Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №6 (1044)
7.02.2013

Әдәби сәхифә №6 (1044)

Читән

Авылда яшәгән кеше
Белә нәрсә ул читән,
Ә белмәгәннәр өчен
Хәзер аңлатып китәм.

Дөрес, койма урынына
Талдан үрелә икән.
Барып күрәсегез килсә,
Авылга тәкъдим итәм.

Авыл урамнары үтә
Читәннәр арасыннан.
Егет чагым әле дә шул
Арадан бара сыман.

Читән буйларыннанйөреп,
Күпме кичләр үттеләр.
Көмеш йолдызларгакарап,
Егетләр кыз үптеләр.

Читән буйлап йөрмәгәнгә
Еллар үттеләр, ничә?
Бер уйласаң, күптән түгел,
Барысы иде кичә.

Мин бик риза булыр идем
Гомер картайтмый акса,
Яки читән буйлап йөргән
Яшьлегем кире кайтса.

Идрис Мөхәммәтдинов, Сарапул шәһәре

 

Уза, үзгәрә…

Дәртле яшьлек ерак калды,
Узды-китте йөгереп.
Чәчкә кунган карлар куды
Аның йокы-черемен…

Саф чәчәкле яз көннәре
Озак бара алмыйдыр.
Ай йөзе үзгәрә тора,
Мәңге тулы калмыйдыр…

***

Кемне тыңлыйм?
Кем артыннан барыйм?
Анда – йортсыз, биредә – аяксыз…
Ә шигырем – гасыр чүплегенә
Ыргытылган сынык бер ачкыч…

Яңа гасыр.
Ишекләре бикле.
Йорт эчендә гауга, анда кемнәр?
Нинди малны даулашалар, бүлешәләр?
Акыралар-үкерәләр нинди җеннәр?..

Бу мәхшәрдә
тупасланган җан бар… исән,
шакшылыктан, явызлыктан имин…
Кысык иреннәре сулыш ала:
“Иң мөһиме – яшәештер! Яшәештер!”

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Каенаналар

Каенаналар, күндәм каенаналар,
Тормыш дәрьясында кайнаганнар.
Онытылмаслык яшьлек елларында
Асыл егетләрне сайлаганнар.

Җитәкләшеп алар, тәүге тапкыр
Тормыш сукмагыннан атлаганнар.
Сандугачлар җырын ятлаганнар,
Ата-ана рухын саклаганнар.

Каенаналар, сабыр каенаналар,
Гомер сөргән тормыш юлларында,
Билен бөккән колхоз кырларында,
Ут уйнаткан корыч урагында.

Каенаналар — йортта олы терәк,
Дога кыла изгелекләр теләп.
Аш әзерли газда үзе теләп,
Ипи кисә күкрәгенә терәп.

Тормышлар түгел бит каты-токы,
Булганына хәер-дога укы.
Бәхет кочак-кочак, җылы учак,
Каенатайның нигез корган йорты.

Заманалар җиңел түгел һич тә,
Килен бала бага, малай – эштә.
Каенананың эше аралыкта,
Карт сөяген сөйри көчкә-көчкә.

Барлы-юклы калхуз пенсиясе,
Карап торган өмет каенанада.
Гаиләгә көн дә акча кирәк,
Шул пенсия белән файдалана.

Йә Ходаем, җирдә һәр инсанның
Күңеленә шәфкать нуры иңдер.
Нигезеңә төшсә явыз килен,
Ошбу дөнья мәхшәренә тиңдер.

Тәкъдиреңә күпме ара калган?
Изге күңелләрне кем олылар?
Явыз киленнәргә тере имгәк
Эшләп сафтан чыккан карт-корылар.

Сизелмичә еллар-айлар үткән,
Заманадан нужа күрә-күрә.
Каенаналар кирәк киленнәргә
Тормыш әлифбасын өйрәтергә.

Дөньялыкта бары да кала бездән,
Тормыш дәвам итәр яңа эздән.
Киленнәр дә, бәлкем, сабыр булыр,
Каенаналар барыбер сагындырыр.
Хезмәт сөйгән йортта хәрәкәт бар,
Каенаналы йортта бәрәкәт бар.

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Туган ягым

Туып үскән газиз ягым,
Ярата сине җаным.
Синең изге туфрагыңда
Яралган кайнар каным.

Туган ягым, син изге дә,
Гөл бакчасы бу илдә.
Синнән якын, синнән газиз,
Юктыр башка бер җир дә.

Искән җилләр аша сиңа
Кайнар сәлам озатам.
Күңелем белән һәр көнне
Сиңа әйләнеп кайтам.

Туган үскән газиз ягым,
Синдә үтте яшь чагым.
Мәңге китмәс идем, яшьлек
Әйләнеп кайтса тагын.

Туган ягым, газизлегең
Яши — яши аңладым.
Сандугачларыңның моңлы
Җырын тыңлап талмадым.

Матур җирләр бик күп күрдем,
Әмма анда калмадым.
Чит якларның гүзәллеген
Сиңа тиңли алмадым.

Гүзәллегең, күркәмлегең
Йөрәк түремә иңгән.
Мәңге җуелмаслык булып,
Кайнар каныма сеңгән.

Туып үскән газиз ягым,
Сиңа ни әйтим тагын.
Сине сөеп, якын итеп,
Тибрәнсен газиз җаным.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Ирләр бурычы

Канәгатьлек, бәхет сизсен хатының,
Бу – ирләрнең изге бурычы.
Тормыш яме бозылмасын дисәң,
Артык салма ашка борычын.

Үзең өчен генә тәм эзләсәң,
Уйламасаң парың турында,
Җаның эретердәй наз, иркәләү
Татымасың гомер юлыңда.

***

Кешеләр бит тәмләп чәй эчәләр,
Күзли минем күңел күзләрем.
Самавырым шаулап кайнаганда
Чәй бүләргә сине эзләрмен.

Ал таң атмас кебек иртәгесен,<
Күңел тынычлыгың урланса.
Бик куркыныч, авыр хәл ул, әгәр
Чәй эчәргә кешең булмаса.

Бакчабызда кош тавышы моңлы,
Кунган ботаклары корыса да.
Яшә, бәгърем, яшә, бергәләшеп
Чәй эчәргә генә булса да.

Вахит Галиев, Мамадыш районы,
Иске Комазан авылы