
булып очам!
Мин сине яратам! Үбәм! Кочам!
К-ө-ө-өт!”
Исәнбай авылы.
Рәсимә Мифтахетдинова
Кар ява
Әй, рәхимле Раббым көче,
Җиргә ап-ак кар ява.
Җем-җем итеп җемелдәве
Күзләрнең явын ала.
Ишек алдына чыгамын,
Кулыма алам көрәк.
Кардан өямен өемнәр
Дөп-дөп килгәнче йөрәк.
Юкка чыга авыр уйлар,
Үтә зәмһәрир салкын.
Фәрештәләр уч төбеннән
Коела күк ак алтын.
Ижау шәһәре.
Рәкыя Шәрипова
Бәрәңгеле балачак
Исләремдә минем балачагым:
Мал көтәргә кырга чыгабыз.
Көйдерергә йомры бәрәңгене,
Дөрләп яна чыбык-чырабыз.
Авыз кара төстә, куллар янган,
Әй, тәмле соң пешкән бәрәңге.
Карын сорый, чыгырыннан чыга,
Эх, ашарга тагын берәрне.
Утырабыз күзне алмый уттан,
Маллар барлыгы да онытылган.
Кабат-кабат шушы бәрәңгеле
Балачакка менә омтылам.
Ижау шәһәре.
Кафия Тукаева
Рәнҗетмәгез күңелләрне!
Кайберәүләр, җанны ашый-ашый,
Өйдән-өйгә гайбәт сүзе
ташый-ташый
Яшәп ята.
Синең алда бик мөлаем,
эчкерсез күк,
Борыла калсаң, арттан килеп
Ташын ата.
Күралмыйлар кешеләрнең
изге эшен,
Уңышларың булса әгәр,
Поша эче.
Нахак сүздән курыкмыйлар,
алар өчен
Мөһим түгел кеше күңеле,
Кеше хисе.
Кара уйлар биләп
алган күңелләрен,
Яхшы булып кыланулар —
Пәрдә бары.
Гайбәт чәчеп көн итәләр,
һич борчымый
Кешеләрнең рәнҗүләре,
Күңел зары.
Кешелекне саклап кала
рәхмәт сүзе.
Бу олы сүз кешеләрне
Кеше иткән.
Күңелдәге рәнҗү
хисен күтәрерлек
Җир йөзендә берәр үлчәү
Бармы икән?!
Салагыш авылы.
Госман Вәлиев
Гармун
Дөбер-шатыр китереп
Кагалар барабаннар.
Гитара, саксофоннардан
Селкенә балаганнар.
Сыздырып уйныйсы иде
Татарның гармунында.
Эчке сагыш, чын матурлык,
Аһәңлелек, моң анда.
Анда төзек гармония,
Ноталар яңгырашы.
Тальян гармун — татарымның
Гомергә йөзек кашы.
Әй, моңлы туган авылым,
Әй, гармунлы татарым.
Гармун уйнап, урамнардан
Үтәрмен әле тагын.
Түбән Кама шәһәре.
Шамил Яхин
Синсез дөнья буш…
(Заһирә апага багышлыйм)
Вакыт узу белән хәтер сүнә,
Каплаган күк болыт кояшны.
Әмма онытылмый әниләрнең
Изгелекле, назлы карашы.
…Истә, соңгы тапкыр, өметләнеп
“Китмә!” — диеп, сиңа дәшкәнем.
Ышанмадым, һаман әле көттем:
“Кызым”, — диеп янә әйткәнең.
Әнкәй сүзе җанга җылы өргән,
Әнкәй безгә күпме көч биргән.
Сине алыштыра алмый беркем —
Синнән башка дөнья буш икән…
Хәзер оныкларым үсеп җитте,
“Дәүәни», — дип күңелем юата.
Балаларым һәрчак: «Әни», — диеп,
Кадер-хөрмәт белән җан ата.
Инде күпме гомер узып киткән,
Тормышлар мул, әйбәт барысы.
Тик шулай да истән чыкмый икән
Ятим үсүләрнең ачысы.
Сарапул шәһәре.



