Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №51
19.12.2013

Әдәби сәхифә №51

Гөлфия Исхакова

Кар ява

Озын көзләр булмаган да кебек —
Җиһан иңләп ява ап-ак кар.
Куакларны энҗе-бәсләр сара,
Бу фасылда үзгә сафлык бар.

Күрегез, дип, кышның матурлыгын,
Тәрәзләрне суык бизәкли.
Күзләр явын алыр бу зәвыклык,
“Искиткеч!” – дип, аны кем әйтми?

Ак кар сара күңел кырларына,
Салкын түгел алар, җып-җылы.
Йөрәкләргә бары ялкын өстәп,
Яңгырап тора җирдә җил җыры.

Акка манган әкияти дөнья
Ялт-йолт килә кояш нурында.
Җанга якын хәтта бураны да,
Кар аунаган шәһәр юлында.

Озын көзләр булмаган да кебек…

Воткинск шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева

Сиңа

“Яратам”, — дип лаф ормадың,
Оҗмах вәгъдә итмәдең.
Синең белән бергә-бергә
Тарттык тормыш йөкләрен.

Бергә уздык авырлыкны,
Шатлыкны тигез бүлдек.
Минем уйны, кичерешне
Күземә карап белдең.

Чикләмәдең хыялымны,
Минем омтылышымны.
Рәхмәт сиңа, газиз кешем,
Бизәдең тормышымны.

Кояш булып балкымадың,
Сүрән дә түгел идең.
“Язмышым күгендә минем
Син якты йолдыз”, — димен.

Җир кешесе гадилегең
Бар нәрсәдән өстендер.
Мине гади генә ярат,
Мине шулай үсендер.
Кичкетаң авылы.

Гөлсинә Фәсхетдинова

Карлы яңгыр

Карлы-бозлы яңгыр ява коеп,
Үзәкләргә үтә салкыны.
Башкайларың япа-ялгыз калса,
Яшәүнең дә сүнә ялкыны.

Җылы җәйләр бик тә сагындыра,
Уйландыра безне үткәннәр.
Назлы караш белән көлемсерәп
Сагындыра ташлап киткәннәр.
Язмышлардан узмыш юк, диләр лә,
Ни күрсәм дә, күрдем күрәсен.
Тормыш миңа күп сынаулар бирде,
Язмыш шулай кушкан, күрәсең.

Әй, яңгырлар, бозлы яңгырлар сез,
Тәрәзәмне минем какмагыз.
Башкайларым күпне күрде ләса,
Кайгылардан, зинһар, саклагыз.

Чайковский шәһәре.

Альбина Гайнуллина

Мизгелләрне бизмәннәргә салдым

Үлчәү берәмлегем — вакыт.
Замандашым йөри үз намусын,
Җанын өч тиенгә сатып.
Һәр адымым, һәр гамәлем үлчим,
Түлисе бәһасен санап.
Замандашым йөри үз язмышын
Упкын-тәмуг белән сынап.
Күңелем белән тоям: дөньялыкта
Алтын-мәрҗәннәрдән кыйммәт,
Бардыр әле кебек җир йөзендә
Хакыйкатьтән торган җәннәт.
Тәмуг ишекләре – кара упкын,
Шәраб – диңгез, төтен – һава!
Азгын яңгыр булып көн-төн анда
Ялган, мәкер, этлек ява.
Шик-шөбһәм юк, мин ышанам ихлас,
Җәннәтемне табарыма,
Упкын-тәмуг аша күпер салып,
Замандашым, дусларыма.
Дәшәрмен, киереп ишек ачып,
Яктылыкка, хакыйкатькә,
— Әйдә, түрдән уз, рәхим ит, — диеп,
Җир йөзендәге җәннәткә!
Казан шәһәре.